+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 август 2021, 13:25

“Без аграрийларга алга таба да ярдәм итәчәкбез”

Җәй, урак дәвам итә. Республика кырларында 1 миллион 727 мең тонна ашлык суктырылды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

“Без аграрийларга алга таба да ярдәм итәчәкбез”
“Без аграрийларга алга таба да ярдәм итәчәкбез”
“Кызганычка каршы, планлаштырганга караганда уңыш кимрәк - корылык. Әмма безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тырыша. Башкортстанның сигез районында бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 90 проценттан артыгын суктырдылар, Илеш районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Урып-җыю темплары буенча Әлшәй (94,5 процент), Дәүләкән (94,4), Туймазы (94,2), Миякә (94,1), Борай (93,5), Стәрлебаш (93,4), Кырмыскалы (90) районнары алда бара.

Бөртекле культураларның уңдырышлылыгы буенча алдынгылар: Кырмыскалы (гектарыннан 25 центнер), Авыргазы (24,6), Чакмагыш (22), Стәрлетамак (18,6) районнары. Майлы культураларны да җыя башладык - рапс, горчица һәм җитен.

Хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүгә зур әһәмият бирәбез, бу - урып-җыю һәм чәчү кампанияләрендә уңышның төп факторларыннан берсе. Бу сезонга 3900 берәмлек ашлык җыю комбайны әзерләнде. Бөртеклеләрне урып-җыю комбайннары паркы соңгы 3 елда 230 берәмлеккә артты. Шуның исәбенә республика буенча бер комбайнга 430 гектарга кадәр эш йөкләнә.

Ел башыннан республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 142 ашлык җыю комбайны сатып алганнар. Ел ахырына кадәр тагын 100 комбайн алу планлаштырыла. Күбесе Башкортстан эшкуарларына ярдәм итү чараларыннан файдаланды. Без аграрийларга алга таба да ярдәм итәчәкбез”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

Фото: vk.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: