-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 август 2021, 11:50

Шәхси хуҗалыклары ферма кебек!

Фәнзилә һәм Мәүләви Фәүзетдиновларның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Шәхси хуҗалыклары ферма кебек!
Шәхси хуҗалыклары ферма кебек!
Караидел районы егете Мәүләви һәм Кырмыскалы районының Шәйморатов авылы сылуы Фәнзилә бергә очрашып кавышканнан соң, Кырмыскалы авылында яши башлыйлар. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ике катлы зур йорт төзеп, аны әкият сараена әйләндерәләр.

Фәнзилә апа Шәйморатов авылында яшәүче өлкән яшьтәге әти-әнисен карарга еш кайтып йөри, аларга җайлы булсын өчен өйдә барлык уңайлыклар булдыралар. Әти-әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатканнан соң нигезне корытмаска, авылга күчеп кайтырга карар итәләр. Мәүләви Мансур улы “Шәйморатов” җәмгыятендә өлкән сакчы булып эшләп хаклы ялга чыга. Фәнзилә Галимҗан кызы соңгы уналты ел Уфа шәһәренә йөреп эшли. Бүгенге көндә алар икесе дә хаклы ялда булуларына карамастан, җиң сызганып дөнья көтәләр. Ел саен 300әр баш бройлер чебешләре, җидешәр баш үгез үстереп саталар.
– Кул кушырып, эшсез утыруны бөтенләй аңламыйм. Киресенчә, пенсиягә чыккач буш вакыт күбәя, аны файдалы итеп үткәрү үзеңнән тора. Мәсәлән, мал тәрбияләү эшен режимга салып алсаң, бер авырлыгы да юк. Мин мал яныннан тынычланып, канәгатьлек тойгысы алып керәм, – ди Мәүләви Мансур улы.
Мине бигрәк тә шулкадәр күп күләмдә бройлерлар үстерү серләре кызыксындырды. Гадәттә, 30–35 башны карап үстерү дә бик мәшәкатьле бит.
Фәүзетдиновлар тәүлеклек чебешләрне февраль – март айларында инкубатордан сатып алып үстерәләр. Моның өчен махсус җылы оялар эшләгәннәр. 50–60 баш чебеш үстерүдән башлаганнар. Соңыннан бройлер үстерүнең отышлы шөгыль икәнлегенә төшенеп, аларны 300 башка җиткергәннәр.
– Быел тәүге партия 100 чебешне март аенда сатып алдык. Аларны махсус “Богданович” катнашазыгы ашатып, ике айга җиткереп суйдык. Икенче партия 200 чебешне апрельдә алдык. Аларына кычыткан кушып, бодай, арпа, борчак, кукуруздан әзерләгән катнашазык ашатабыз.
Аяклары авырта башлаган очракта, азыкларына кальций кушылган махсус он өстибез, – дип уртаклаша Фәнзилә Галимҗан кызы.
Фәүзетдиновларның үзләренең клиентлары бар. Заказ буенча кичтән суеп, тазартып, туңдыргычка куеп тормыйча, суытылган килеш сатып җибәрәләр. Җомга көннәрендә базарга да алып чыгалар.
– Көн саен тавык тазарту ялкытмыймы? – дип сорыйм Фәнзилә ападан.
– Юк, Мәүләви тавык-каз йолку өчен аерым урын эшләде. Казанда эссе су кайнап утыра, тавыкларны шунда пешекләп, Резеда кызым белән тиз генә йолкып алабыз, – ди уңган хуҗабикә.
Уңганнарның эше башка шул, Фәнзилә апа йортын зәвык белән бизәп, ихаталарын гөл-чәчәккә күмсә, тәмле-татлы ризыклар пешерсә, йорт-кураны төзек һәм тәртиптә тоту, барлык уңайлыклар булдыру, мал азыгы белән тәэмин итүне Мәүләви абзый хәстәрли. Дөнья йөген бергәләп тартканга күрә, аларның тормышлары гөрләп бара.
Егәрле ир каз-үрдәкләр өчен ындырында чокыр казыткан. Җир астыннан чишмәсе чыгып, ул матур күлгә әйләнгән. Теплицаларны да хуҗа үз куллары белән ясаган. Анда помидорлар кызарып пешеп утыра. Даими су сибеп торгач, кишер, чөгендер, суганнары да уңган.
Фәүзетдиновлар балаларын үзләре үрнәгендә тәрбияләүдән тыш, онык-оныкаларын да кече яшьтән булдыклылыкка, тырышлыкка һәм уңганлыкка өйрәтеп үстерәләр.
– Бала кече яшьтән эшкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Кайдандыр ярдәм көтеп, өметләнеп ятарга түгел, ә фәкать үзеңә тырышырга кирәклекне аңласалар, үзләренә киләчәктә җиңел булачак, – ди алар.

Гөлчәчәк Алачева.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: