— Безнең хуҗалык биләмәләрендә майдан башлап бер тамчы яңгыр төшмәде. Шуның нәтиҗәсендә 400 гектардагы арпа һәм 300 гектардагы язгы бодай гектарыннан 8әр центнер, 211 гектарны биләгән солы исә, гомумән, 2 центнер уңыш белән генә чикләнде. Ярый әле 240 гектардагы уҗым бодае тулышырга өлгереп калды һәм гектарыннан 16 центнер уңыш бирде. Җыеп алган ашлык безгә 75 тонна игенне пай хуҗаларына таратырга һәм орлыкка салырга җитәчәк. Сатып табыш алу өчен быел иген юк, — диде борчулы уйлары белән уртаклашып августның соңгы көннәрендә без хуҗалыкта булганда Геннадий Рощупкин
Шул ук вакытта ун ел фермерлык эшчәнлеге чорында төрле табигать сынауларын да, башка катлаулы мәсьәләләрне дә җиңеп, алга барырга, аларга тырышлыкны һәм үҗәтлекне каршы куярга өйрәнгән булдыклы ир-узаманы бу очракта да башын аска иеп, югалтулар белән килешергә җыенмый, ә аларны терлекчелек тармагы аша каплату максаты куеп эшли. Әйтергә кирәк, моның өчен ныклы нигез әзерләнгән.
Дөресен әйтергә кирәк, аерым бер фермер хуҗалыгында эскерт-эскерт булып йөз метр чамасы озынлыкка тезелеп киткән печән һәм салам рулоннарын күрербез дип, бигрәк тә быелгы корылыклы елда, һич кенә дә уйламаган идек. Шуңа да соклануыбызны яшерә алмадык.
— Елның ничек килерен алдан чамалап, җәй башыннан ук мал азыгы хәзерләүгә керештек. Шул рәвешле хуҗалыкта 1000 рулоннан күбрәк печән һәм шул кадәр үк салам тупланды. Силос салу исә бүген дә дәвам итә, көн саен 60-70 тонна яшел масса тыгызлана. Бер сүз белән, тупланган мал азыгы кышны исән-имин үткәрергә генә түгел, сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен арттыру мөмкинлеге дә бирә, — диде терлекчелек тармагы хакында сөйләгәндә Геннадий Михайлович.
Ә маллар биредә аз түгел. Ун ел элек биш савым сыерыннан башланган фермерлык хуҗалыгында бүген 250 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 50 савым сыеры, 20 баш ат, 80 сарык асрала. Савып алынган сөтне көн саен Мәләвез районына эшкәртүгә озатсалар, ел саен сугымга җибәрелүче 35-40 баш симертелгән үгезләр дә хуҗалык казнасы өчен ярыйсы ук тоемлы керем чыганагы булып тора. Янә дә яшь бозауларны халыкка сату да хуҗалык казнасын тулыландыра. Елның үзенчәлеген исәпкә алып, быел терлекчелек тармагына аеруча зур өметләр баглана.
Әйткәндәй, игенчелектәге йомгаклар быел артык шатландырмаса да, җирнең сые хезмәткә бәйле булуын яхшы белгән булдыклы фермер инде киләсе ел уңышын да хәстәрли башлаган.
— 240 гектарда туңга сөрү эшләре башкарылып, 220 гектарда уҗым бодае чәчәчәкбез. Әмма моның өчен көчле яңгырлар явып үтүе кирәк, шунсыз чәчкән хәлдә дә уҗымнарның шытып чыгуын көтәсе түгел, — дигән иде ул вакытта Геннадий Рощупкин.
Шөкер, сентябрь башында һәм соңгы көннәрдә явып үткән көчле яңгырлар булдыклы фермерның өметләрен аклап, хуҗалыкта көзге эшләргә дә җан өргәндер дияргә кирәк. 300 гектарда үстерелгән көнбагыш уңышы да фермерның кәефен дә, аның хуҗалыгының икътисади куәтләрен дә күтәрерлек дәрәҗәдә булыр дип ышанасы килә. Ә фәкать үзенә, үзенең тырышлыгына, оешканлыгына, җитәкчелек итү сәләтенә бәйле мәсьәләләрне Геннадий Рощупкинның мотлак нәтиҗәле хәл итәчәгенә бернинди дә шик юк. Югарыда билгеләнүенчә, ун ел эчендә терлекчелектәге куәтләрен илле тапкырдан күбрәккә арттырып, елкычылык һәм сарыкчылык юнәлешләрен дә үзләштергән булдыклы фермер, шушы чорда сөренте җирләрен дә 240 гектардан 1700 гектарга җиткергән. Бүген ул хуҗалыктагы барлык эшләрне дә фәкать үз техникасы ярдәмендә башкара. Өч заманча комбайн, 5-МТЗ, 2-К-700, ХТЗ чылбырлы тракторлары, ГАЗ, ЗИЛ йөк машиналары ярдәменә мөһим кампанияләр чорында күрше-тирә хуҗалыклар да мөрәҗәгать итә. Билгеле, бу юнәлештәге эшчәнлек тә хуҗалык казнасына өстәмә керем китерә.
Иң мөһиме, алты кешене даими нигездә, тагын дүрт кешене сезон вакытында эш белән тәэмин итүче Геннадий Рощупкин хуҗалыгы үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртмый, ә зур социаль җаваплылык та тоеп эшли.
— Узган елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында Ключевка авылында балалар уен мәйданчыгы эшләнде. Әлеге проектны тормышка ашыруда да Геннадий Рощупкин зур ярдәм күрсәтте. Программа шартларына ярашлы, 100 мең сумлык иганә ярдәме күрсәтүне ул үз өстенә алды. Аннан башка да булдыклы фермерның ярдәмен, игелекле гамәлләрен һәр эштә тоябыз. Кышын юлларны кардан тазартумы, язын аларны төзекләндерүме, авыл халкын мал азыгы белән тәэмин итүме — ул һәрдаим һәм теләп ярдәм кулын суза. Авыл хакимияте дә, урындагы халык та чиксез рәхмәтле Геннадий Рощупкинга! — ди Разино авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Наталия Канарова.
Безнең халыкта “бер рәхмәт мең бәладән коткарыр” дигән әйтем дә бар. Шуңа да халык һәрдаим рәхмәтле булган уңган һәм кешелекле фермер Геннадий Рощупкин үсемлекчелектә быел күргән зыянны да тиз арада каплатып, алдагы чорда яңадан-яңа колачлы бурыч-максатларны тормышка ашырыр, дигән теләктә калабыз. Ә булдыклы малтабарның максатлары чыннан да зур. Элекке ферма-кураларның барысын да тергезеп, тәртипкә китереп, маллар санын тагы да ишәйтү, үсемлекчелектә күрсәткечләрне бермәбер яхшырту, ә иң мөһиме — авыл киләчәген хәстәрләп, Ключевка данын киләчәккә илтү! Барлык мөһим башлангычларыгызда да уңышлар гына юлдаш булсын, хөрмәтле фермер!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.