“Урожай” җәмгыяте басуларында оештырылган күләмле чарада өченче Көньяк урман-кыр зонасына кергән 12 район вәкилләре катнашты. Җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев һәм башкалар сәламләде.
- “Басу көне” - иң күләмле, оештыру ягыннан катлаулы, ләкин бик файдалы чараларның берсе. Ел дәвамында алар дистәләп үткәрелә: шуның яртысы - безнең исәптә, калганнарын районнар оештыра. Бу уңайдан оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Чөнки монда бирелгән мәгълүматның күпмедер өлеше булса да фермерларның хәтерендә кала икән, киләчәктә башкача фикерләп, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак.Соңгы ике атна эчендә генә илебезнең 8 төбәгендә булырга туры килде һәм шуны әйтә алам: без сыйфатлырак эшли башладык, җир эшкәртү культурасы, алымнар күпкә яхшырды, ләкин без Европадан калышабыз әле. Шуңа безне әле озын юл, бик күп эшләр көтә,
- диде Илшат Илдус улы, җыелучыларга изге теләкләрен җиткереп һәм бу семинарда катнашучы галимнәр, орлык, минераль ашламалар, техника җитештерүче компанияләр вәкилләре белән очрашуның файдалы булачагын ассызыклап.
- Соңгы өч ай бик эссе һәм яңгырсыз булды, әмма, шуңа карамастан, сезнең өчен тагын да кызурак чор башлана. Бүгенге көндә үстергән уңышны кыска вакытта җыеп алу бурычы тора. “Басу көне” - агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне тарату мәйданчыгы ул,
- диде Павел Качкаев үз чыгышында һәм игенчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.
“Урожай” җәмгыятенең генеральный директоры Радик Рәфыйков та бүген үзләренең эшчәнлеге һәм казанышлары белән якыннан танышырга, бәһа бирергә чакырды. Әлбәттә, соңгы көннәрдәге эссе һава торышы үзенекен иткән. Ләкин тиешле агротехник чаралар ярдәмендә хуҗалыкта мул уңыш алуга ирешкәннәр.Моны исә уҗым һәм сабан культуралары гибридлары һәм сортлары чәчелгән тәҗрибә мәйданчыкларында һәркем үзе күрә һәм якыннан таныша алды. Бу мәйданчыкларда агуланмаган орлык чәчелгән һәм теге яки бу сорт табигый шартларда нинди уңыш бирүен, киләчәктә аны кулланышка кертү мөмкинлеген дә күзалларга мөмкин. Шулай, семинарда катнашучыларга уҗым бодайның - 23, сабан бодаеның – 16, арышның – 6, арпаның 35 сорты тәкъдим ителде. Шулай ук соя, рапс, шикәр чөгендере демонстратив чәчүлекләре дә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.
“Басу көне”ндә катнашучылар, ике төркемгә бүленеп, “Урожай” җәмгыятенең Авыргазы районындагы басуларында да булды. Биредә уҗым бодаен комплекслы саклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яңа пестицидлар белән таныштырдылар.Бу көнне авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күп сорауларга җавап бирелде, байтак тәҗрибә уртаклашылды. Шулай ук минераль ашламалар, орлык, авыл хуҗалыгы техникасы, мал азыгы җитештерүче бик күп билгеле компанияләр үзләренең продукциясен тәкъдим итте. Шуңа да “Урожай” җәмгыятендә узган “Басу көне” барысы өчен дә файдалы булгандыр, дип ышанасы килә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.