+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь 2021, 11:55

Парклары балкып тора, йортлары калкып тора!

Федоровка районында торак төзелеше дә, төзекләндерү эшләре дә киң колач белән алып барыла.

Парклары балкып тора, йортлары калкып тора!
Парклары балкып тора, йортлары калкып тора!

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров
8 сентябрьдә үткәргән республика халкы белән “туры элемтә” барышында төзелеш, төзекләндерү, аерым алганда, паркларны, иҗтимагый территорияләрне яңартып кору мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте.

— Уфалылар шәһәр паркларын төзекләндерү турында онлайн-сораштыруда бик актив катнаша. Инде 60900 кеше Уфаның нинди парк зоналарын беренче чиратта төзекләндерергә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, башкаланың Орджоникидзе районында Мәдәният һәм нефтехимиклар паркы зур яңарту көтә.
Моннан тыш, Уфада “Дим” мә­дәният һәм ял паркын, Тёплое күле территориясен һәм Башкортстан урманчылары паркын төзекләндерү планлаштырыла. Димнең үзәк паркында эшләр инде 2022 елда ук башланачак. Моңа кадәр тыңлаулар уздырачакбыз һәм проектны әзерләячәкбез. Аны 2022 елда тапшырачакбыз. Тёплое күленең парк зонасы хәзер проектлау һәм төзекләндерү буенча конкурс процедуралары стадиясендә, 2022 елда эш башлаячакбыз, 2023 елда халыкка тапшырачакбыз. Урманчылар паркы бик зур, анда җир статусы катлаулы, 2023-24 елларда тәртип урнаштырачакбыз, — диде ул аерым алганда башкаладагы парк территорияләрен төзекләндерү барышы хакында сөйләгәндә.
Әйтергә кирәк, республика башкаласында гына түгел, һәр район-шәһәрдә соңгы ике-өч елда паркларны, иҗтимагый территорияләрне тәртипкә китерү һәм төзекләндерү буенча шундый колачлы эш җәелдерелде. Бу уңайдан Федоровка районы үзәгендәге паркны төзекләндерү эшләренең быел инде өченче чираты тормышка ашырыла. Федоровка районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Данир Зөбәеров белдерүенчә, паркны төзекләндерү буенча эшләр 2019 елда башланган. Беренче елда биредә Хәтер зонасы төзеклән­дерелгән һәм яңа комплекслар белән тулыландырылган. Аерым алганда, үзәк мәйдан төзекләндерелеп, анда постаментка хәрби техника урнаштырылган, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл реконструкция­ләнеп, яңа төс алган, моннан тыш, парк эчендә төрле частьларда хәрби хезмәт үткәннәрнең үз почмаклары барлыкка килгән, аларга тротуар плитәләре түшәлгән, тигез, зәвык белән эшләнгән сукмаклар илтә. Паркка килеп, ял сәгатьләрен үткәрергә теләүчеләр өчен, шулай ук, һәр тарафта иркен утыргычлар урнаштырыл­ган.
Бу җәһәттән, Данир Җәүдәт улы белдерүенчә, узган 2020 елда да парк­ны төзекләндерү буенча ярыйсы ук колачлы эш башкарылган. Берен­чедән, парк эчендәге юлларны төзек­ләндерү, аларга тротуар плитәләре түшәү дә­вам иттерелгән. Биредә яшь гаиләләрнең күпләп килүен исәпкә алып, күркәм балалар уен мәйданчыгы булдырылган. Паркның күрке булган чишмә башы төзекләндерелеп, хәзер аның янәшәсен фонтан да бизи. Аңа китерүче тротуарлар арасындагы клумбалар исә гөл-чәчәккә күмелеп утыра. Паркны тиешенчә яктырту хәстәрлеген дә күргәннәр. Бу эш былтыр башланган булса, быел җәмгысы 39 яктырткыч урнаштырып, әлеге эшне тулысынча тәмамлаганнар.
— Агымдагы елда Федоровка районы үзәгендәге паркны төзекләндерү буенча барлыгы 7 миллион сумлык эш күләме билгеләнде. Югарыда әйтеп үтүемчә, әлеге акчалар исәбенә яктырткычлар урнаштыру эше тулысынча тәмамланды, юлларга тротуар плитәләр түшәү буенча ахыргы этапка чыктык, гаять зур күләмдә яшел­ләндерү эше башкарылды, барлык коелар һәм торбалар чистартылды. Әмма болар белән генә паркны төзекләндерү тәмамланмаячак әле. Эшләр 2022-23 елларда да дәвам иттереләчәк. Парк яшьләрне күпләп җәлеп итү зонасы булуын исәпкә алып һәм алар биредә вакытын файдалы итеп үткәрсен өчен, киләсе елларда монда аерым спорт зонасы һәм балалар өчен аерым уен зонасы барлыкка киләчәк, — диде алдагы чорга эш планнары белән таныштырып, Данир Зөбәеров.
Федоровкалылар өчен тагын бер шатлыклы вакыйга — яңа паркка терәлеп утырган район Мәдәният са­раен төзекләндерү дә рес­публи­каның адреслы инвестицион программасына кертелгән. Бу максатта 187 миллион сум юнәлтеләчәк. Тәүге 20 миллион сумны исә подрядчы быел ел ахырына кадәр үзләштерергә тиеш. Төп эшләр 2022-23 елларда башкарылып, шул ел ахырында федоровкалылар өр-яңа тулы комплекслы парк белән, барлык уңайлыклары булган заманча Мәдәният сарае да алачак.
Ә эшләрнең биредә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачагына шик юк. Әйтик, паркны төзекләндерү буенча агымдагы елга каралган эшләрне башкару өчен җаваплы “БашАРГ” җәмгыяте планга ярашлы, аларны 30 сентябрьгә тәмамларга тиеш булса, августның соңгы көннәрендә үк биредә эшләр ахырына якынлашкан иде инде.
Район хакимияте җитәкчелегенең һәм төзелеш оешмаларының тыгыз хезмәттәшлектә, аңлашып һәм мәсьә­ләләрне берлектә оператив хәл итеп эшләвен без Федоровка үзәгендә бер ел дигәндә калкып чыккан ятимнәргә тәгаенләнгән өч катлы яңа йорт мисалында да ачык күрдек. Данир Зөбәеров белдерүенчә, Башкортстан Республикасының Торак төзелешен үстерү фонды акчалары исәбенә төзелгән гомум мәйданы 990 квадрат метр булган йортка нигез 2020 елның августында салынган. Агымдагы елның июнь аенда биредә төзелеш эшләре тулысынча тәмамланып, йортны файдалануга рөхсәт алуга барлык тиешле документлар әзер булганнан соң, шушы көннәрдә фатирлар үзләренең яңа хуҗаларын кабул итәчәк. Әйткәндәй, 24 фатирның 8е ике бүлмәле, 16сы — бер бүлмәле. Тәүге 9 бер бүлмәле фатир иң беренчеләрдән булып 8 ятим балага һәм күрү буенча инвалидка тапшырылачак. Калган бер бүлмәле фатирлар да чират буенча 18 яше тулуга ятим балаларга бүленәчәк.
Әйтергә кирәк, гомум мәйданы 33-34 квадрат метр булган фатирларның һәркайсында кереп яши башлау өчен бөтен шартлар тудырылган. Фатирларга тимердән тышкы ишек урнаштырудан башлап, һәркайсында чиста ремонт ясалган. Аш бүлмәсендә газ плитәсе һәм раковина, бәдрәфтә — унитаз урнаштырылган. Кыскасы, кече яшьтән язмыш иркәләмәгән балаларга дәүләт ярдәме белән тернәкләнеп, үз дөньясын кору өчен менә дигән мөмкинлек, старт капиталы бу! Һәм бу район үзәгендә төзелгән беренче генә шундый йорт түгел. Әле берничә ел элек кенә нәкъ шундый йорт файдалануга тапшырылып, ятимнәрне үзендә сыендырган иде.
Янә дә шул: район хакимияте һәм төзүчеләр йорт яны территориясен төзекләндерү, керү-чыгу юлларын асфальтлау, машина кую урыннары булдыру, яшелләндерү буенча да зур хәстәрлек күргән. Бер сүз белән, яңа микрорайонда калкып чыккан йорт үзе генә түгел, аның янәшәсендәге территория дә Федоровка авылының күрке булып балкып утыра!
Йомгаклап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән соңгы елларда республика күләмендә җәелдерелгән шушы рәвешле колачлы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алга таба да шулай нәтиҗәле дәвам иттерелеп, алдагы көннәрдә уртак Ватаныбыз һәм йортыбыз тагы да күркәмләнер дигән теләктә калыйк! Һәрхәлдә, Федоровка районында бу юнәлештә алып барылган максатлы эш шулай юрарга тулы нигез бирә!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: