Биш ел элек илебезнең авыл хуҗалыгы оешмаларындагы җитәкчеләрнең 12,4 проценты пенсия яшендә иде. Аерым чыганакларга караганда, узган ел бу сан 15-16 процентка җиткән. Шушы ук чыганакка караганда, тармакта 30 яшькәчә булган белгечләр өлеше дә кимүен дәвам итә һәм гомум чагыштыруда 10 процент алып тора.
Әлеге проблема яңалык түгел. Узган гасыр ахырында ук башланган реформалар да бу хәлне катлауландырды. Фермерлык хәрәкәте үсә бару да тармакка югары белемле белгечләр җәлеп итүдәге традицион алымнарны юкка чыгарды. Дөрес, аграр җитештерүдә алга киткән илләр белән ярышып булмый. Европа илләрендә һәм АКШта, мәсәлән, аграр профессионаллар үзәген гаилә традицияләре үрнәген дәвам итүче нәселдән килгән фермерлар тәшкил итсә, Русиядә андыйлар бик аз. Кызганычка каршы, әлегә кадәр бездәге аграр югары уку йортлары еш кына егетләр һәм кызларга туган авылларыннан шәһәргә китү өчен “сикерү ноктасы” гына булып калды. Проблема, әлбәттә, белгечләрне җитәрлек әзерли алмауда түгел, ә дипломлы яшь көчләрне аграр тармакка җәлеп итүдә.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, илдә югары аграр белем бирү белән 54 уку йорты, шулай ук, 260ка якын техникум һәм колледж шөгыльләнә. Белем алучылар саны 360 меңнән арта, шуларның яртысы федераль бюджет исәбенә укый. Ләкин аларның барысы да авыл хуҗалыгына эшкә кайтырга ашыкмый.
Башкортстанда яшьләрне авылга җәлеп итү буенча нинди чаралар күрелә? Югары белем алучыларга республика Хөкүмәте нинди ярдәм күрсәтә соң?
Ил күләмендәге рәсми мәгълүматларның ни дәрәҗәдә аянычлы булуы шик тудырмый. Колхоз-совхозлар эшчәнлеген үзгәртеп кора башлагач ук, “дилбегә” бер кулга күчкәч, тәҗрибәле белгечләрнең эшсез калганнарын да, башка һөнәр төрен сайлаганнарын да күрдек. Әмма бу хәл озак дәвам итмәде. Фермерлар гына түгел, күмәк хуҗалыкка үзе генә баш булган җитәкчеләр дә хәзер игенчелек, терлекчелек тармагы буенча югары белемгә ия булган профессионалларга ихтыяҗ кичерә. Басуларда өстенлек алган чит ил техникаларында эшләрлек һөнәр ияләренә сорау тагын да зур. Һәм ул ихтыяҗ ел саен арта.
Белешмә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген агрокомплекс тармагында 58,8 мең кеше эшли. 2017 елгы дәрәҗәдән ул 6,4 процентка кимрәк. Авыл хуҗалыгында 2006 елда – 136 мең, 2009 елда 100,4 мең кеше эшли иде. Тармакта эшләүчеләр саны ел саен 4-5 процентка кими. Авыл хуҗалыгында барлык тармаклар буенча белгечләр һәм эшчеләргә кытлык ел саен уртача 21 мең кешегә җитә.
Авыл хуҗалыгы — җитештерүче тармак буларак кына түгел, гомумән, икътисади һәм сәяси үзгәрешләргә дә бик сизгер өлкә. Җир мөнәсәбәтләре, хезмәт ресурсларыннан тыш, урындагы халыкның социаль тотрыклылыгы мәсьәләләре дә, нигездә, аграр хуҗалыкның ни дәрәҗәдә куәтле булуы һәм авылда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүе белән бәйле булып кала. Бүген күп төбәкләрдә авыллар гына түгел, урындагы аграр хуҗалык башлыклары да чын мәгънәсендә картая. Аларны кем алыштырыр? Исемләп әйтәсе килми, шулай да борчуга салган шундый мисаллар бар: 20-30 ел элек фермерлык эшчәнлеген башлап, бүген республика күләмендә макталган кайбер фермерларның эшен дәвам итүче, кабул итеп алучы җир хуҗалары җитешми. Әлбәттә, мөлкәт иясенең тупланган матди ресурсларын очраклы кешеләргә калдырасы, хәтта сатасы да килми торгандыр. Шунысы да бер яңалык: аерым районнарда лаеклы ялга китүче аграр предприятие җитәкчеләре “хуҗалык дилбегәсен” әтисе канаты астында эшкә өйрәнгән балаларына тапшыра башлады. Урындагы халык та мондый карарны хуплый. Әлегә мондый тәртипкә бәя бирергә дә, нәтиҗә ясарга да иртәрәк. Анысын вакыт күрсәтер.
Язманы әзерләгәндә шундый саннарга игътибар иттем: республиканың авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында 30 яшькәчә булганнар нибары 7,9 процент тәшкил итә икән. Ә инде 50 яшьтән өлкәнрәкләр гомум исәптә 38 процентка җитә. Әлбәттә, сүз беркемне дә өлкән яшенә карап вазыйфасыннан бушату турында бармый. Проблема – бүген киләчәктә төп көчне тартучыларны алыштырырдай алмаш тәрбияләүдә. Кызганычка каршы, монысы дәүләт дәрәҗәсендәге проблемага әверелеп бара.
— Югары һәм урта махсус белемгә ия булучыларны үз һөнәрләре буенча эшкә урнаштыру катлаулы мәсьәлә булып калуын дәвам итә, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов күптән түгел республиканың аграр тармагы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты үткәргән киңәшмәдәге чыгышында. — Диплом алучыларның нибары 30-50 проценты гына авыл хуҗалыгы тармагына эшкә килә һәм аларның да нибары 30 проценттан күбрәге генә өч ел дәвамында эшләргә риза.
Яшь белгечләрне авылга җәлеп итү буенча берничә юнәлештә эшлибез. Аграр тармакка эшкә кайтучыларның дәрәҗәсен күтәрү максатында яшь белгечләргә “подъемный”лар бирелү үзен аклады. Аграр хуҗалыкта кимендә ярты ел эшләгән очракта, аларга республика казнасыннан 500 йөз мең сум акча бирелә. Әлеге вакытта, республика Башлыгы күрсәтмәсенә ярашлы, бу сумманы 750 мең сумга кадәр җиткерү өчен тәкъдимнәр әзерләү эшен алып барабыз. Документ шушы көннәрдә республика Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.
Белешмә. 2017 елга кадәр дәүләт ярдәме (“подъемный”) суммасы югары белемгә ия булучылар өчен —100, урта махсус һөнәри белемлеләргә 70 мең сум тәшкил итә иде. 2009 елдан мондый ярдәмне 1500дән артык яшь белгеч алган. Республика казнасыннан шушы максатларга 2019 елда — 87, былтыр — 107 һәм быел 40 миллион сум бүленгән.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасының да телгә алынган проблеманы хәл итүдәге роле зур булды. Ул да берничә юнәлештәге эшчәнлекне берләштерә. Шуларның иң мөһиме инфраструктур проектларны тормышка ашыру белән бәйле.
Әлеге программа кысаларында үткән елда республикада 385 гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртуга субсидия алды. 69 гаилә йорт салды. 19 районда 54 мәйданчык төзекләндерелде, 4 районда 14,2 километр озынлыгында юл салынды, шулай ук 33 километр — газүткәргеч, 18 километр арада суүткәргеч линияләре сузылды. Быел торак шартларын яхшыртуга 48 гаилә субсидия алды, найм килешүе буенча 27 гаиләгә йорт салу планлаштырыла.
Хәтердә, әле кайчан гына “Ни өчен авылга эшкә кайтырга теләмисең?” — дигән сорауга яшь белгечләр еш кына: “Йорт салу проблемалы, юллар начар, мәктәп һәм балалар бакчасы ерак, хезмәт хакы түбән”, — дип җавап бирә иде. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы, безнең карашка, моңа кадәр хәл итү авыр булган проблемаларны җайга салырга ярдәм итә. Шуларның берничәсенә генә тукталыйк.
Аграр хуҗалык юлламасы белән Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы югары уку йортларында белем алучы студентларның укуы, практика үтүе һәм яшәү шартларын тәэмин итү белән бәйле тотынылган чыгымнарның 90 процентына кадәрен аграр предприятиеләргә кайтарып бирү каралган. Узган елда, мәсәлән, 84 предприятие гомум суммасы 2 миллион сумнан арткан субсидия алды. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан илдә лидерлар исемлегендә. Быел әлеге сумманың 16 миллион сумнан артуы фаразлана. Сентябрь аена 31 аграр предприятие алган субсидия күләме 2,5 миллион сумнан узган.
Илшат Фазрахманов фикеренчә, республика Хөкүмәте һәм тәгаен тармак министрлыгы тормышка ашырган чаралар белән генә авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләүдәге проблемаларны тиз генә хәл итеп булмый. Шулар арасында иң “авыр”ы — аграр профильдәге күпчелек колледжларның матди-техник базалары искерү. Башкорт дәүләт аграр университетын исәпкә алмаганда, урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләренең күбесенең укыту-матди базалары заман таләпләреннән артта кала. Билгеле, авыл хуҗалыгы предприятиеләре чит ил техникалары белән күбрәк тәэмин ителгән бер вакытта колледжларның элекке техника һәм әсбаплардан ерак китә алмавы яхшы түгел. Дөрес, соңгы ике елда аларның берничәсе, конкурс сынавын үтеп, матди-техник базасын ныгытуга 70 миллион сумга якын акча алды. Быел федераль грантларга дәгъва итүчеләр дә бар.
— Республика агросәнәгать тармагы өчен кадрлар әзерләү проблемасын системалы чаралар берлегендә карарга кирәк, — ди вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры. — Эш бирүчеләр белән югары һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим. Әмма болар гына аз. Бигрәк тә колледжларның матди базасын яңарту таләп ителә. Безнеңчә, аграр колледжларның матди базаларын көчәйтү максатында, федераль грантлар үрнәгендә үзебез дә республика программасын булдырсак, нәтиҗәле булыр иде. Без дәүләт грантын булдыру һәм бирү тәртибе буенча положение эшләргә тәкъдим итәбез һәм аны дәүләт программасына кертү мәсьәләләрен өйрәнәбез.
Эшсезлек һәм икътисадның башка тармакларындагы тотрыксызлык соңгы ел дәвамында билгесезлек белән бәйле иде. Пандемия шартларында дөньяда, илдә җитештерү тармакларының эше сүлпәнләнгәндә дә авыл хуҗалыгы, быелгы корылыкны исәпкә алмаганда, артык бирешмәде. Азык-төлеккә ихтыяҗ беркайчан да кимемәячәк. Һәм бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы яшь белгечләр өчен генә түгел, эрудицияле, алдынгы карашлы һәм менеджментлык осталыгына ия булган һәркем өчен дә ышанычлы юнәлеш булып кала.
Олег Төхвәтуллин.