+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2021, 18:36

Батырлыклары “ялкын”нан да көчлерәк

Республика урманчылары быелгы янгыннарда югалтуларны киләсе елда тергезү бурычын куя. Урман хуҗалыгы тармагында хезмәт салучыларның һөнәри бәйрәме — Совет чоры елларыннан сакланып килүче мөһим даталарның берсе. Моның сәбәбе дә бар. Чөнки урманнар — Русиянең дәүләт әһәмиятендәге һәм гасырлар дәвамында баетылып килүче табигый байлыгы, илнең төп икътисади һәм экологик ресурслары. Русиянең барлык мәйданының 45 процентыннан күбрәген урманнар били. Планетадагы гомум урман биләмәләренең биштән бер өлеше Русиягә туры килә. Әлбәттә, “яшел калкан”ыбызның климатка, атмосферага, төрле дәрәҗәдәге су бассейннарының гидрологик режимына, хайваннар дөньясына ни дәрәҗәдә уңай йогынты ясавы, туфракны җил һәм су эрозиясеннән саклаудагы әһәмияте турында әйтәсе дә юк. Быел гыйнвар аенда Русия Хөкүмәте 2030 елга кадәр чорда илнең урман комплексын үстерүнең яңартылган Стратегиясен кабул итте. Мөһим документның төп максаты — урман хуҗалыгы эшчәнлеген интенсив модельгә күчерү.

Батырлыклары “ялкын”нан да көчлерәк
Батырлыклары “ялкын”нан да көчлерәк

Башкортстанның гомум мәйданының өчтән бер өлешен диярлек урманнар били. Республиканың гомум урман фонды 6,3 миллион гектарга җитә. Бүген тармак ничек сулыш ала һәм нинди максатлар белән эшли, дигән сорау куйганда, билгеле, беренче чиратта, әлеге табигать байлыгыбызның яз айларыннан башлап төрле дәрәҗәдәге янгыннар корбаны булу, күрелгән зыянны каплату һәм урманнарны тергезү мәсьәләләре көн кадагына чыга. Республика әлегә кадәр илдә урман хуҗалыгы эшчәнлегендәге төп күрсәткечләр буенча беренчеләр исәбендә булды. Урман агачын тирәнтен эшкәртү, тармакны модернизацияләү һәм агачны үзләштерелгәннән күбрәк утырту буенча тупланган тәҗрибәне өйрәнергә хәтта башка өлкәләрдән дә килделәр. Әмма быелгы корылыклы җәй Башкортстан урманнарына зур зыян салды.

Республиканың көньяк районнарында урман янгыннарына каршы көрәшне еш кына фронттагы батырлыкка да тиңләделәр. Министрлык һәм махсус оешмалар гына түгел, республика шәһәр-авылларыннан җыелган волонтерлар да, урындагы халык белән бергә утка каршы көрәште. Сентябрь башында урман янгыннарын сүндерүдә катнашучылар белән очрашуга Хәйбулла районына республика Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән барды. Радий Фәрит улы табигать фаҗигасе белән көрәштә анда катнашучыларның ялгыз түгеллеген, быелдан урман хуҗалыгының матди-техник базасын ныгытуга тагын да җитдирәк ярдәм булачагын аерым сызык өстенә алды.

— Мин сезнең белән очрашып, зур хезмәтегез өчен шәхсән рәхмәт әйтергә килдем, — диде Радий Хәбиров. — Без, чынлап та, җитди табигый куркыныч алдында идек. Безнең барыбыз алдында да торган мөһим бурыч — халык яшәгән пунктларның зыян күрмәвенә ирешү иде. Бу бурычны үтәдегез. Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Без бер генә пунктны да утка “бирмәдек”. Сез республика өчен авыр нәтиҗәләргә юл куймадыгыз. Бу — бик мөһим эш.

Белешмә.

Ай уртасына булган мәгълүматларга караганда, табигый янгыннар Башкортстанда 14 мең гектар урманны юк итте. Быел, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, өч йөздән артыграк урман янгыны теркәлде. Республикада әлеге табигый каза белән көрәшүгә 4,4 мең чамасы кеше һәм 1,5 мең берәмлеккә якын техника җәлеп ителде. Республика урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы Айрат Искәндәров белдерүенчә, нинди зур зыян күрелүенә карамастан, министрлык җитәкчелеге табигый янгыннар аркасында юкка чыккан урманнарны нигездә 2022 елда ук тергезү бурычын куя.

Билгеле, сүз мәйдан зурлыгы турында бара. Моның өчен бүгеннән үк урман хуҗалыкларында санитар чистарту чаралары тормышка ашырыла башлады.

“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган чаралар Башкортстанны урманнарны тергезү күрсәткече буенча илдә үрнәк төбәкләр дәрәҗәсенә күтәрде. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, республикага быел проект кысаларында бүленгән 162,3 миллион сумның 69 миллион сумы урманнарны тергезү чараларына юнәлтелгән. Әйтергә кирәк, министрлык яз айларында ук урманнарны ясалма тергезү һәм утырту буенча билгеләнгән планның 90 процентын үтәгән иде. Бу эш еллык план буенча 6910 гектарда каралган булса, җәй башына башкарылганы 6300 гектарга җитте.

Кызганычка каршы, җәйге урман янгыннары проект чикләрендә куелган бурыч-максатларга яңа төзәтмәләр кертте. Шунысы куандыра, җәйге айлар никадәр генә эссе һәм үсемлекләр дөньясы өчен аяусыз булмасын, республика урманчылары табигый зыянны күз уңында тотмыйча да республикабызны “яшелләндерү” буенча колачлы максатлар куйган булган. Тармак министрлыгы чыганакларыннан күренүенчә, мәсәлән, ябык тамыр системасы белән булган чәчкен (яшь үсентеләр) 2022 елдан башлап 5 миллион данә таләп ителә башлаячак. Бу сан югарыда телгә алынган янгын фаҗигаләрен исәпләмичә кабул ителгән. Быел республика урманчылары көче белән гомум мәйданы 5,3 мең квадрат метр булган 21 теплица төзелгән. Анда барлыгы 2 миллион төптән күбрәк чәчкен үстерелгән. Гомумән, гомумдәүләт проекты кысаларында кабул ителгән республика программасына ярашлы, быел Башкортстанда урманнарны тергезү белән бәйле чаралар 14,5 мең гектарда, ягъни, узган ел киселгән мәйданнардан күбрәк күләмдә планлаштырылган.

— Быел да көзге айларда традиция буенча агачлар утырту акциясен оештырачакбыз, — ди урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. —“Яшел Башкортстан” акциясе 20 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр үтәчәк “Урманны саклыйбыз” Бөтенрусия акциясе кысаларында узачак. Без быел да башкортстанлыларның мөһим чарада актив катнашачагына ышанабыз. Белешмә. Бөтенрусия күләмендәге чарада катнашу өчен Башкортстанның урман хуҗалыклары гомум мәйданы 73 гектардан арткан 55 җир участогы әзерләгән. Биредә 300 мең төп яшь агач утырту планлаштырыла. Министр сүзләренә караганда, республикада көзге айларда гомум алганда, 500 гектарда агач утырту максаты куела. Берничә көн элек кенә Сибайда узган “Урал аръягы-2021” Бөтенрусия инвестиция форумында да урман комплексының Русия икътисадында мөһим урын тотуы һәм Башкортстан урманчыларының да мөмкинлекләре зур булуы ассызыкланды.

Ведомство җитәкчесе Марат Шәрәфетдинов, көн кадагындагы проблемаларга тукталып, тармак эшчәнлегенә бәйсез рәвештә агач материалларына бәяләрнең кискен һәм аңлашылмаслык дәрәҗәдә күтәрелүен борчылу белән ассызыклады. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, төп керемне һәм файданы урманны тәрбияләп үстерүчеләр түгел, ә арендаторлар һәм әзер агач материалы белән сәүдә итүчеләр ала. Менә шундый сулыш белән яши һәм эшли бүген республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләре. 2021 ел алар өчен чын мәгънәсендә оешканлыкка һәм бердәмлеккә, төрле һөнәр ияләренең җаваплылыгын “янгын фронты”нда сынау елы булды. Урманчыларыбыз сынатмады, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Ни дисәң дә, гүзәл Башкортстаныбызның яшел хәзинәсе, урман байлыклары иминлеге һәм табигать дөньясы аларның көндәлек намуслы хезмәтләре белән бәйле. Алар карамагында — республиканың 5,7 миллион гектарга җиткән урман фонды!

Ә сез беләсезме?

Планетадагы коры җир өстенең өчтән бер өлешен урманнар били. Берләшкән Милләтләр Оешмасы белешмәсенә караганда, 2020 елда дөньяда урманнарның гомум мәйданы 4,06 миллиард гектар тәшкил иткән. * Урман массивының 45 проценты тропик урманнарга туры килә. * Барлык урман мәйданының 54 проценты 5 илгә карый. Шуның 20 проценты — Русиядә. Бразилиянең өлеше — 12, Канаданың — 9, АКШның — 8 һәм Кытайныкы — 5 процент. 

Дөньядагы ылыслы агачларның яртысы Русиядә үсә. 

Планетадагы иң зур урман — Русия тайгасы. Ул илнең гомум мәйданының 79 проценты чамасын били.

Дөньядагы урманнарның 7 проценты чамасы кешеләр тарафыннан утыртылган. * Калининградтан ерак түгел “Исерек урман” үсә. Биредә билгесез сәбәпләр белән, агачларның барысы да авыш һәм ботакларын “сәлендереп” үсә.

 Имән һәм чыршы 500 елдан артык үсәргә мөмкин. Нарат — 35 елга кадәр үсә, зирек һәм корыагач (ясень) 300 елга кадәр яши ала.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: