+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2021, 11:14

Табигать сыный, борайлылар сынатмый!

Чәчүлек мәйданнарын 10 процентка арттыру район игенчеләренә корылыклы елда чагыштырмача күбрәк ашлык туплау мөмкинлеге бирәчәк.Җәйне шәһәр кешесе елга-күл, диңгез буйларына барып ял итәр өчен зарыгып көтсә, авыл халкы өчен бу чын-чынлап кызу чор: басуда таң сарысыннан караңгыга кадәр техника гөрелтесе тынмый, республикабызның һәр төбәгендә киеренке эш бара. Борай районы игенчеләре дә елдагыча үз-үзен аямый уракта тир түгә. Эшләр барышы белән безне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев таныштырды.

Табигать сыный, борайлылар сынатмый!
Табигать сыный, борайлылар сынатмый!
Чәчүлек мәйданнарын 10 процентка арттыру район игенчеләренә корылыклы елда чагыштырмача күбрәк ашлык туплау мөмкинлеге бирәчәк.

Җәйне шәһәр кешесе елга-күл, диңгез буйларына барып ял итәр өчен зарыгып көтсә, авыл халкы өчен бу чын-чынлап кызу чор: басуда таң сарысыннан караңгыга кадәр техника гөрелтесе тынмый, республикабызның һәр төбәгендә киеренке эш бара. Борай районы игенчеләре дә елдагыча үз-үзен аямый уракта тир түгә. Эшләр барышы белән безне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев таныштырды.

Хәлил Ислам улы әйтүенчә, быел районда иген 49 мең гектарда үстерелгән, шул исәптән бөртекле һәм кузаклылар 32,5 мең гектарны били. Уҗым культуралары 5,2 мең гектарда чәчелгән.
— Быелгы чәчү өчен 6,5 мең тонна орлык әзерләнде, алар барлык агроталәпләр буенча агуланды, — диде баш агроном. — 350 тонна элиталы орлыклар сатып алынды. Минераль ашламалар кайтарту турында да вакытында хәстәрлек күрелде: алар 1080 тонна тупланды.
Борай игенчеләре аяз көннең һәр минуты кадерен белеп хезмәт сала. Бүген, нигездә, арышны урып сугу бара. Кайбер хуҗалыклар борчакка төшкән.
— Әлегә 28 мең центнер арыш җыелды, — ди баш агроном. — Уҗым культураларының 3 мең гектары урып сугылды.
Быелгы корылык чәчүлекләргә зур зыян салган, шуңа күрә дә уңыш мактанырлык түгел. Дүрт-биш хуҗалыкта бөтенләй шытым бирә алмый калган басулар да бар хәтта.
— “Урожай” хуҗалыгында уртача уңыш гектарыннан 7,5 центнер, “Салават”та, “Ленин”да һәм “Колос”та 8әр центнер тәшкил итә. Фермерыбыз Андрей Коробейников басуларында уртача 13 центнер, Илшат Хәлиловның биләмәләрендә 15 центнер, Лариса Фазлыева һәм Ольга Гайфет­дино­валарның крестьян-фермер хуҗа­лыкларында 18 центнер, — ди белгеч. — Мондый күрсәткечләр, әлбәттә, игенчеләр өчен бер дә сөенеч түгел, әмма бүгенге максатыбыз – төшенкелеккә бирелмичә, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу.
Шунысын әйтергә кирәк: былтыр Борайда чәчү мәйданнары 10 процентка арттырылды. Бу – моңа кадәр эшкәртелми яткан басуларны яңадан әйләнешкә кертү нәтиҗәсе. Үсем­лекчелек, терлекчелек өлкәсендә эш башлаучы фермер хуҗалыклары өчен җирләр бүленеп рәсми­ләштерелде. Кайчандыр чәчү әйләнешеннән төшеп калган, ташландыкка әверелгән басуларга җан өрү арытаба да дәвам итәчәк.
Эштә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен техниканың көчле, төзек булуы да кирәк. Борай хуҗалыклары матди-техник базаны яңарту өстендә даими эшли. Былтыр “Росагролизинг” аша 40 миллион сумлык яңа техника сатып алынган. “Колос”, “Салават”, “Урожай”, “Победа” җәмгыятьләре, Ленин исемендәге хуҗалык тракторлар, чәчү комплекслары алып кайткан. Агымдагы елда “Туман-2М” үзйөрешле сиптергеч, “Бюллер РСМ-2375” тракторы сатып алынган, шулай ук тагылма җиһазлар яңартылган. Күптән түгел “Росагролизинг” программасы ярдә­мендәə районга өч “Полесье”, ике “Акрос”, “Вектор” комбайннары кайтарыл­ган.
Быел мал азыгы хәзерләү бик авыр бара, ни дисәң дә, печән “сыек”, сенаж салу өчен яшел масса җитәрлек түгел.
Бүген арыш һәм борчак культурасын чабу һәм сугудан тыш, уҗым өчен җир әзерләү белән дә мәшгуль борайлылар.

Миләүшә Латыйпова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
 
Фото: Гөлназ Хуҗина
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: