+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2021, 11:40

Бәхет сере

Равилә белән Илшат Мөхәммәткуловлар аны туган җирдә хезмәт итүдә күрә.

Бәхет сере
Бәхет сере

Бүгенге заманда кешеләрне ике төргә бүлергә мөмкин. Тәүгеләре эш юк, акча җитми дип зарлана, үзенең уңышсызлыкларында башкаларны гаепли, үзен кызгана. Икенчеләре исә икеләнүләрен, шикләнүләрен, ялкаулыкны читкә куеп, егәрлеген эшкә җигеп, алдагы көнгә зур ышаныч белән “коралланып”, уңышка, җитеш тормышка илткән үз юлын таба да, башкаларга үрнәк булып, тырышып дөнья көтә. Тормышың, бәхетең өчен бары тик үзең җаваплы булуны, тик утырганга берәү дә китереп бирмәвен алар яхшы аңлый.

Кырмыскалы районының хозур бер почмагында урнашкан Мокъсин авылында шундый булдыклы гаиләләр җитәрлек. Монда, билгеле, эш урыннары юк, шуңа күрә кемдер мал тотып, үз көнен күрә, икенчеләр күпләп кош-корт үстереп сатуны табышлырак дип саный.

Равилә һәм Илшат Мөхәм­мәткуловларның уңганлыгына, булдыклылыгына сокланып кайттык. Равилә Мидхәт кызы белән генә аралашырга туры килде, чөнки гаилә башлыгы печәндә иде. Авыл кешесе җәйнең һәр минутын файдалы итеп уздырырга тырыша. Ә инде ихатаңда 20гә якын баш мал бар икән, бигрәк тә билне биштән буарга туры килә. Мөхәм­мәткуловларның 17 баш мөгезле эре малы бар, шуларның 6сы – савым сыеры. Шуңа Равилә апаның эш көне иртәнге бишенче яртыда башлана да төн авышкач кына тәмамлана. Иң мөһиме – мондый тормыш аңа ошый. Көнкүрешләре турында ихлас итеп сөйләгәндә аның күңелендәге тынычлыгы, тормышлары белән канәгатьлек тойгысы сизелеп, күзгә бәрелеп тора.

– Шушы авылда туып-үстем. Илшат белән өйләнешкәндә миңа 18 генә яшь иде. Быел бергә яшәвебезгә 20 ел да булып киткән. Ирем төзелеш өлкәсендә эшли, үзенең бригадасы бар, респуб­ликаның төрле районнарына эшкә чыгалар. Авыл җирендә башка эш юк. Шәһәргә йөрим дисәң, транспорт кирәк. Ә балаларны укытырга, алар өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, шуңа терлекчелек белән шөгыльләнергә карар иттек. Сыйлы көнең – сыерда, дип юкка әйтмәгәннәр, малкайларыбыз безгә тере акча китерә, – ди ул.Сыерларын кул белән сава Равилә Мидхәт кызы. Бердәм, тату гаиләдә эш аеру юк, шуңа күрә ире Илшат та, улы Азат белән кызы Ләйсән дә кул кушырып утырмыйлар. Көненә 60лаган литр сөтне саву гына түгел, эш итәргә дә кирәк бит әле... “Каймак, эремчек, катыкны эшләп өлгертеп булмый. Көн саен авыл халкы алып бетеп тора. Җәйгелеккә шәһәрдән кайтучылар да күп. Алар табигый азык-төлекне бигрәк ярата”, – ди уңган хуҗабикә.Моңа кадәр 100ләп каз асраганнар, хәзер сыер малын арттыргач, кош-кортны күпләп тотмыйлар. Ә мал үрчетүне 2-3 ел элек кенә бер сыердан башлаган булганнар. Киләчәктә аларның санын тагы да арттырырга ниятли Мөхәммәтку­ловлар. Ярый әле заманча тех­нологияләр бар – электр көтүчесе ярдәмгә килә. Әле гаилә өчен аеруча җаваплы чор – печән әзерләү мизгеле. Күмәкләшеп печән күбәләү, җыю – алар өчен эш кенә түгел, гаилә белән уздырган күңелле мизгелләр дә. Балалары Азат, Ләйсән, Энҗе дә эшнең уртасында кайнап, физик яктан чыныгып үсәләр. Уртак эш гаиләдәге бердәмлекне дә ныгыта. Ә бердәмлек, татулык – зур көч.

Әйе, Мөхәммәткуловлар тәү башлап тәпи баскан җирләренә берегеп, шунда хуҗа булып, үз алдына максатлар куеп, егәрлелек белән шуларга ирешеп, дөнья көтәләр. Ә бу үзе үк зур бәхет бит!

Эльнара ШӘЙМӘРДАНОВА.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: