Эш ничек оештырылган?
Районда авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча вәкаләтле вәкил Әлфинур Гафурова һәм аның ике урынбасарыннан тыш, бу эшкә 8 инструктор һәм 48 исәп алучы җәлеп ителгән. Бер ай эчендә аларга 22883 шәхси хуҗалыкны йөреп чыгарга туры киләчәк. Шулай ук районда 85 крестьян-фермер хуҗалыгы, 31 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм оешмасы, 97 бакча ширкәте буенча мәгълүмат тупланачак.
Һәр исәп алучы бу мөһим кампания башланыр алдыннан җитди әзерлек үтте һәм кирәкле җиһазлар, шул исәптән саклану чаралары белән дә тәэмин ителде. Исәп алучылар ачык яшел төстәге махсус кием – бейсболка һәм жилетта йөри, һәрберсенең таныклыгы, “Росстат” дигән язулы сумкасы, планшеты бар. Әйткәндәй, бу бурычларны башкару өчен шул ук авыл кешеләре җәлеп ителгән. Шуңа да алар һәркемгә яхшы таныш. Күбесенең бу өлкәдә тәҗрибәсе дә бар. Мәсәлән, Рәмзия Сәгыйтова 2006, 2016 еллардагы авыл хуҗалыгы һәм 2002, 2010 еллардагы халык исәбен алуга да үз өлешен керткән. Бу юлы да аңа әлеге бурычларны тәкъдим иткәч, шатланып ризалашкан.
– Хәзер планшет булгач, күпкә җиңел, кәгазь бланклар тутырып утырасы юк. Заманча техникага да тиз өйрәндем. Инструкторларыбыз да тәҗрибәле, эшкә тотыныр алдыннан барысын да аңлаттылар, сораулар килеп туса да теләсә-кайсы вакытта аларга мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, кешеләр белән эшләү бик четерекле, катлаулы булса да, сынатырга тырышмыйм, – ди Рәмзия Мөхәммәт кызы.
Әйткәндәй, Рәмзия апаның кызы Зилә дә әлеге исәп алуда катнаша. Беренче көннәрдә, аның үзенең участогы булуга карамастан, эшнең асылына төшенеп китәр өчен бергәләп йөргәннәр. Зилә мондый чарада беренчегә катнаша, шуңа әнисеннән барлык нечкәлекләрне өйрәнә.
Әйткәндәй, агымдагы кампаниядә яшьләр бик күп. Иң яшь исәп алучы Руслана Кәримовага –19 яшь.
Халыкны нәрсә борчый?
Агымдагы авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясенә мин дә үз өлешемне кертергә булдым. Гомумән, журналист кешегә нинди генә һөнәр ияләре турында язарга туры килми. Әлбәттә, теге яки бу таныш булмаган өлкәнең нечкәлекләренә төшенү өчен үзеңне шунда сынап карау кирәктер. Һәр вакыйганы, һәр мизгелне үзең аша кичергәч кенә аның бөтен тирәнлеген ача аласың. Кыскасы, кызыксынуым көчле иде, исәп алучылар арасында танышларым да байтак булып чыкты. Шулай булгач, сорашып-киңәшләшеп, бу эшне дә җиңә алырмын әле, дип, тәвәккәлләдем.
Икенчедән, журналист кеше өчен бу эш бик отышлы бит: авыл җирендә тырышып, үз көчләре белән дөнья көтүче күпме кеше белән танышачакмын. Эше дә бушлай түгел, ә иң мөһиме – шәхси хуҗалыкларны төп эшеңнән соң да барып әйләнергә була. Әлбәттә, ниндидер яңа эшкә алыныр алдыннан дулкынлану һәм курку хисе кичерәсең: булдыра алырмынмы?! Ләкин статистика бүлегендә мине: “Барысына да өйрәтәчәкбез!” – дип, бик тиз тынычландырдылар.
Чынлап та, Кырмыскалы районында авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек күптән башланды, шуңа азмы-күпме булса да мәгълүмат тупланган иде. Миңа Карлыман, Березовка кебек авыллар һәм Кырмыскалының берничә урамын йөреп чыгу бурычы куелды – барлыгы 615 шәхси хуҗалык.
Һәм менә 1 август көнне “коралланып”, ачык яшел төстәге бейсболка, жилетымны киеп, кулыма планшетымны тотып һәм паспорт белән таныклыгымны алып, юлга чыктым.
Шунысы куанычлы: кырмыскалылылар бу кампания турында хәбәрдар, күбесе бу эшнең мөһимлеген аңлап, тыныч кабул итә. Якты йөз белән каршы алып, сорауларга теләп җавап бирделәр. Кырмыскалы авылында яшәүче Рәшидә һәм Илнур Хәбибуллиннар – икесе дә хаклы ялда, шуңа да бакчачылык белән алар яратып шөгыльләнә. Әйе, үзәк урамнарның берсендә һәм ике катлы дүрт фатирлы йортта яшәүләрен исәпкә алганда, җир биләмәләре әллә ни зур түгел. Шуңа карамастан, монда барысы да бар: капкадан керү белән чәчәкләр каршы ала, хәтта мунча биләмәсен дә бизәп утыра алар. Аз-азлап кишер, суган, сарымсак, чөгендер, ташкабагын да чәчәләр. Җәй көне кыяр-помидорны да үзләре үстергәнен ашыйлар. Кыскасы, бер тотам җирне дә буш калдырмыйлар. Ә менә җимеш агачлары һәм куаклары ел саен мул уңыш белән сөендерә. Үзләренеке үзләренә җитеп тора. Тырышлык булганда, кечкенә биләмәдә дә мул уңыш үстереп була.
Әлбәттә, документлардан җир биләмәләрен, пай җирләрен, бакчаларның гомум мәйданын карап, алдан җавап әзерләп торучы хуҗалар белән беррәттән, киләчәктә салымнарны арттыру өчендер инде, дип, шикләнеп караучылар да юк түгел. Шуңа да аерым кешеләргә Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясенең максатларын да ныклап аңлатып үтәргә туры килә. “Бу саннар ил җитәкчелегенә барып җитсен дә хөкүмәтебез авылларны үстерүгә, мал асраучыларга, иген үстерүчеләргә ярдәмен көчәйтсен. Авыл көтүен күргәнегез бармы? Мал асрау кыйммәткә төшә, шуңа күпләр сыерларын бетерергә мәҗбүр. Ярый каз-үрдәк асраучылар бар әле. Ләкин аларны үстерер өчен дә күпме ризык кирәк, ә ул арзан түгел. Менә шулар исәпкә алынып, авылга ярдәм күрсәтелсен, авыл авыл булып калсын иде”, – дигән теләген җиткерде гомер буе мал асрап көн күргән апа-абыйлар.
Мәгълүматлар нинди максатларда файдаланылачак?
Исәп алудан шикләнергә кирәкми. Планшеттагы программага йорт хуҗаларының исемнәре дә кертелми. Бары тик җир биләмәсе мәйданы, җимеш бирүче агачлар һәм куаклар, күпьеллык культуралар, терлек, кош-корт, куяннар, умарталар саны исәпкә алына.
Барлык җыелган мәгълүмат сер итеп сакланачак. Мал саннарын, җир мәйданнарының исәбе салым органнарына хәбәр ителми. Белешмә илнең аграр секторындагы хәлгә нәтиҗә чыгару, киләчәгебезне кайгырту өчен кирәк. Аннан соң, үзебезнең бәләкәй хуҗалыкта да быел ничә тавык, каз-үрдәк алыйк икән, дип алдан планнар корып яшибез бит.
Шуңа да, бу мөһим чарадан читтә калмагыз, ә инде ачык яшел кием кигән, кулына планшет тоткан исәп алучыны күрсәгез, елмаеп каршы алыгыз, дуслар!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.