Киләчәктә авылда яшәүче кеше калыр микән, дип баш ватканда пандемия барысын да үз урынына куйды шикелле. Шәһәр халкы, уңайлы тормыш рәхәтлекләрен читкә куеп, авылга тартыла башлаган. Һәрхәлдә, рәсми статистика моны саннар белән дәлилли. Икенчеләре фәлән ел барырга вакыт тапмаган шәһәр яны бакчалары барлыгын исләренә төшергән. “Бикләнеп яшәү” тәртибе кертелгәч, хәллерәкләр хәтта шәһәрдән читтәрәк булган йортларны арендага алып яши башлады.
Әлбәттә, авылдагы яшәү шартларын шәһәрнеке белән чагыштырып булмый. Әмма ил Хөкүмәте яшәү уңайлыкларын, социаль-көнкүрешне шәһәрнекенә якынайту максатында әледән-әле төрле проектлар, программаларны тормышка ашыра башлады. Кем белә, бәлки, нәкъ шушылар авылга “карап” яшәгән шәһәр кешеләрен уятып җибәргәндер.
Күптән түгел “Россельхозбанк”ның тармак экспертизасы үзәге тараткан мәгълүмат та әлеге фикерләрне көчәйтеп җибәрде. Үзәк экспертлары узган ел йомгаклары буенча авылдан шәһәргә күчеп китүчеләр санының кимүен теркәгән. Өченче меңьеллыкта Русиядә беренче тапкыр авыл халкының шәһәргә күчү процессы туктаган! Гади тел белән әйткәндә, узган елда миграция агымы кимегән һәм авыл халкы арта башлаган. Ил буенча бу күрсәткеч 10 мең кешедән аз гына артыграк. Зур сан түгел, әмма, экспертлар фикеренчә, бу хәл арытаба да дәвам итәчәк.
Бәлки, шәһәр халкының авылга “йөз белән” борылуына пандемия генә сәбәпче түгелдер? Банк аналитиклары фикеренчә, “авылга кайту” агымының көчәюе зур юлның башы гына һәм пандемия бу очракта кешеләргә “күзләрен ачарга” гына ярдәм итте. Чөнки соңгы елларда авылның җәлеп итү-тарту көче үсте. Аграр бизнеска инвестиция ярдәме күрсәтү, тармакта коммерция үсеше, комплекслы социаль инфраструктура булдыру һәм һәртөрле дәүләт ярдәме булуы хәтта авыл тормышының шәһәрдәгедән уңайлырак булуын да күрсәтте.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020 елдан тормышка ашырылучы “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын илнең аграр сәясәтендә, яңа гасыр тарихында мөһим вакыйга буларак кабул итәргә кирәк. Чөнки бер ел эчендә әлеге программа кысаларында авылда 15 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды. “Авыл ипотекасы” кысаларында меңнәрчә кеше авыл җирендә яңа йорт салды яисә сатып алды.
Комплекслы программа кысаларында Башкортстан авылларының йөзе ничек үзгәрде? Аны тормышка ашыру чараларына республикага федераль казнадан күпме акча биреләчәк һәм ул ничек тотынылачак?
Әйдәүче экспертлар фикеренчә, илдә кешеләрне авылга җәлеп итү белән бәйле барлык программа һәм Хөкүмәт карарлары да нәтиҗә бирә. Әйтергә кирәк, федераль дәрәҗәдә мондый кыю бәя ишетелгәне юк иде әле. Май аенда Русия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция форматындагы очрашуында ил башлыгы югарыда телгә алынган программаның ничек тормышка ашырылуы белән кызыксынды. Сораулар бирде һәм документның үтәлеш темпын сүрелдермәскә кирәклегенә басым ясады.
Мәгълүм булуынча, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы узган елда гына тормышка ашырыла башлаган иде һәм шушы кыска гына вакыт эчендә авыл җирендәге торак, мәгариф, сәламәтлек саклау юнәлешендәге проблемаларны дәүләт ярдәмендә тизрәк хәл итү мөмкинлеген бирде.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, мәсәлән, халкы 30 мең кешедән артмаган авыл җирләрендә ил күләмендә 36 миллион кеше яши. Дәүләт программасы гамәлгә кергәннең беренче елында тормышка ашырылган чаралар 6 миллион кешене “колачлады”. Бу — илдәге авыл халкының 16 проценты дигән сүз.
— Соңгы елларда авыл йөзе зур үзгәрешләр кичерә, биредә дәүләт программасы кысаларында бүленгән финанс мөһим роль уйнады, — ди “Россельхозбанк”ның идарә рәисе Борис Листов. — Яңа технологияләр, уңайлы тормыш шартлары яшь, югары белемле кешеләрне авылга җәлеп итә. Дәүләт авылга күченүче гражданнарга ярдәм итә. Безнең банк заемщик-ларының яртысына якыны — авылга кайтырга теләк белдерүче шәһәр кешеләре.
Белешмә. “Росстат” чыганакларына караганда, шушы елның 1 гыйнварына Русиядә 36,9 миллион кеше авылда яши иде. Гомум халык исәбендә авылда яшәүчеләр саны иң күп теркәлгәне — Краснодар крае — 2,5 миллион кеше. 2,5 миллионнан кимрәк кеше авылда яшәүче Башкортстан әлеге исемлектә икенче урында.
Экспертлар фикеренчә, авылдан китәргә теләүчеләрнең кимүенә һәм, киресенчә, анда шәһәрдән күчеп кайтырга теләк белдерүчеләр санының артуына берничә фактор йогынты ясый.
Аның беренчесе, билгеле, “авыл ипотекасы”ның кызыксыну уятуында. Ул, башка программалардан аермалы буларак, иң түбән — елына 3 процентлы ставка белән бирелә. Узган елда шушы максатларда илдәге тугыз банк сайлап алынды. Ел ахырына кадәр гомум суммасы 445 миллиард сумга җиткән 238 меңнән күбрәк заявка сайлап алынган. Махсус комиссия гомум суммасы 87 миллиард сумлык кредитларны хуплаган. Шул рәвешле, илдә 45 меңнән күбрәк гаилә торак шартын яхшыртуга иреште. Бирелгән кредитларның 58 проценты — фатир сатып алуга, 41е җир участогы булган торак йорт алуга тотынылган. Шунысын да билгеләргә кирәк: әлеге программада 10 меңнән артык торак пункт катнашты һәм шуның яртысыннан күбрәген өч меңнән азрак кеше яшәүче авыллар тәшкил итте.
Әлеге программада ик актив катнашкан өч төбәк арасында Башкортстан һәм Ленинград, Новосибирск өлкәләре бар. Бу турыда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко югарыда телгә алынган киңәшмәдә ил башлыгы Владимир Путинга да җиткерде.
Белешмә. Башкортстан әлеге дәүләт программасының барлык юнәлешләрендә дә актив катнаша. Үткән ел йомгаклары буенча 385 гаиләгә үзләренең торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бирелгән. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә гомум мәйданы 32 мең 670 квадрат метр торак төзелде. “Авыл ипотекасы” программасы кысаларында банклар тарафыннан гомум суммасы 4,5 миллиард сумлык 2200 кредит бирелгән.
Комплекслы программаның икенче юнәлеше — авыл җирендә заманча инфраструктура булдыру. Узган елда илнең 47 төбәгендә эре 400 проект тормышка ашырыла башлады. Алар авыл җирендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү, реконструкцияләү яисә капиталь төзекләндерү белән бәйле. Бер ел дәвамында илнең җитмеш төбәгендә авыл территорияләрен төзекләндерүне үз эченә алган алты меңнән күбрәк проект гамәлгә керде.
Быел Башкортстанда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын финанслауга 1,7 миллиард сумга якын акча бүленә. Бу сумманың өчтән бер өлешеннән күбрәге авылда социаль объектлар төзүгә юнәлтеләчәк. Шулай ук, авыл җирендә торак төзү, юл салу, төзекләндерү буенча тәгаен бурычлар тора. Бу турыда күптән түгел журналистлар белән очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
“Авыл территорияләрен үстерү һәм республиканың барлык төбәкләрендә дә гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру — Башкортстан Хөкүмәтенең мөһим максатларының берсе. Быел программа кысаларында авыл территорияләрендә билгеләнгән чараларны тормышка ашыруга 1,66 миллиард сум карала һәм шуның 1,2 миллиарды — федераль казнадан. Шул исәптән “Авыл территорияләренең заманча йөзе” юнәлеше буенча биш проектка — 700 миллион сум, торак төзелешенә 200 миллион сум чамасы бүленә. Без фәкать программа буенча гына 5 мең квадрат метр торак төзүне планлаштырабыз”, — диде Илшат Фазрахманов.
Әйткәндәй, күптән түгел генә республикабыз районнарында телгә алынган программа буенча куанычлы вакыйгалар булды. Берничә көн элек Борай районының Вострецово авылында яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Заманча җиһазландырылган сабыйлар почмагын төзүгә 2,6 миллион сум акча салынган. Әлеге төзелеш комплекслы программаның “Авыл территорияләрен төзекләндерү” юнәлешенә керә. Әйткәндәй, чыгымнарның 1,5 миллион сумнан күбрәге федераль казнадан.
Белешмә. Әлеге юнәлеш буенча быел республикада 39 миллион сумлык эш башкарылачак. 13 районда 28 объект төзү планлаштырыла. Анда, шулай ук, ике балалар һәм бер спорт мәйданчыгы төзү, юл читләрен һәм чишмәләрне төзекләндерү, каты коммуналь калдыкларны җыю урыны булган 39 мәйданчыкны төзекләндерү буенча 22 проект керә.
Июль уртасында Ярмәкәй районы үзәгендә комплекслы программа кысаларында төзелгән дүрт катлы йортның файдалануга тапшырылуы да зур шатлык булды. Яңа йорттагы фатирларның өчтән бере “Северная Нива Башкирия” агросәнәгать предприятиесе эшчеләренә тапшырылды. Бу юнәлеш буенча районда икешәр фатирлы тагын да биш йорт төзелеше дәвам итә.
Әйтергә кирәк, “Северная Нива Башкирия” сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплексы төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашыра. Ул 2800 баш терлеккә исәпләнгән комплексны һәм сөт юнәлешендәге 3200 баш яшь үрчем асрау мәйданчыгын үз эченә ала. Әлеге проект төбәк Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында узган Башкортстан Республикасының Инвестиция комитеты киңәшмәсендә тикшерелеп хупланды. Әлеге вакытта төзелеш ахырына якынлаша һәм әзерлеге 83 процентка җитә. Инвестиция күләме планда каралган 2,9 миллиардтан 2,5 миллиард сумга якынлашкан.
Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов белдерүенчә, комплекслы программа бер үк вакытта аграр тармакны үстерүгә булышлык итә. Заманча җитештерү, яхшы хезмәт хакы да яшьләрне күбрәк җәлеп итүгә алшартлар тудыра.
Комплекслы программаның өченче юнәлешендә авыл халкының мәшгульлеге күз уңында тотыла. Ул беренче чиратта югары һәм махсус урта белем алган белгечләрне авылга кайтару, аларның тәгаен социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүдә дәүләт ярдәме чараларын үз эченә ала. Әйтергә кирәк, узган елда ил буенча 1900 студент диплом алганнан соң агросәнәгать тармагында эшкә урнашу шарты белән юллама буенча югары уку йортына укырга кергән.
Авыл белән шәһәр тормышындагы аерма уңайлыкларда гына микән? Кайсы ягы белән уңайсыз соң ул авыл тормышы? Гаилә шартлары, эше белән шәһәргә “бәйләнгән” кешегә, әлбәттә, авылга кайтып гомер итү авыррактыр. Шәһәрдәге һөнәре белән тамагын туйдыручыга да җиңел булмас. Ихтимал, авылга тартылучылар арасында я пенсия яшендәге өлкәннәр, тормыш юлына яңа аяк басып килүчеләр күбрәктер. Шулай да, илдәге иң зур “Циан” интернет-сервис порталы тикшеренүләренә караганда, сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 37 проценты — шәһәрдән читтә, ә 8 проценты кара урман эчендә яшәргә теләкләре булуын белдергән.
Респондентларның нибары 20 проценты мегаполисларда яшәргә тели.
Әлегә кайсы гына авылны карасаң да, хуҗасыз, бикле капкалы өйләр аз түгел. Әгәр дәүләт программасы киләсе елларда да дәвам итсә, ихтимал, тәрәзәсенә такта кадакланган өйләрнең ишекләре дә ачыла башлар әле. Шуңа күрә, шәһәр уңайлыкларына ымсынып, авылыгыз белән хушлашырга ашыкмагыз әле, дип әйтәсе килә.
Олег Төхвәтуллин.