Агросәнәгать комплексы Русия икътисадында әйдәүче һәм илнең куәтен һәм азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүче төп тармак. Бу датаның совет чорыннан ук сакланып килүе дә, мөһимлеге дә шуның белән аңлатыла: илдәге матди җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең өчтән бер өлешенә якыны, җитештерү фондларының 20 проценты чамасы әлеге тармакта тупланган. Янә дә мөһим күрсәткеч — тулай дәүләт кеременең 30 процентын диярлек авыл хуҗалыгы тармагы җитештерә. Дәүләтнең агросәнәгать тармагына һәрдаим ярдәм күрсәтүе һәм ил икътисады белән бәйле төрле дәрәҗәдәге үсеш программалары кабул ителүе, беренче чиратта, азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм җәмгыятьтә социаль-икътисади тотрыклылыкны саклауга юнәлтелгән.
Әлеге дата аграр тармакта һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт салучы дистәләрчә һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшләренә бәя бирү белән дә тантаналы. Тармак өчен ел гаять катлаулы булды. Бигрәк тә игенчелек һәм терлекчелек тармаклары зур сынау кичерде. Әмма ел башыннан башкарылган эшләргә әлегә ил күләмендә тәгаен нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Төп мәгълүматлар ел ахыры якынлашканда гына билгеле булачак.
Башкортстан агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен ничек каршы ала, дигән сорау куйганда, әлбәттә, якынча эш нәтиҗәләре мәгълүм. Һөнәри уңганнарны хөрмәтләү тантаналары, аларның фидакарь хезмәтләренә бәя бирү, тармак министрлыгы чыганакларына караганда, ноябрь башларында оештырылачак, дип көтелә. Түбәндәге аграр күзәтү республика аграрийларының башкарылган эшләре, тармактагы яңалыклар һәм алда торган мөһим бурычлар хакында.
Әлбәттә, авыл хуҗалыгы елының төп эшчәнлеге игенчелек белән бәйле. Урак тәмамланды. Республика буенча ашлыкның тулай җыемы 2,2 миллион тонна тәшкил итте. Күрсәткеч узган елдагыдан ике тапкыр диярлек кимрәк. Әмма, белгечләр фикеренчә, ашлыкның сыйфаты күпкә яхшырак. 2020 елда, мәсәлән, тулай җыемда өченче класслы бодай нибары сигез процент тәшкил иткән булса, быел ул 38 процентка җиткән.
Дүртенче класслысы — 33 процент. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, быел төп культураларның сыйфаты югары булу, сатканда алып җиткерелмәгән югалтуларны берникадәр капларга булышлык итәчәк.
Белешмә. Сентябрь уртасына булган мәгълүматлар буенча, Русиядә игенчелектә һәр гектардан җыеп алынган уңыш узган елдагыдан 2,8 центнерга кимрәк. Федераль округта хәл тагын да катлаулырак. Һәр гектардан уртача уңыш, шулай ук, узган елгы дәрәҗәдән 9,6 центнерга азрак тәшкил итә. Суктырып алынган уңышның кимү күрсәткечендә Башкортстан федераль округта өченче, 2020 ел дәрәҗәсеннән уртача уңышны алу динамикасында бездә кимү күрсәткече — алтынчы урында.
— Язгы чәчү кампаниясе агротехник таләпләргә ярашлы һәм вакытында башкарылды, әмма аномаль һава шартлары — корылык игенчелеккә зур зыян салды, — ди Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. —Җәйге айларда һава температурасы нормадагыдан 3,6 градуска югарырак булды. Шуның аркасында хәл кискенләште. Явым-төшем күләме гадәттәге климатик нормадан ике тапкырга кимрәк күзәтелде. Май аеннан августка кадәр республика районнарында куркыныч агрометеорологик күренеш барлыкка килде. Атмосфера һәм туфрак корылыгы, шулай ук, коры җил урак һәм мал азыгы хәзерләү кампанияләрен катлауландырды.
Белешмә. Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, быел республика Башлыгы боерыгы белән 54 районда һәм бер шәһәр округында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Корылык белән бәйле, барлыгы 593 мең гектар мәйдан зыян күрде, шул исәптән 304 мең гектарда чәчүлекләр юкка чыкты, куркыныч агрометеорологик күренешләргә кадәр, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнары 2,7 миллиард сум тәшкил итте. Аграр предприятиеләр, якынча исәпләүләр буенча, 30 миллиард сум керем алып җиткермәде.
Мал азыгы хәзерләү дә катлаулы шартларда дәвам итте. Быел һәр баш терлеккә 28 центнер азык берәмлеге туплау бурычы куелган иде. Узган елгы запасларны исәпкә алып, сентябрь ахырына әлеге күрсәткеч 21 центнердан артты, ягъни планлаштырылганның 80 процентын тәшкил итә. Терлек азыгы туплау бигрәк тә Урал аръягы районнары өчен авыр булды. Хәйбулла, Баймак, Зианчура, Зилаер районнары хуҗалыкларында кышлату чорына печән, сенаж, силос һәм ашлык фуражы җитешмәячәк. Республика җитәкчелеге районнардагы мондый кискен хәл турында хәбәрдар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге төбәккә эш сәфәре барышында авыл хуҗалыгының бүгенге хәле, проблемалары һәм нинди ярдәм кирәк булачагы турында да кызыксынды һәм табигать сынавына дучар булган аграрийларның авырлык кичергәндә ялгыз калмаячакларын ассызыклады. Ниһаять, Хөкүмәт тарафыннан югарыда телгә алынган районнар хуҗалыкларын беренче чиратта печән белән тәэмин итү максатында, барлыгы 75 миллион сум акча бүлү турында карар кабул ителде.
Ел ничек кенә катлаулы килсә дә, республика аграрийлары иртәгәсе көнгә өмет-ышаныч белән карый. Бу тармакны модернизацияләү, яңа төр техника сатып алуда да ачык чагыла. Башкортстан илдә “Росагролизинг” җәмгыяте мөмкинлекләрен уңышлы кулланган төбәкләр исемлегендә. Быел гомум бәясе өч миллиард сумлык 455 заявка бирелгән булса, әлеге вакытта шуның 332се хупланган, 1,9 миллиард сумлык килешүләр төзелгән. “Росагролизинг” аша ел башыннан Башкортстан хуҗалыкларына 1,6 миллиард сумлык 312 берәмлек яңа техника кайткан.
Авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмаган елда республика аграрийлары башкортстанлыларның азык-төлеккә ихтыяҗын канәгатьләндерә алырмы? Бу сорау әлеге вакытта беркайчан булмаганча актуаль яңгырый.
— Игенчелектә планлаштырылган уңышны билгеле сәбәпләр белән үстереп ала алмасак та, республикада ашлык дефициты булмаячак. Чөнки аңа эчке ихтыяҗ 1,8 миллион тоннадан артмый. Мал азыгы, орлык запасы, эшкәртү сәнәгате һәм страховка запасы өчен, халык ихтыяҗына да җитәрлек тупланды. Билгеле, сәүдә базарында бәяләр тотрыклылыгын саклау һәм эшкәртү сәнәгате өчен таләп ителгән чимал белән тәэмин итү максатында, республика Хөкүмәте тиешле чаралар күрә. Башкортстанлыларны ышандырып әйтә алам: безнең аграрийлар төп туклану продуктлары белән үзебезнең халыкны тулысынча тәэмин итәргә сәләтле, — ди Илшат Фазрахманов.
Белешмә. Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2021 елда республика халкының ихтыяҗын үзебездә җитештерелгән сөт һәм сөт продуктлары белән тәэмин итү — 125, сыер ите белән — 120, дуңгыз ите белән — 106 процент, шикәр комы буенча 4 тапкыр, үсемлек мае буенча 7 тапкыр күбрәк тәшкил итә.
Билгеле, быел авыл хуҗалыгын корылык кына түгел, дөнья күләмендәге пандемия дә сынады. Әмма соңгысы аграр тармак эшчәнлегенә аяк чала алмады. Дөресрәге, язгы чәчү һәм җәйләү чорыннан башлап игенчеләр, терлекчеләр һәм башка һөнәр ияләре җитештерү белән бәйле хезмәтләрен намус белән башкарды. Әйтергә кирәк, пандемия илдә генә түгел, бөтендөнья базарында туклану продуктларының стратегик товарга әйләнүен, дәүләтләрнең сәяси һәм икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын күрсәтте.
Башкортстанның да киләсе елдагы аграр сәясәте югалтканнарны тергезүгә юнәлтелгән чаралар белән генә чикләнми. Пандемия һәм корылык “калдырган” нәтиҗәләргә карамыйча, тармакны арытаба үстерү буенча да стратегик юнәлешләр барлана. Республика Хөкүмәте орлык, ашлама һәм техника сатып алуда тоемлы ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен карый. Һәм, әлбәттә, берлектә күрелгән чаралар республика авыл хуҗалыгының инвестицион җәлеп итү мөмкинлекләрен көчәйтү белән беррәттән, 2022 ел дәвамында тармакны тулысынча тотрыкландыруга, югалтуларны тергезергә булышлык итәчәк.
Олег Төхвәтуллин.