Хуҗалыкларда арыш урагына төштеләр дә инде. Мәсәлән, бүген “А7 АГРО” җәмгыяте басуларында гектардан утыз центнерга якын арыш суктыралар. Ә районда урак эшләренә рәсми старт “Правда” җәмгыяте басуларында бирелде. Биредә район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләрен оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәнең “Правда” җәмгыятендә узуы очраклы түгел. Хуҗалыкның уртаклашыр тәҗрибәсе күп. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре “Правда” басулары белән якыннан танышты.
– Үстерелгәнне җыеп алу өчен үзебезгә сау-сәламәт булырга кирәк. Районда эпидемиологик хәл катлаулы кала. Коронавируска каршы прививка ясатуга җаваплы карарга кирәк, – диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәр кешенең кадерле булуын билгеләп.
Киңәшмә узган предприятиедә эпидемиологик хәл дә, корылык тудырган хәлләр дә ул кадәр катлаулы түгел.
– “Правда” җәмгыяте басуларындагы кебек уңыш районның бер генә хуҗалыгында да юк. Ә бит корылык бу җирләрне дә читләп узмады. Димәк, нинди генә һава шартларында эшләсәң дә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – диде, хуҗалыкта үрнәк итеп куярлык эшләр күп булуын билгеләп, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Фларит Хәбипов.
Җәмгыять директоры Фидат Фәритовның авыл хуҗалыгына үз карашы. Ул экспериментлардан да курыкмый. Чит өлкәләрдәге авыл эшчәннәре белән бәйләнеш тота, алар тәҗрибәсен өйрәнә. Ноу-тилл технологиясе буенча эшли башлагач, берничә тапкыр Ростов, Самара өлкәләре, Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” хуҗалыкларында булган.
– Авыл хуҗалыгында бер-береңнең тәҗрибәсен өйрәнү кирәк. Ноу-тилл технологиясе буенча эшли башлагач, тәнкыйтьләүчеләр дә булган иде. Ә бу технология бездә үзен аклады, – диде Фидат Фәритов.
“Правда” инде ун ел дәвамында шушы технология буенча уңышлы эшләп килә. Ноу-тилл өчен кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы паркы да булдырылган, алар – чылбырлы, дисклы тырмалар, анкерлы чәчкеч һәм башкалар. Бүген хуҗалыкта 500 гектар мәйданны сидераль пар җирләре били. Уҗым культуралары чәчү өчен җир эшкәртү бара. Ә урып-җыю эшләренә биредә 19 июльдә керешкәннәр. Баштагы басуларда уңыш гектарыннан егерме центнерга якын чыккан. Хуҗалык игенчеләренә барыгы 2370 гектардан уңыш җыеп аласы бар. Аның 800 гектарын арыш һәм уҗым бодае били. Техник куәтләр җитәрлек. “Правда” комбайн паркын яңартты.
Узган елның декабрь аенда бер берәмлек “Акрос” төрендәге суктыру агрегаты сатып алганнар. Башка комбайннары да төзек хәлдә. Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның ындыр табагын, шулай ук, Балтач сорт сынау участогы басуларын да карады. Җыелышка район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов йомгак ясады. Районда 32 700 гектардан уңыш җыеп алу бурычы тора. Ярты миллион тонна ашлык — келәтләрдә! Башкортстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю 48 районда алып барыла. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бөртеклеләр 325 мең гектарда урылган, 303 мең гектарда суктырылган. Җәмгысы 500 мең тоннага якын уңыш җыеп алынган.
Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Балтач районы.