-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 август 2021, 17:35

Киләчәк төгәл мәгълүматтан башлана

Благовар районында шуңа да микроисәп кампаниясенә зур җаваплылык белән карыйлар.

Киләчәк төгәл мәгълүматтан башлана
Киләчәк төгәл мәгълүматтан башлана

Җәмгыять кебек үк, аграр тармак та соңгы чорда зур гына үзгәрешләр кичерә. Благовар районына да хас бу. Атап әйткәндә, 2016 елда үткән авыл хуҗалыгы исәбен алудан соң төбәктә дистәләрчә күмәк хуҗалык юкка чыкты яки яңалары барлыкка килде, атамалар алышынды, милек хуҗалары үзгәрде... 1 августта башланган авыл хуҗалыгы (микро) исәбен алу әлеге үзгәрешләрне рәсми дәрәҗәдә теркәүне максат итеп куя. Ил тормышында гаять мөһим кампанияне югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә үткәрүгә “Башкортостанстат”ның Благовар районындагы бүлеге коллективы да зур тырышлык сала.

Район статистика хезмәте җитәкчесе Луиза Кадыйрова тармакта иң бай тәҗрибәле белгечләрнең берсе – аның һөнәри эшчәнлеге 1987 елда ук башлана. Луиза Зиннур кызы һөнәри баскычлар буенча үсеп, район статистика хезмәте җитәкчесе вазифасына күтәрелде. Ул соңгы унъеллыкларда үткән җан­исәп, авыл хуҗалыгы исәбен алу кампанияләрен оештыруда турыдан-туры катнашып, бу өлкәдә ныклы тәҗрибә туплаган белгеч. Төбәктә авыл хуҗалыгы исәбен алуның уңышлы старт алуы әлеге үзенчәлеккә дә бәйле, әлбәттә.
– Мөһим кампаниягә республика һәм район дәрәҗә­сендә дә җитди әзерлек барды, – ди Луиза Кадыйрова. – Монда мин октябрьгә планлаштырылган халык исәбен алу чарасын да күздә тотам. Бурычның уңышлы тормышка ашырылуы әзерлекле кадрларга бәйле булуы яхшы билгеле. Бу җәһәттән шуны әйтәсе килә, микроисәп алуга нәкъ шундый белгечләр туп­лый алдык, алар теоретик яктан да белемнәрен камил­ләштерде, планшетлар белән эш итәргә өйрәнде. Төбәктә исәп алу чарасына 22 исәп алучы хезмәткәр, 4 инструктор җәлеп ителде, оештыру мәсьәләләренә күзәтчелекне вәкаләтле вәкил Эльвира Вдовиченко алып бара.
Районның исәп алучылар коллективына төрле һөнәр ияләре тупланган, алар арасында өстенлекне мәдәният хезмәткәрләре алып тора. Күчәрбай авыл биләмәсенә караган Әхмәт авылы мә­дәният йорты мөдире Филзә Вилданова шуларның берсе. Әйтергә кирәк, исәп алу чараларында ул электән катнашып килә, төбәк халкы арасында абруе бар, аңа ышаныч та зур. Моңа бәйле, мөһим кампаниянең бу төбәктә уңышлы үтәчәгенә дә өмет зур. Первомайский авылын хезмәтләндерүче Елена Пурецкая, Языково сәнгать мәктәбе укытучысы Алия Кузнецова да ышанычны лаеклы аклап килә. Зифа Бикмәевага исә Кашкалаша авылыннан тыш, Табылдык, Көнчыгыш һәм Көнбатыш авыллары беркетелгән, бу – 457 ихата дигән сүз.
Исәп алучылар алдына куелган бурыч шактый зур, атап әйткәндә, район буенча 10358 ихата-объектта булып, алардагы милек-мөлкәтне язып алу таләп ителә. Ягъни, исәп алучыларның һәрбер­сенә уртача 480 объектта булырга туры киләчәк. Бу юнәлештә соңгы ике атна эчендә матур гына нәти­җәләр дә бар. Исәп алучы­ларның күпчелеге йөклә­телгән эшне зур җаваплылык тоеп башкара. Мәсәлән, Мирный авылыннан Вероника Ломанецка барлыгы 470 ихата беркетелгән булса, 12 августта ул шуларның 323ендә исәп алуны үткәргән дә инде. Район буенча да күрсәт­кечләр яхшы. Югарыда күрсәтелгән көнгә исәп алу­чылар 4761 ихатаны язып алган, бу планлаш­ты­рыл­ганның 46 процентын тәшкил итә.
– Исәп алу барышын ныклы күзәтүдә тотабыз, – ди Луиза Кадыйрова. – Бу эш заман­ча техник чаралар ярдәмендә бара, көн азагына мәгълүматлар бердәм чел­тәрдә урнаштырыла. Санитар-эпидемиологик кагый­дәләрне үтәүгә зур игътибар бирелүе дә аңла­шыладыр. Монысы инде – көн таләбе. Чараның закон кысаларында башкарылуы да зур әһә­мияткә ия. Сүз дә юк, йөк­ләтелгән бурычларны үтә­гәндә исәп алучыларга төрле гаиләләр, милек хуҗалары белән очрашырга туры килә. Тоташ алганда, аларның исәп алуга мөнә­сәбәте уңай. Кешеләр арасында күпчелек исәп алучы­ларның сорауларына теләп һәм төгәл-ачык җавап бирә. Кунакчыллык күрсәтеп, язып алучыларны чәй эчәргә чакырулар турында да бихисап мисаллар бар. Шул ук вакытта, канәгать­сезлек белдерүче гаиләләр дә килеп чыга. Бу җәһәттән шуны әйтәсе килә, исәп алу үткәрүче хезмәткәрләр зур тормыш тәҗрибәсенә ия кешеләр, алар теләсә кем белән уртак тел таба. Эш барышында кыенлыклар да килеп чыга, әлбәттә. Мәсә­лән, аерым кешеләр үзләре­нең милкендә күпме җир барлыгын да белми. Бина­ларның кайчан төзел­гәнлеге дә сораулар уята. Мондый очракта исәп алучыларга түземлелек, итәгатьлелек күрсәтүдән башка чара калмый. Менә шулай, үзара аңлашу ил күләмендәге чараның Благовар районында да уңышлы үтәчәгенә ышаныч өсти.
Күпчелекне тәшкил иткән шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән беррәттән, райондагы 42 крестьян-фермер һәм 20 авыл хуҗалыгына караган оешмаларда да милек-мөлкәт исәпкә алына.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.

Автор фотосы.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: