+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 август 2021, 15:40

Урып-җыю эшләре дәвам итә

Быелгы корылык әлеге тармакка җитди зыян салды.

Урып-җыю эшләре дәвам итә
Урып-җыю эшләре дәвам итә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмә уздырды. Анда урып-җыю һәм мал азыгы хәзерләү эшләренең барышы, шулай ук 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү турында фикер алыштылар.

- Эсселек башлангыч планнарыбызга зур үзгәрешләр кертте. Кызганыч, урып-җыюны гадәттәгедән 16-18 көнгә иртәрәк башладык, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре югары температуралар аркасында шактый зыян күрде. Әгәр һавада 40 градус эссе булса, туфрак өслегендә температура 70 градуска җиткән, - диде вице-премьер, республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Без инде 41 муниципалитет территориясендә төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимын игълан иттек. Хәзер бөтен Башкортстан буенча гадәттән тыш хәл режимын игълан итәргә әзерләнәбез.

Гомумән алганда, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,26 миллион гектар (82 процент) мәйданда җыелган. 1,7 миллион тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - гектарына 16,2 центнер. Планда - 2 миллион тоннага якын ашлык җыеп алу.

Урып-җыюда 3 900 комбайн эшли. Бөртеклеләрне урып-җыю машиналары паркы соңгы өч елда 230 берәмлеккә арткан. Ел башыннан республика аграрийлары 142 комбайн сатып алганнар. Ел ахырына кадәр тагын кимендә 100 машина сатып алу планлаштырыла.

- Урып-җыю белән бер үк вакытта көзге культуралар чәчү белән дә шөгыльләнәләр. 600 мең гектарга кадәр мәйданнарда чәчәргә планлаштырабыз. Бу 2020 елгы бөртеклеләр мәйданыннан өчтән бергә диярлек артыграк. 20 сентябрьгә кадәр бу эшләрне тәмамлыйбыз, - диде ул.

Илшат Фазрахманов шулай ук көзен республикада мелиорациянең дөньякүләм тәҗрибәсен өйрәнү һәм авыл хуҗалыгында корылыкка каршы көрәш буенча халыкара фәнни-гамәли конференция узачагын хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр бурычларын түләүне контрольгә алуны йөкләде.
- Эшегез өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт! Урып-җыюны уңышлы төгәлләү өчен аларда көч җитәрлек, - диде Радий Хәбиров. - Барлык бурычларны аграрийлар алдында ел ахырына кадәр ябарга һәм шул ук вакытта инвестиция активлыгын киметмәскә кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: