+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2021, 15:39

Карагайлар монда күккә ашкан

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен каршылап. Рәүф Гафаров җитәкчелек иткән “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесе уңганнарына сокланмаган кеше юк. Урман – төп байлыкларның берсе, халыкның рухи тормышы һәм хис-тойгылар чыганагы ул. Башкортстанда иң күп урманнар Бөрҗән, Зилаер, Белорет районнары биләмәләрендә урнашкан. Караидел якларында да урманнар зур мәйдан били. “Караидел урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениесе карамагында 235 мең гектардан артык урман исәпләнә.

Карагайлар монда күккә ашкан
Карагайлар монда күккә ашкан

-Бездә карагайлар күккә ашкан, төз наратлар, зифа каеннар, горур имәннәр үскән урманнар ерактан ук үзләренә җәлеп итә, – ди предприятие директоры Рәүф Гафаров.

– Күл-елгалар буендагы әрәмәлекләр киек кошларга, җәнлекләргә, шифалы дару үләннәренә бай булуы белән аерылып тора. Кечкенәдән табигать киләчәгенә битараф булмаган, тирә-якта үзен булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче итеп таныткан Рәүф Нигъмәтулла улы – Караидел районының Яңа Бәрдәш авылы егете. Уфа урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, туган ягына кайтып, хезмәт юлын Кәрҗә урман хуҗалыгының Әтнәш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе булып башлый.

– Бу вазыйфада өч елдан артык хезмәт салгач, Урал урман-техник институтында белем алдым. Аннары туган ягымда берничә ел һөнәрем буенча төрле вазыйфалар башкардым. Менә унөч ел “Караидел урман хуҗалыгы” дәүләт автономияле учреждениесенә җитәкчелек итәм, – ди ул.

Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен байтак бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булган Рәүф Гафаров гаиләсе белән дә үрнәкле. Җәмәгате Лена Кәлимулла кызы белән матур гомер кичерәләр, кызлары Эльза һәм уллары Азатны тәрбияләп үстергәннәр. Рәүф әфәнденең урманчы һөнәрен үз итүе, аңа гомере буе тугрылык саклавы очраклы түгел.

– Нәселебездә урманчылар байтак. Мәрхүм әтием Нигъмәтулла белән Фәнүр абыем заманында урманчы булып эшләделәр. Аларның тынгысыз, шул ук вакытта кызыклы, мавыктыргыч хезмәтен күреп, белеп үстем, – ди Рәүф абый. – Шуңа да бу изге һөнәрне сайлауда аларның йогынтысы зур булды. Кайчандыр алар юнәлеш биргән һөнәрне сайлавым, гомеремне урманчылык тармагына багышлавым белән үземне бәхетле саныйм.

Әйткәндәй, Рәүф Нигъмәтулла улының бертуган энесе Рафаил да урманчы, “Караидел урман хуҗалыгы”нда тырышып хезмәт сала. Предприятиедә бердәм, тату коллектив булдырылган. Рәүф Гафаровның һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән тирә-якны яшелләндерү буенча һәр елны күләмле эшләр башкарыла. Быел алар тарафыннан 100 гектардан артык мәйданга агач үсентеләре утыртылган, шактый зур мәйданда корыган һәм авыру агачларны кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төр санитар-чистарту эшләре башкарылган. Агачны утырту гына түгел, аны үстерү, янгыннан саклауга да аеруча күп көч һәм вакыт таләп ителә. Билгеле булуынча, быелгы корылыкта илебезнең, шул исәптән республикабызның, берничә төбәгендә урманнарда янгыннар чыгып, шактый мәйданнарда агачларга зыян салды. Бу уңайдан караиделлеләрнең эшенә сокланмый мөмкин түгел.

Хезмәткәрләрнең тырышлыгы, уяулыгы, янгыннарга каршы төрле чаралар күрүе нәтиҗәсендә бу төбәктә, шөкер, соңгы елларда янгыннар булмаган. Монда инде авыл кешеләренә, урындагы җитәкчеләргә дә рәхмәтле Рәүф Гафаров, чөнки 235 мең гектардан артык мәйданны предприятиедә хезмәт салучы 35 кеше генә саклап кала алмас иде. Гомумән, әлеге предприятиедә ирешелгәннәр белән генә чикләнмиләр. Монда экологик ресурсларны саклауга һәм арттыруга, тармакның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, кешеләрдә табигатькә карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләүгә күп көч салына. Предприятиенең Раздолье авылында урнашкан питомнигында ел әйләнәсенә эш кайный. Мондагы үсентеләр күрше республикаларга сатуга да чыгарыла. Шулай ук предприятие уңганнары җитештергән әйберләргә дә ихтыяҗ зур. Бүген предприятиедә 35 кеше эшли. Аеруча урман мастерлары Алик Шәмсетдинов, Рафаил Гафаров, Данил Таҗетдинов, цех начальнигы Винер Зыязетдинов, механизаторлар Фәтәви Гатин, Вадим Динисламов, водитель Рамил Гыйзетдинов һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге мактауга лаек. Хисапчыларның да хезмәте соклануга лаек, алар үз эшен төгәл итеп һәм зур җаваплылык белән башкара.

Мәгълүм булуынча, Караиделне табигать шартлары беркайчан да иркәләми: кыш башка төбәкләргә караганда салкынрак була, яз – соңрак, көз иртәрәк килә. – Табигатьнең кырыслыгы безгә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә, йогынты ясамый калмый, – ди Рәүф Нигъмәтулла улы. – Кыш зәмһәрир суыклары белән куркытса да, һәр елны яхшы гына кышлыйбыз. Моңа, әлбәттә, көздән яхшы әзерләнүебез булышлык итә. Гомумән, Караидел урман хуҗалыгы коллективы киләчәккә зур өметләр баглап, тырышып, күңел җылысы биреп эшли. Даны тирә-якка таралган үрнәкле җитәкче Рәүф Гафаровны һәм аның бердәм, тырыш коллективын, шулай ук предприятие ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның һәммәсенә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы озын гомер, киләчәктә дә хезмәт уңышлары сөендереп торуын телисе килә.

Әхнәф ӘМИНЕВ. Караидел районы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: