Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь , 09:43

Көлдән төймә генә төймиләр

Кадыйр Халиков авылны саклап калу өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли.Бигәнәй авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булуы белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, итек басучылары, тегүчеләре белән дан тоткан. Авылны яшәтү, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүчеләр бүген дә шактый күп биредә. Кадыйр Халиков – шундыйларның берсе. Авылны саклап калу, аның элекке данын югалтмау өчен җан ата, кулыннан килгәннең барысын да эшли.

Көлдән төймә генә төймиләр
Тәскирә белән Нәгыйм Халиковлар гаиләсендә бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Балаларын да үзләре кебек кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстерә алар. Уллары Кадыйр – бүген туган авылының чын горурлыгы. Ул кечкенәдән әти-әнисенә булышып үсә, бер генә авыр эштән дә курыкмый. Авыл баласы булгач, өлкәннәргә ияреп колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эш­кәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән хәзерләргә дә туры килә аңа. Урта мәктәпне тәмамлагач, техникумда белем ала. Дипломлы, энергиясе ташып торган яшь белгеч җиң сызганып “Искра” колхозында һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Тепляк авылы кызы Ирина белән матур итеп тормыш корып җибәрәләр. Дөньяларына ямь өстәп, кызлары туа. Эшләмәгән эшләре юк, көлдән төймә генә төймиләр инде, диләр алар турында авылдашлары.
Ләкин тормыш шома гына бармый. Кадыйрга да төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында беркайчан да төшенкелеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә. Ныкышмалылыгы, белемгә омтылуы яшьлек хыялын да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә аңа. Гаилә башлыгы 2003 елда туган авылында кибет ачып җибәрә. Авыл халкын бөтен кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итә. Бигәнәй мәдәният йортының мәдәни оештыручысы булып та эшли. Төп эшеннән бушаган арада авыл җирендәге бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарырга да өлгерә. Бүген дә бу уңган гаилә абзар тутырып мал, кош-корт асрый.
Авылның йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе ул – Кадыйр Халиков. Җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләләрне дә күтәрә. Туры сүзлелеге, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә яше-картының ихтирамын казанган кеше ул.
Халиковлар авылда бик күп мәдәни чараларга иганәче булып, үзләре аларны оештыра. Мәсәлән, җәй көне үткәрелгән сабантуй өчен дә авылдашлары бик рәхмәтле аларга. Әлеге вакытта Кадыйр абый авыл тарихын өйрәнү белән җитди шө­гыльләнә, үзенең нәсел шә­җәрәсен төзегән. Авылда узган өмәләрдә, зиратны төзек­ләндерүдә башлап йөри.
Кадыйр Халиков район мәдәният йортында узган концертларны оста итеп алып бара, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйли. Район күләмендә үт­кәрелүче төрле конкурсларда актив катнаша, һәрвакыт призлы урыннар яулый. Бигәнәйгә 280 ел тулу уңаеннан зур чара үткәрү, киләчәктә Советлар Союзы Герое Сәхиб Майскийга музей ачу нияте белән янып яши. Экспонатлар җыю белән дә шө­гыльләнә. Тарихи ядкәр­ләрдән клуб эчендә бер почмак булдырган.
Кадыйр Халиков кешеләрне ышандыра, үз артыннан ияртә белә, һәркем белән уртак тел таба. Ул балалар белән дә ихлас күңелдән аралаша, аларны игътибар белән тыңлый, хәлләрен сорашырга вакыт таба. Балаларны җыеп, авыл тирәли сәяхәтләр оештыра, табигать белән таныштыра, аларга милли уеннар өйрәтә. Уен барышында тәрбияви киңәшләрен бирә.
Халиковлар күршеләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә яши, һәркемгә көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Кадыйр Нәгыйм улының тормыш иптәше Ирина Абзай фельдшер-акушерлык пунктында 14 ел эшли, изге һөнәрен күңел җылысын салып башкара. Әйткәндәй, Бигәнәй белән Абзай арасы 20 километр. Ирина ханым көн дә шулкадәр ара үтеп, яраткан эшенә ашыга.
– Төрле чак була, җәяү дә йөрергә туры килә, күпчелек Кадыйр илтеп куеп, барып ала, – ди ул.
Бер-берсен ярты сүздән аңлап, авылга ямь өстәп яшәүче парга озын гомер телик!

Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова