+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2021, 11:09

Исеменә, җисеменә тугры кала “Игенче”

Алдынгы хуҗалыкта ашлыкның бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга тырышалар.Игенчелек шундый тармак инде: аның күрсәткечләре кешеләр хезмәтенә генә түгел, табигать шартларына да нык бәйләнгән. Барлык технологияләрне төгәл үтәп, орлыкларны вакытында буразнага салып, ашламасын тиешле күләмдә кертеп, химик утавын сыйфатлы итеп башкарсаң да, “күк кәнсәләре” көтмәгәндә көйсезләнеп, уңышка зарар салырга мөмкин. Былтыр кайбер хуҗалыкларның басуларына көчле җил-давыл зыян китерсә, быел күп төбәкләрдә корылык күзәтелә.

Исеменә, җисеменә тугры кала “Игенче”
Исеменә, җисеменә тугры кала “Игенче”
— Бездә җәй башыннан яңгыр яумады, бу, әлбәттә, иген басуларының уңышында чагылыш тапмый калмый, бөртеклеләрнең тулай җыемы былтыргы күләмдә булмаячагы көн кебек ачык, — дип йөрәк әрнүе белән уртаклашты Дүртөйле районының “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Роберт Сәетов. — Печән дә мулдан дип әйтеп булмый. Әмма төшенкелеккә бирелмибез, җиң сызганып эшлибез. Гомер-гомергә сынауларны җиңеп хезмәт салырга өйрәнгән бит инде авыл халкы.
Роберт Шәехзадә улы әйтүенчә, үләннәрнең “сыеклыгы” мал азыгын былтыргыдан азрак хәзерләүгә сәбәп түгел, һәрвакыттагыча, быел да ул ел ярымлык запас белән тупланачак. Печән азрак булса, сенаж, силосны күбрәк салу исәбенә хәлдән чыгу күз уңында тотыла. Гомумән, быел Дүртөйле районында мал азыгына дип тәгаенләнгән үлән мәйданнарының, җәй явым-төшемнәргә бик саран булу сәбәпле, көткән уңышны бирмәве ачыклангач, бөртекле культураларның күпмедер гектарлары мал азыгы хәзерләү өчен файдаланылачак.
— Бүген хуҗалык казнасы, нигездә, сөт сату исәбенә тулылана, шуңа күрә маллар рационына зыян китерүгә юл куймаячакбыз, — ди Роберт Шәехзадә улы.
“Игенче”нең басу батырлары белән баш агроном Рифат Ибраһимов таныштырды:
— “Акрос-530” штурвалы артында — тәҗрибәле комбайнчыбыз, күпъеллык фидакарь хезмәте өчен Русия Авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгының Рәхмәт хаты белән бүләк­ләнгән Хәбибулла Хәми­дуллин. Ул К-701 тракторы белән ел саен сенаж таптатуда да эшли. Кайда да сынатмый.
Арыш уруда эш­ләүче Фәвәрис Әхмәтов та алдынгы игенче.
— Комбайн – яраткан техникам, — ди ул. — 7нче сыйныфта укыган чагымда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлавым әле дә хәтердә. Хуҗалы­гы­бызның данлыклы игенчесе Рафак абый Сәетов беренче остазым булды. Шуннан бирле туган авылымның киң басуларына гашыйкмын. Яшьтәшләремнең күбесе мәктәпне тәмамлагач та шәһәр ягын каерса да, минем башыма андый уй беркайчан да кермәде. Тырыш кеше авылда да менә дигән итеп яши!
“Колос”, “Сибиряк”, “Нива”, “Дон” – хәзер менә өр-яңа “Акрос” комбайнына утырдым. Заманча техниканың уңайлык­лары күп, кадерен белеп эшлә генә.
Баш агроном әйтүенчә, Фәвәрис Әхмәтовны “Акрос” кына түгел, “Полесье” комбайны кабинасында да күрергә була, аның белән ул мал азыгы хәзерли.
Ашлык ташучы Тәлбис Сәйфуллин “Игенче”дә бишенче сезон. Ул күрше Чакмагыш районыннан. “Алтын куллы егет” диләр аның турында хезмәттәшләре.
Борчак басуында — алдынгы игенчеләр династиясен дәвам итүче Айдар Латыйпов. “Айдар тәпи йөри башлагач та әтисе Гыйльфан аганың комбайны кабинасыннан төшмәде инде, — диләр авылдашлары уенын-чынын бергә кушып. — Тырышлык, максатчанлык, эшсөючәнлек һәм һәрчак беренче булу аның канында”.
– Икенче ел “Чулпан” чапкычында эшлим. Яхшы техника. Кабинасына тузан керми. Кондиционеры, суыткычына кадәр бар, — ди Айдар Гыйльфан улы.
Тир түгеп үстерелгән ашлыкның бөртеген дә әрәм итми җыеп алырга дигән максат белән тырышып эшли хуҗалык уңганнары. Аларга һәм барлык игенчеләргә уңышлар телик!

Шул ук вакытта...

“Игенче”нең сөренте җирләре 3683 гектар тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклыларга 2210 гектар, уҗым культураларына 800 гектар бирелгән. Мал азыгы 1037 гектарда үстерелгән. Бүгенгә 1491 тонна сенаж, 63 тонна салам хә­зерләнгән. Борчак гектарыннан 10, арыш 15 центнер бирә.

Миләүшә Латыйпова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
 
Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: