-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 октябрь 2021, 20:30

“Уңыш елына карата яхшы”

Башкортстанда “Татлы тамыр” игүче төп төбәк­ләр булып Чишмә, Благовар һәм Бүздәк районнары санала. Республика буенча быел шикәр чөгендере плантацияләре 36,5 мең гектар тәшкил итсә, шуның яртысы дип әйтерлек югарыда күрсәтелгән районнар өлешенә туры килә. Ә игелүче иң зур мәйданнар Благовар районында – “татлы тамыр” быел 7 мең гектар тирәсе тәшкил итә. Алар тулысы белән Чишмә шикәр заводының “Башагроинвест” җәмгыятенә карый. Хәзерге вакытта аның Благовар районындагы Благовар, Күчәрбай һәм Дәүләкән бүлекләрендә “татлы тамыр” урагы тулы куәтенә бара.

“Уңыш елына карата яхшы”
“Уңыш елына карата яхшы”

— Чөгендер алуга сентябрь башында ук керештек, — ди “Башагроинвест”ның Благовар бүлеге җитәкчесе Идеал Ишмөхәммәтов. — Һава шартлары уңайлы булды, техника куәтле, шуңа да эшне тиз тотабыз. Безнең бүлектә шикәр чөгендере 3699 гектарда үс­терелгән иде, сентябрь азагына шуның 2382 гектары казып алынды. Ягъни, җыеп алырга янә дә 1300 гектар бар. “Татлы тамыр” казуга 6 заманча комбайн җәлеп ителгән, аларның җи­тештерүчән­леге зур. Эш тәүлек әйләнәсенә алып барыла, бер комбайнда — ике механизатор, алар 12 сәгатьтән соң алышына. Нәти­җәдә, бер тәүлектә безнең бүлек буенча 190 гектарда уңыш җыеп алына. Эш шулай көйле дәвам итсә, 7 тәүлектә чөгендерне казып алып бетерербез, дип ышанам.
Яшь, булдыклы җитәкчеләргә хас булганча, Идеал Илдар улы хезмәтендә бик тә төпле. Гомумән, аның тормыш һәм хезмәт юлы да шактый үзенчәлекле. Атап әйт­кәндә, ул Стәрлебаш районында туып-үскән, Чишмәдә дөнья корып яши, ә эшкә Благовар төбәгенә йөри. Күренеп тора, хезмәте мәшәкатьле булса да, эшен яратуы йөзенә чыккан. Бер сүз белән әйткәндә, мондый максатчан белгеч авыл хуҗалыгында мотлак матур үрләр яулар.
Гомумән, өч төрдәше арасында Благовар бүлеге җир мәйданнары буенча да, шулай ук хезмәт күрсәткечләре белән дә уңай яктан аерылып тора. “Татлы тамыр” урагының югары темпта алып барылуы моңа бер куәт булса, икенчедән, Благовар бүлегендә уңыш та югары — гектардан 320 центнер тәшкил итә. Күчәрбай бүлегендә ул түбәнрәк. Биредә чөгендер 2870 гектарда үсте­релгән, шуның 1500 гектары җыеп алынган. Дәүләкән бүлегенең чөгендер басулары — Былышлы авыл биләмәсендә 870 гектар тәшкил итә, уңыш 555 гектардан җыелган.
Благовар бүлегендә чөген­дер алуга бай тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ител­гән. Бүлек идарәчесе шулар арасыннан Дмитрий Яловой һәм Дмитрий Шевченконы аерым телгә алды. Алар бер комбайнда алмашлап эшли. Рамил Ганиев белән Денис Дудко да сынатмый. Аталы-уллы Айдар һәм Рөстәм Исхаков­ларның хезмәт нәтиҗәләре шулай ук югары.
Республика күләмендә дә “татлы тамыр” урагы кызганнан-кыза. Төбәкләрдә барлык техник мөмкинлекләр уңышны тиз арада казып алуга юнәл­телгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълү­мат­ла­рын­нан күренүенчә, сентябрь азагына шикәр чөгендере 16 мең гектарда казып алынган, бу — үстерелгән мәйданның яртысы диярлек.
Әйтергә кирәк, чөгендер алучы техниканың җитештерүчәнлеге шактый югары, һәр көнне ике мең гектар мәйданда уңыш җыела. Республика буенча шикәр заводлары ихтыяҗларына 400 мең тоннага якын чимал хәзерләнгән. Шунысы да үзенчәлекле: быелгы корылык шартларында уңыш көтелгәннән югарырак – гектардан 237 центнер тәшкил итә. “Татлы тамыр”ны басулардан чыгару да яхшы оештырылган. Атап әйткәндә, 161 мең тоннадан артык чөгендер эшкәр­түче заводларга озатылган.

  Фото: Сергей Константинов.



Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: