Бу авылга кергәндә: “Саумы, минем туган төягем! Син булганга тибә йөрәгем” дигән сүзләр язылган зур плакатка игътибар иттем. Үзеннән чыгып киткән һәр баласын шулай каршы алучы авылда кешеләр дус, тату һәм бердәм, әлбәттә. Без күз төбәп барган Шәриповлар белән танышып сөйләшү бу уйларымны раслады.
Юкәлекүл – Разия Габделхак кызының туган авылы. Шамил Хаматгали улы тумышы белән Федоровка районының Әтәч авылыннан. Алар озак еллар Себердә яшәп, күпне күреп, күпне кичереп, 7 ел элек туган төяккә кайтып төпләнгән. 2019 елда авылда мәхәллә төзелгән. Аны теркәгән вакытта авыл мәчетенә нигез салынган гына булган, бүген инде ул төзелеп бетеп килә. Шәриповлар күршедәге хуҗасыз өйне алып, анда йолалар һәм гореф-гадәтләр йорты ачкан.
– Авылда туганнары, якыннары калмаган кешеләр кайтып, Коръән укытып, хәер таратып китә алсын өчен барлык уңайлыклар тудырылган биредә. Шунда кунып калырга да мөмкин. Түләүле түгел. Ризык бар, аш-су мул, үзебез әзерләшәбез, – ди киң күңелле Шәриповлар.
Чыннан да, бүген Шәриповларның үз йорты да, йола йорты да тыштан чәчәккә күмелеп утырса, эче дә курчак өе кебек. Авылдашлар бирегә җомга вәгазьләре тыңларга, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә мул табын артына җыела. Мәрхүмнәрне искә алып, Коръән укыла. Сабыйга исем кушу үткәрелә. Дини йолалар белән беррәттән, милли гореф-гадәтләр башкарыла. Каз өмәсе үткән. Яңа елда балалар катнашлыгында Нуртуганны бәйрәм иткәннәр. Авылның өлкән кешесе Җәүһәрә Рәхмәтуллинаның 95 яшьлек юбилеен олылап билгеләгәннәр. Авыл бәйрәмнәрен оештыру белән беррәттән, игелекле эшләрдә дә башлап йөри Шәриповлар. Быел яз “Килен чишмәсе”н төзекләндергәннәр. Мәчет төзүне дә үз иңнәренә алганнар.
Без килгәндә, июнь уртасында ук Шәриповларның бакчасында җиләк-җимеш өлгергән, өч теплицада кыяр-помидор җитешкән иде. Түтәлләрдә бер чүп юк, бәрәңгеләр рәт-рәт тезелеп утыра. “ВКонтакте” челтәрендәге “Кызыл таң” төркемендә үткән “Иң яхшы теплица” бәйгесендә аларның җиңеп чыгуы да юкка түгелдер.
Юкәлекүл ямьле Әй буенда урнашкан. Шәриповлар булдырган гореф-гадәт йорты бүген елгада көймәләрдә йөзәргә килгән туристлар өчен дә кызыклы икән.
Бу очрашу уйландырды. Әңгәмә ахырында соңгы соравымны бирми кала алмадым: “Бу сезгә нигә кирәк? Тыныч кына үз җаегызга да яши аласыз бит?”
– Дөрестән дә, 21 яшьтән өйләнешеп, Сургутка чыгып киттек. Күңел биреп эшләдек, балалар үстердек, оныкларыбызны сөябез. Авырлыклар да булды. Бүген үзебез теләгән бөтен нәрсә бар. Күп урыннарда булдык, күп җирләрне күрдек. Әмма ахыр чиктә оҗмахның шушында булуын аңладык, аны тагын да күркәмрәк итәсебез килә, – дип җавап бирде Шәриповлар.
Авылдан чыгып киткәндә безне: “Көтә сине туган як, исән йөреп, исән кайт”, – дигән сүзләр язылган плакат озатып калды. Бирегә, һичшиксез, яңадан әйләнеп кайту теләге көчле иде, чөнки җанга бер нур алып киттек биредән. Җылы нур.
Резеда НУРТДИНОВА.