Шәхси йортларда аны идән астындагы базда саклау гадәткә кергән. Монысы — күптән сыналган ышанычлы алым. Болай саклаганда ул һәрвакыт коры була. Бүлбеләрне туфрагын тазартып, коры килеш агач тартмаларга тутырып кую яхшырак. Иң көчле салкыннарда да идән астында температура ноль градустан төшми.
Җылытылмаган дачада яисә түбәле абзар эчендә кар базы казырга да була. Аның тирәнлеге 2,3-2,5 метрдан ким булмасын. Әлбәттә, иркенләп, баскыч белән төшәрлек уңайлы итеп эшләгез. Кар базын чокыганда аның стеналарын такта яисә кирпеч белән ышанычлы итеп ныгытырга кирәк.
Кар базында, шулай ук, такта тартмалар урнаштырырга урын әзерләнә. Аның тирәнлеге бер метрдан артмасын. Тартманың төбе белән җир арасы 10 сантиметр булырга тиеш. Бу һава йөрү һәм бәрәңге “тын алсын” өчен эшләнә.
Бәрәңгене ачык һавадагы буртларда да сакларга була. Моның өчен ике метр киңлегендәге җирне тигезләп, чүп-чардан тазартырга кирәк. Җир 45-50 сантиметр тирәнлегендә казылгач, аның төбенә 25-30 сантиметр калынлыгында коры салам җәелә. Аннары биеклектән арттырмыйча, шунда бәрәңге салына. Җир өстеннән шактый калкып торган өем барлыкка килер. Өемнең өске сыртына ара белән вертикаль рәвештә зур салам бәйләмнәре куела. Монысы да һава йөрү өчен кирәк. Әзер буртны янә дә 25-30 сантиметр калынлыгындагы салам катламы белән ябалар. Салам өстенә шундый ук калынлыкта туфрак өелә. Өемнән тырпаеп калган салам көлтәләрен күмәргә яисә кыркырга ашыкмагыз. Алар өем эчендәге парга әйләнгән дымның юкка чыгуына булышлык итәчәк. Буртларга дөрес салынган бәрәңге хәтта иң көчле салкыннарга да бирешмичә саклана.