-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2021, 09:30

Җәйге челлә сынау булды

Стәрлебаш районында сөт җитештерүне арттыру өчен ныклы нигез салына.

Җәйге челлә сынау булды
Җәйге челлә сынау булды
Стәрлебаш районы хуҗалыклары җәйләү чоры мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга тырыша. Әйткәндәй, җитештерелгән еллык тулай сөтнең яртысыннан күбрәге нәкъ шушы вакытка туры килә. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Наил Йосыпов сүзләренә караганда, быел стәрлебашлылар 18 мең тонна сөт җитештерү максатын куйды. Аграр предприятиеләр җитештергәнгә тагын фермерлар һәм шәхси ихаталар продукциясе өстәләчәк.
Җәйнең соңгы ае терлекчелек тармагы өчен икеләтә җаваплы чор. Мал азыгы туплау кампаниясе ахырына якынлаша. Бер үк вакытта, фермаларны кышкы чорга әзерләү тәмамлана. Фермаларга “әзерлек паспорты” тапшырыла башлады. Анда терлек биналарының һәм җиһазларның төзеклегенә генә түгел, ә мал азыгының кышлату тәмамланганчы җитәрлек күләмдә туплануына да җитди игътибар бирелә.

Районның аграр хуҗалыклары быел һәр сыердан уртача 4800 килограмм сөт савып алу максаты белән эшли. Әлбәттә, терлекчелек тармагы яхшырак үсешкән районнар белән чагыштырганда бу азрак күрсәткеч. Соңгы ике-өч елда биредә сөт терлекчелеген үстерүнең мөһим юнәлешләре билгеләнде. Беренче булып токымчылык эшен яхшырту максаты куела.
– Хәтерегездә булса, стәрле­башлылар республикада фермерлык хәрәкәтенә беренчеләрдән булып кушылган иде һәм без әлеге категориядәге хуҗалыклар саны буенча да иң алда булдык, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы Наил Йосыпов. – Элекке колхозлар таратылганнан соң, фермерлар саны йөзгә якынлашты. Заманы, вакыты өчен, бәлки, аклангандыр да. Әмма күмәк хуҗалыкларның таралуы еш кына андагы маллар саны кимүгә дә китерде. Хәзер инде фермаларда җитештерү әкренләп арта. Әмма күп сөт бирүче токымлы сыерлар тәрбияләп “аякка басу” өчен вакыт кирәк. Әйтергә кирәк, билгеләнгән максатка ирешү юлындабыз. Ел саен районга токымлы маллар кайта. Соңгы тапкыр Матросов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы сатып алды. Әлеге вакытта район хуҗалыкларында 2300 баш савым сыеры бар һәм якын киләчәктә аларның саны да, продукция күләме дә бермә-бер артачак, дигән ышаныч белән эшлибез. Шуңа күрә әлеге вакытта безнең төп бурыч – аграр хуҗалыкларның статуслары үзгәргән чорда районда терлек санының тотрыклылыгын саклау һәм яңа сәүдә базарын өйрәнү, чималны үзебездә эшкәртү мөмкинлекләрен эзләү.
Токымлы малларны рес­публиканың башка районнарыннан сатып алу да кыйммәткә төшә һәм сөт җитештерүне кыска вакытта арттыруга булышлык итми. Әлегә бары тик “Правда” агрофирмасы” җәмгыяте генә токымчылык-репродуктор хуҗалыгы статусына ия. Мондый статусның сатуга да, хөкүмәт субсидияләре алуга да мөмкинлекләре чиклерәк. Токымлы маллар, нигездә, югарыда телгә алынган һәм Ленин исемендәге, “Күндерәк” кооперативларында тупланган.
– Җәй – арзанлы сөт чоры дип шатланабыз да бит, эшкәртүчеләр тарафыннан аның сатып алу бәяләре дә түбәнәя, – ди Наил Зөфәр улы. – Литрын 22-30 сум белән кабул итәләр. Җәй көне аның 30 сумга җиткәне бик сирәк. Безнең хуҗалыклар сөт чималын нигездә Бәләбәйдәге һәм Мәләвездәге комбинатларга озата. Ленин исемендәге кооператив югарырак хак түләүчене Уфадан тапкан. Сәүдә базарын һәркем үзе эзли. Сөт җитештерү җиңел хезмәт түгел. Хезмәт хакы һәм салымнардан тыш, мәсәлән, бу көннәрдә ферма каралтыларын ремонтлау, яңарту эшләре дәвам итә. Төзелеш материаллары хакы да арта. Шуңа күрә сөт табышының хәтсезе абзар-кураларны кышкылыкка әзерләү мәшә­катьләренә тотыныла. Хуҗалык­ларның тырышлыгын билгеләп, шуны әйтергә телим: сентябрь башына тармак, нигездә, кышкы чорга әзер булачак. Гомумән, җәйге челлә безгә “дәрес” тә, оешканлыкка сынау да булды.

Белешмә. Соңгы ике елда хуҗалыкларда көтүчеләр табу проблемага әйләнгән. Аларның күпчелеге бу эшне “электр көтү­челәр”енә тапшырган. Ике дистәгә якын аграр пред­приятиенең маллары шушы алым белән көтелә. Бу — райондагы барлык терлекнең өчтән бер өлеше чамасы.

Ленин исемендәге кооператив – сөтчелек тармагында әйдәүче хуҗа­лыкларның берсе. Быел алар һәр сыердан уртача еллык савымны кимендә 6,5 мең килограммга җиткерү бурычы куйганнар.
– Кооперативта ике фермада терлекләр саны 1200 башка җитте, шулардан 380 савым сыеры — Куганакбашта, – ди хуҗалык җитәкчесе Юрис Синагулов. – Терлекчелек — коопертивның гына түгел, шәхси хуҗалыкларның да яшәү чыганагы. Тармак дистәләрчә гаиләне эшле итә. Безнең хуҗалыкта, әйтик, 500гә якын йорт бар һәм анда шул кадәрле үк мал асрала. Авыл көтүе генә өчәү. Моннан тыш, һәр өченче шәхси ихатада терлекне махсус симертү өчен асрыйлар. Һәр кичне диярлек авыл урамнарын машина белән урап кайтам. Кайбер капка алларында икешәр миллион сум чамасы торган җиңел машиналар тора. Безнең коопертив әгъзаларыныкы! Ничек куанмыйсың, авылда һәркем дәрт белән яши!

...Бездә халык бик “грамотный”. Тирә-яктагы тормыш, илдә авыл хуҗалыгы ничек үсүе турында хәбәрдар. Бер үзенчәлеккә басым ясарга телим: ил күләмендә аграр тармакта нинди үзгәрешләр булса да, авыл кешеләре бердәм, күмәк яшәү яклы. Гомум җыелышта “колхоз” сүзен “коопертив”ка алыштырдык та, барысы да элеккечә калды. Хәтта коллектив килешүе, ревизия комиссиясе эшчәнлеге, исәп-контроль тәртибе, эчке хезмәт буенча таләпләр – һәммәсе дә совет чорындагыча калды. Күмәк җыелышта катнашучылар шулай теләде. Район әлегә кадәр иң күп фермерлар теркәлүе белән аерылып тора иде. Ә безнең авыллар билә­мәсендә алар берәү дә юк һәм фермер булырга теләүчеләр күренми. Җитәкче буларак, бу мәсьәләдә мине бер генә нәрсә борчый: крестьян ихаталарында җитештерелгән продукция җиңел генә алыпсатарлар кулына күчә. Һәркем базарга чыгып яисә шәһәргә барып үзе сатып йөри алмый. Уртак фикергә килә алсак, авылда сәүдә-җитештерү коопертивлары оештырырга ярдәм итәргә иде. Ул чагында үзләре үстергән-җитештергәнне үзләре сата алыр иде. Мондый кооперативларга дәүләт ярдәме дә саллы гына бит.
(Кооператив җитәкчесе белән сөйләшүдән).

Коопертив алты мең гектар сөренте җиргә ия. Шуның өч мең ярым гектарын бөртекле культуралар били. Әлбәттә, җәйге корылык биредә дә эзен калдырган. Уңыш түбәнрәк көтелә. Мал азыгы алдагы җәй башына кадәр җитәрлек тупланса да, күләме буенча былтыргыдан кимрәк фаразлана.
Быел санаулы көннәр эчендә генә Куганакбаш фермасының җәйге лагере яңартылган. Ярты гасыр хезмәт иткән каралтылар табигый зыянга дучар бул­ган. Якынча исәпләүләр буенча, аны тергезүгә 4,5 миллион сум акча тотынганнар.
– Мөмкинлек булганда, җиһазларны да яңарттык, – ди ферма мөдире Рәсим Ишмөхәммәтов. – Хәзер савым залы берьюлы 34 савым сыерын хез­мәтләндерә. Терлекчеләргә уңайлы. Тиз һәм санитар таләпләр дә төгәл үтәлә. Бер үк вакытта фермаларга “әзерлек паспорт”лары алу өчен дә эшне кызу тоттык. Биналар агартылды. Тикшерүче органнарның бәясе яхшы. Мал азыгына килгәндә, анысы өчен борчылу юк. Печән дә, сенаж да җитәрлек булачак.
Ленинлыларның башкаларга караганда сөтне мулрак җитештерүенең тагын бер сере бар. Биредә терлекләрне ясалма орлыкландыруга аерым игътибар бирәләр. Өч ел элек Чакмагыш районындагы токымчылык хуҗалы­гыннан сатып алынган кара-чуар сөтлебикәләр бары тик ясалма рәвештә орлыкландырыла. Хуҗалык рәисе сөт җитештерү буенча районда берен­челектә булуны ясалма орлыкландыру операторлары Миңнехан Әдиятуллин һәм Илшат Яхинның, шулай ук, ветеринария табибы Илдар Шәрәфет­диновның намуслы хезмәте нәтиҗәсе, дип бәяли.
Коры, эссе җәйдә көтүчеләргә дә җиңел булмаган. Һәркайсы 30 елдан артык терлекчелектә эшләгән, җәйләү чорында маллар көткән Тимербулат Кәримов, Рәшит Биккулов, Флүр Ишмөхәммәтов һәм Илдус Галимовның да хуҗалыкның матур хезмәт уңышына ирешүендә өлеше зур.
Стәрлебаш районы хуҗалык­ларының киләсе елларда сөт җитеш­терүне арттыруда зур адым ясаячагына ышаныч зур. Чөнки биредә җитди бурычлар билгеләп, бүгеннән аңа ныклы нигез салына.

Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: