Фермерлыкның киләчәге бармы, дигән сорау хәзер сәер яңгырый кебек. Аграр белгечләр дә, авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган реформалар белән килешеп бетмәгән галимнәр тарафыннан да бу сорау сирәгрәк яңгырый башлады. Чөнки фермерлар үзләренең киләчәген авыл яшәешендәге эшләре, басу-кырларда һәм фермалардагы көндәлек хезмәте белән ышанычлырак итә бара. Күпләре авыл тормышындагы социаль мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүдән дә читтә калмый. Байтак төбәкләрдә аларны чын мәгънәсендә авылның тылы буларак кабул итәләр.
Фермерлар хәрәкәте илдә ныклап тамыр җәя башлаганга 30 ел үтеп китте. Эшлим һәм булдырам, дигәннәре генә бүген шәхси биләмәләрендә үзләрен җир хуҗасы итеп күрсәтә алды. Шунысы да уңай күренеш: баштарак фермерлар эшчәнлеге җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр уятса да, хәзер кешеләрнең карашы да, мөнәсәбәте дә яхшыга үзгәрә бара. Шәхси җир һәм милек хуҗалары үзләрен туксанынчы еллар ахырындагы “авыл бае” рәвешендә түгел, ә үз карамагындагы биләмәләрдә ашлык үстерүче, ит-сөт җитештерүче һәм урындагы халыкны эшле һәм ярдәм итүче сакчыл хуҗа итеп тә күрсәтте.
“Соңгы ике дистә елда Русиядә авыл хуҗалыгы җитештерүе ике тапкырдан да артып китте. Мондый күрсәткеч безгә ил Президенты Владимир Путин куйган бурычны ышанычлырак тормышка ашыру, ягъни аграр экспорт күләмен ике тапкыр арттыру мөмкинлеген бирә. Ассызыклап әйтергә телим: ил төбәкләрендә фермер хуҗалыклары җитештерүе дә үсә һәм аларның экологик яктан чиста продукцияләре читтәге сәүдә базарларына юл ача.
Мисал өчен, 2019 елда аграр экспорт күләме 25 миллиард доллар иде, узган ел да үсеш белән тәмамланды. 2019 елдагы белән чагыштырганда, аграр экспорт күләме 20 тапкыр диярлек күбрәк булды. Дөнья базарында ихтыяҗ арту, әлбәттә, фермерлар өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Әйтергә кирәк, Хөкүмәт фермерларга дәүләт ярдәмен күрсәтү һәм грантлар аша аларның эшчәнлеген дәртләндерү юнәлешендә шактый чаралар кабул итте”, — дигән иде ел башында ук федераль авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин.
Авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү өчен тиешле шартлар тудыру Башкортстанның агросәнәгать комплексында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Берничә көн элек кенә Республика йортында узган киңәшмәдәге чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шулай дип белдерде./b]
[b]Яңача шартларда[/b]
Башкортстанның тулай төбәк продукциясе җитештерүендә фермерлар өлеше арту аларның саны ишәю белән генә бәйле түгел. Аларның компетенциясе үсә, алар хезмәтне оештыруда заманча алымнар үзләштерә. Соңгы елларда республикада аграрийларны, шул исәптән фермерларны, даими рәвештә җыеп укулар оештырылу да яхшы нәтиҗә бирде. Бүген җитештерүне һәм хезмәтне яңача шартларда оештыру өчен яңа белем һәм технологияләр кирәген аңлаучы фермерлар саны елдан-ел ишәя. Республикада аграр университет һәм абруйлы банк ярдәме белән оештырылган “Фермер мәктәбе”, мәсәлән, авылда кече һәм урта малтабарлыкны, кооперацияне үстерүгә яңа импульс бирде.
Әлбәттә, кече һәм урта малтабарлыкны үстерү турында сүз барганда, беренче чиратта, авыл фермерлары күз алдына баса. Һәм бүген аларга, мәгълүмати ярдәм белән беррәттән, дәүләт яклавы, матди ресурслар, субсидияләр дә кирәк. Башкортстан Республикасы Агросәнәгать комплексын социаль-икътисади үстерү стратегиясенә ярашлы, тулай авыл хуҗалыгы җитештерүендә әлеге категорияләрнең өлешен 2030 елга 20 процентка җиткерү бурычы куела.
Белешмә. Соңгы тугыз елда республикада фермерлар тарафыннан җитештерелгән продукция күләме 2,5 тапкыр артты, ягъни 5,8 проценттан үткән елда 14 процентка җитте. Бу — 27,1 миллиард сумлык дигән сүз. Аграр ведомство чыганакларына караганда, ел ахырына хуҗалык итүнең кече формалары өлеше әлеге чагыштыруда 15 процентка җитәчәк, дип фаразлана.
— Хәзер фермерларның эшчәнлеге дә, җаваплылыгы да башкача. Алар тәгаен эш башкарып һәм уңай нәтиҗәгә ирешкәндә, уңышлы бизнес-планга ия булган очракта гына дәүләт ярдәменә өмет итә ала, — ди вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Тармак министрлыгы белән берлектә байтак чаралар билгеләнде. Быел аларны тормышка ашыру өчен 620,1 миллион, шул исәптән федераль казнадан 568,5 миллион сум акча бүленде. Сентябрь уртасына әлеге сумманың 70,1 проценты файдаланылды. Ә инде “Кече һәм урта малтабарлык субъектлары акселерациясе” дип аталган төбәк проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын, компетенция үзәкләрен һәм “Агростартап” проектын үстерү юнәлешендә игътибарга лаек эшләр башкарабыз. Әлеге юнәлешләр буенча бүленгән дәүләт ярдәме 237 миллион сум тәшкил итә.
[b]Дәүләт ярдәме төрләре[/b]
* “Агростартап” 2019 елда гамәлгә керде һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу төр дәүләт ярдәме грантлар рәвешендә өчәр миллион сум акча бирү белән бәйле. Әлбәттә, проектның эре сыер малы үрчетү юнәлеше белән бәйле булуы мотлак. Быелга бу максатларга 154 миллион сум бүлү каралган. Сентябрь аена лимит 97 процентка үзләштерелгән.
* Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү максатында, аларга тотынган чыгымнарының 50 процентына кадәр өлешен кайтару белән бәйле программа да авыл малтабарларына тоемлы ярдәм. Аны алу шарты да бар: кооперативларга субсидия техника яисә җиһазлар сатып алудагы һәм, шулай ук, кулланучылар кооперативлары әгъзаларыннан авыл хуҗалыгы продукцияләре сатып алу белән бәйле чыгымнарны компенсацияләү өчен бирелә.
* Компетенция үзәкләренә бирелгән субсидияләр исә телгә алынган кооперация юнәлеше һәм фермерларга мәгълүмат-консультация хезмәтен тормышка ашыруда тотынылган чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирүне күз уңында тота.
“Агропрогресс” проекты — быел башланган яңа юнәлеш. Грантның максималь суммасы 30 миллион сумга җитә. Әлеге дәүләт ярдәме бары тик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә һәм эшкәртүгә таләп ителгән чыгымны каплауга бирелә. Әйтергә кирәк, гаилә фермаларына ярдәм итү максатында каралган Хөкүмәт ярдәме дә грант рәвешендә 30 миллион сумга якын тәшкил итә. Ләкин тормышка ашырыласы проектта грантка хуҗа булган кешенең шәхси өлеше дә гомум сумманың 40 проценты күләмендә булу мотлак.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базаларын ныгыту максатында каралган грантлар да үзен аклады. Республикада әлеге юнәлеш буенча ел саен 100 миллион сум акча бүленә.
[b]Ничек эшлибез?[/b]
Күренүенчә, дәүләт ярдәме тоемлы. Ә аны үзләштерү, районнарның активлыгы ни дәрәҗәдә соң?
Игътибарга лаек иң мөһим бәя: авыл районнарында күләмле дәүләт ярдәменә битараф калмадылар. Чөнки телгә алынган грантларның һәммәсе дә авылда кече һәм урта малтабарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә, фермерларга кинәнеп эшләү мөмкинлеге бирә.
Белешмә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел әлеге проектларга кушылырга теләк белдерүчеләрнең саны арту күзәтелә. Барлык юнәлешләр буенча да конкурста катнашу өчен 294 проект тәкъдим ителгән. Аларның гомум суммасы 1,4 миллиард сумнан арта. Министрлыкның бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов сүзләренә караганда, әлеге кампаниядә аеруча Баймак, Әлшәй, Миякә, Әбҗәлил һәм Гафури районнары зур активлык күрсәткән. Биредә һәркайсыннан 15-11әр заявка кабул ителгән.
Тармак министрлыгында узган мондый конкурслар һәрвакыт ачык һәм онлайн- режимда үтә. Абруйлы комиссия алдында үз проектын яклап имтихан тотучыларның һәрберсе, мөгаен, бу чараның дәүләт акчасын нәтиҗәле тотынуга караганда да авыррак һәм җаваплырак булуын аңлый торгандыр. Гомумән, бәйге йомгаклары буенча 89 проект җиңеп чыкты. Финалистлар арасында иң күбе Баймак районыннан. Дәүләт грантларына биредән сигез кеше лаек булды. Борайдан биш җиңүче билгеләнде. Әбҗәлил, Бишбүләк һәм Ишембай районнарыннан дүртәр проект хуплау тапты.
— Башкортстанның бүген аграр экспорт мөмкинлекләре үсә. Республика җитәкчелегенең аграр сәясәтне дөрес билгеләве яхшы нәтиҗәләр бирә. Шунысын да билгеләргә кирәк: куәтле аграр холдинглар янәшәсендә кече һәм урта малтабарлык субъектлары, фермер хуҗалыклары да соңгы елларда сәүдә базарында гына түгел, башка юнәлешләрдә дә үзләрен җитди катнашучы итеп күрсәтергә омтыла башлады.
Алда тагын да кызыклырак эшләр көтә. 2022 елдан мәсәлән, яңа юнәлеш — “Агротуризм” проекты гамәлгә керәчәк. Беренче елда финанс күләме 5 миллион сум булса, аннан соң 25әр миллион сум карала. Әлеге юнәлеш беренче чиратта авыл туризмын үстерүне күз уңында тота. Билгеле, мондый “татлы калҗа”дан фермерларның да читтә каласы килмәс дип уйлыйм. Грант күләме, аңа өмет итүчеләрнең дә үз средстволарын күз уңында тотып, 3-10 миллион сум тәшкил итәчәк, — ди Илшат Фазрахманов.
Соңгы елларда “Кече һәм урта малтабарлык һәм шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” федераль программасы һәм аның кысаларында кабул ителгән “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проектларының тормышка ашырыла башлавы, гомумән, республика авылларында кече бизнесны үстерүгә зур этәргеч бирде. Моны, ихтимал, башкалада яшәүчеләр дә тоя башлагандыр. Уфаның төрле районнарында башланган көзге ярминкәләрне күз уңында тотам. Башкалага ерак булмаган районнардан сәүдә итү өчен берләшеп, оешып килгән авыл кешеләре өчен дә, ниһаять, базар капкалары ачылды. Үзләре килә алмаганнарның товарын сәүдә-хәзерләү кооперативлары тәкъдим итте. Кече бизнес шулай формалаша һәм үсә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән һәм республика Хөкүмәте тарафыннан хупланган бу проектларның тагын да җанланып китүенә ышанасы килә. Монысы, әлбәттә, авыл районнары җитәкчеләренең кече һәм урта малтабарлыкны үстерүгә, фермерлар хәрәкәтен киңрәк җәелдерүгә нинди карашта булуына бәйле. Ни дисәң дә, авыл булдыклыларының күбесе үз эшен башлаучыларга, җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм чаралары булуы белән һаман да хәбәрдар түгел кебек.
Олег Төхвәтуллин.