+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 октябрь 2021, 13:34

Законны үтәргә яңа закон кирәкмәсме?

Республикада бакчачылык ширкәтләрен үстерү мөмкинлекләре бармы һәм алар нинди ярдәмгә мохтаҗ?

Законны үтәргә яңа закон кирәкмәсме?
Законны үтәргә яңа закон кирәкмәсме?

Бакчачылык Русиянең аграр тормышында элек-электән мөһим роль уйнаган. Сүз авылдагы яисә шәһәр йортлары янәшәсендәге участоклар турында түгел, төрле категориягә караган ширкәтләр, коллектив участоклар, бакча-питомниклар күз уңында тотыла. Әйткәндәй, аның өчен без Русия дәүләтенең бөек реформаторы Петр Iгә рәхмәтле. Аның фәрманы буенча ил тарихында беренче тапкыр Мәскәү янәшәсендәге мәйданда Измайлов бакчасына нигез салына. Биредә беренче тапкыр бу төбәк өчен ят булган виноград, кедр, башка җиләк-җимеш агачлары утыртыла. 1740 елда Петр I, Измайлов бакчасыннан иң матур чәчәкләрне сайлап, Санкт-Петербургка җибәрергә әмер бирә. Һәм шулай Русиядә бакчачылык ширкәтләренең беренче үрнәкләре барлыкка килә. Ә 1858 елда Русия Бакчачыларының император җәмгыяте оештырыла.
Гомумән, узган гасырлардагы Измайлов бакчасыннан аермалы буларак, бүген бакчачылык ширкәтләренең асылы да, билгеләнеше дә башкачарак. Совет Хөкүмәте бакчачылык ширкәтләре эшчәнлеген җанландыруның төп максатын шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итүне яхшыртуда күрсә, яңа Русиянең тәүге елларында исә ул күп очракта дача статусын алып, нигездә, ял итү урыны буларак “махсуслашты”. Аннары, тормышлар авырая башлагач, бакчачылык ширкәтләре шәһәр халкының үзләренә җитәрлек азык әзерләү чыганагына әверелде. Узган гасырның туксанынчы елларында ил Хөкүмәте халыкка шәһәр яны бакчаларын булдыру өчен җир участоклары бүлү, бакчачылык ширкәтләре оештыру сәясәтен тормышка ашыра башлады. Заманы өчен ул бик файдалы иде. Эчке базарда крестьян ихаталарында җитештерелгән, бакчачылар үстергән яшелчә-җимеш артты. Чит ил бәрәңгесе яисә кишеренә бөтенләй урын юк иде.
Бакчачылык ширкәтләре илнең сәүдә базары тотрыксыз булганда мөһим роль уйнады. Бүген хәл башкача. Йөзләрчә, хәтта меңнәрчә бакча участогында тормыш сүнде. Кайсы шәһәр яисә район үзәге янәшәсендәге бакчачылык ширкәтләрен алсаң да, җирләре эшкәртелеп, нәрсәдер үстерелгәне сирәгәя бара. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 14-16 миллион чамасы бакчачы, утыз мең чамасы төрле категориядәге бакчачылык ширкәте бар һәм ил халкының 40 процентына якыны авылда, шәһәр читендә бакча эшкәртә.
Башкортстанда бакчачылык эшчәнлеген җанландыру буенча шактый карарлар кабул ителде. Соңгы елларда әлеге проблема берничә тапкыр республика парламенты депутатлары карамагына чыгарылды. Бакчачылык тармагы эшчәнлеген сүрелдермәү өчен нинди чаралар каралган һәм әлеге юнәлеш республиканың эчке азык-төлек базарын тулыландыруда нинди роль уйный?


Ширкәтләрдән аермалы буларак, илебездә җиләк-җимеш үсентеләре үстереп сатуга махсуслашкан питомниклар да бар. Алар халыкны төрле климатик зоналарга яраклаштырылып үстерелгән яшь үсентеләр белән тәэмин итә. Һәм шуңа күрә аларның эшчәнлеген шәһәр яны бакчалары белән бербөтен итеп карарга кирәк. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, илдә ел саен 8-9 мең гектар мәйдан җиләк-җимеш культураларын интенсив технология нигезендә үстерү максатында бакча буларак бүленә. Соңгы өч елда әлеге махсуслашкан бакчаларда утыртылган күпьеллык үсентеләр мәйданы 1,5 тапкыр диярлек арткан. Хәзер инде бакчачылык — Русиядә аграр бизнесны үстерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип әйтергә була. “Авыл хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы тормышка ашырыла башлаган 2013 елдан алып, мәсәлән, яңа бакча һәм питомникларда утыртылган яшь үсентеләр мәйданы 100 мең гектардан артып киткән. Кече шәһәр яны бакчалары өчен әлеге питомник­ларның әһәмияте шунда: биредә үсентеләр ихтыяҗга карап һәм табигать шартларын күз уңында тотып үстерелә. Илдә бакчачылык тармагының әлеге темпта үсүеннән чыгып, экспертлар, Русиягә ел саен 23 миллион төп яшь үсенте таләп ителә, дигән фикердә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, илнең төрле категориядәге бакча-питомниклары ел саен уртача 10 миллион төп үсенте әзерли, калганы чит илдән кертелә. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, илебез бакчачылары җитештергән продукция эчке базар ихтыяҗының нибары 30 процентын гына канәгатьләндерә. Әлеге күрсәткечне күтәрүнең төп юлы — җитештерү мәйданнарын арттыру һәм интенсив технологияләрне күбрәк куллану.

Белешмә. “Авыл хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасында яңа нигез салынган бакчаларда үсенте­ләрнең 70 процентын интенсив типтагылар итү бурычы куелган. Мондый бакчада гектар куәте — 350-400 центнер, рентабельлелек 25-55 процент тәшкил итәчәк. Мисал өчен, бер гектар мәйданда рәт араларын 7-8 метр калдырып, 430 агач утыртуга караганда, әлеге араны 4 метрдан арттырмыйча, 5 мең төпкә кадәр карлик үсенте утыртырга була. Мондый алым, сортына карап, уңыш күләмен 3-4 тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк.

Башкортстанда эре бакчачылык питомникларын үстерү мөмкинлекләре зур. Табигый шартлар начар түгел. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр дә бар. Быел бакчачылыкны үстерү мәсьәләләренә Авыл хуҗалыгы министрлыгы да җитди тотынды. Ел ахырына кадәр интенсив бакчачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча карар әзерләнәчәк. Аграр ведомство белгечләре, галимнәр белән берлектә Үзбәкстанга, Краснодар краена һәм Кырымга барып, тәҗрибә өйрәнеп кайтты.
— Эш зур күләмдә күренмәсә дә, бакчачылык тармагына караш элеккечә үк уңай калды, — ди республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Башкортстан —илдә совет чорыннан ук уңышлы эшләп килгән бакча-питомникларны саклап калган төбәкләрнең берсе. Матди базалар, киресенчә, дәүләт ярдәме белән ныгытыла. Кадрларны саклап калуга зур көч салына...
Узган елда Чишмә районында 11 мең гектар мәйданда алма бакчасына нигез салынды. Якын киләчәктә аны 200 гектарга кадәр зурайту бурычын куйдык. Билгеле, әлеге тармакны үстерүдә хуҗалык итүнең кече формаларына да өмет зур. Интенсив бакчачылык белән шөгыльләнергә теләүче әлеге категориядәге берәмлек­ләргә субсидияләр бирү каралды. Акчага салып исәпләгәндә, бер гектарга 500 мең сум дигән сүз. Шуны да ассызыклап әйтергә телим: бакчачылык тармагы яшь үсенте белән сәүдә итү белән генә чикләнми. Шуны истә тотып, участокларда сугару системаларын кулланучыларга, җиләк-җимеш һәм яшелчәне саклау, логистика белән бәйле үз акчаларын тотынучыларга да дәүләт субсидияләре каралган.
Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, бакчачылык, җиләк-җимеш культуралары үстерү юнәлешен әлегә федераль дәрә­җәдәге махсус программа статусына күтәреп булмый һәм, шунлыктан, алар “2021-26 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре, чимал һәм азык-төлек базаларын көйләү турында”гы дәүләт программасында чагылыш табачак. Әйткәндәй, аның төбәк программасы республика Хөкүмәте тарафыннан быел июнь аенда кабул ителгән иде.

Белешмә. Дәүләт программасы алты кече программаны берләштерә. Мөһим документны тормышка ашыру өчен беренче елда 5,5 миллиард сум чамасы акча каралган һәм аның 3,6 миллиард сумы — республика казнасыннан.

Шәһәр яны бакчачылык ширкәтләренең дә эшчәнлеге җанланып китәчәгенә ышаныч бар. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары кабул иткән һәм әлеге категориягә караганнарына тәгаен­ләнгән комплекслы ярдәм чараларын берләштерүче закон көченә керде.
— Башкортстан — илдә бакчачылык традицияләре элеккечә сакланган санаулы төбәкләрнең берсе, — дип бәя бирде әлеге законга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Республикада 500 меңнән күбрәк бакчачы гаилә бар, бу — бездәге барлык халыкның 40 процентына якын. Кызганычка каршы, әлегә кадәр бакчачыларга ярдәм итү бары тик ашыгыч һәм вакытлыча мөмкинлекләр белән башкарылды. Кабул ителгән закон колачлы һәм комплекслы чараларны күз уңында тота.
Спикер билгеләвенчә, бакчачыларга ярдәм итүнең төрле юллары билгеләнгән, шул исәптән бакчачылык ширкәтләрен су һәм энергия белән тәэмин итү, кадастр эшчәнлеге белән бәйле чыгымнарны комплекслы финанслау кебек юнәлешләр бар.
Әлбәттә, эшчәнлекләре коммерция белән бәйле булмаган бакчачылык ширкәтләре өчен уртак проблемалар да бар. Башкортстанның Бакчачылар берлеге рәисе Ринат Миһранов аларның иң мө­һимнәрен әлеге ширкәтләрнең кайбер­ләренең электр белән тәэмин ителмәвендә һәм ташландык бакчалар санының арта баруында күрә. Берлек рәисе фикеренчә, республикада теркәлгән бакча участок­ларының 15 проценты ташландык хәлдә. Ел саен бары тик ширкәт эшчәнлеге өчен җаваплы булган урындагы берлек рәисләренең вазыйфаларыннан баш тартуы һәм бу хәлнең дистәләрчә берәм­лекнең таралуына китерүе дә борчуга сала.
Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаровның ташландык бакчаларга кагылышлы фикере аерым игътибарга лаек.
— Җир межалап, ул бакчачылар ширкәте милке итеп тапшырылган булса, хуҗасыз калган бу участокны ташландык итеп тану өчен судка дәгъва бирергә кирәк. Әгәр мондый җир ширкәт милке буларак беркетелмәгән икән, шундый ук дәгъва белән муниципалитет яисә республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәт­ләре министрлыгы мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әйтергә кирәк, ширкәт рәисләре еш кына җирне үз милке итеп рәсмиләштергән участок хуҗалары взнос түләргә тиешме, дип кызыксына. Әлбәттә. Түләмәгән очракта, бурыч суммасын суд аша юллап алырга кирәк, чөнки бакчачылар шир­кәтләренең эшчәнлеге, нигездә, әгъзалык өчен түләнгән взнос акчалары исәбенә оештырыла, — ди депутат.

“Кызыл таң” гәзите эксперты фикере

Рәсүл Госманов,
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:


— Соңгы елларда ил күләмендә бакчачылар ширкәте өчен иң зур проблема — юлларның һәм транспорт белән тәэмин итүнең начараюы. Һәм бу хәл үз артыннан башка мәсьәләләр тууга да сәбәпче була. Аны җайга салу, билгеле, финанс белән бәйле.
Әмма шуны да аңларга кирәк: җир һәм андагы төзелешләр һәммәсе дә шәхси милек булып исәпләнә. Шул ук вакытта бакчачылар проблемаларның күбесен дәүләт “җилкәсе”нә ташларга тели. Проблеманы Хөкүмәт һәм финанс хәле болай да мөшкел муниципалитетлар бюджеты акчасы исәбенә хәл итү дөрес түгел.
Дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, бакчачылар юл салу мәсьәләсен дә үз акчаларына хәл итәргә тиеш. Бакча, дача участогы бигрәк тә соңгы елларда, нигездә, ял итү урынына әверелеп бара, продукцияне үз ихтыяҗлары өчен җитештерүчеләрнең дә кими баруы яңалык түгел. Бик азлары гына бакчаларын яшәү урыны буларак файдалана.
Минемчә, бу проблема комплекслы каралырга тиеш. Җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә, бәлки, дәүләт тә өлешчә ярдәм күрсәтергә тиештер. Ә инде бакчачылыкның эчке проблемаларын взнос керемнәре исәбенә хәл итәргә кирәк. Бәлки, иганәчеләрне җәлеп итү мөмкинлеге дә файдаланылыр? Кыскасы, взнос җыюны тәртипкә салырга һәм ширкәтнең үзенә дә акча эшләү юлларын эзләргә кирәк.
Су белән тәэмин итү дә проблема буларак күтәрелә. Анысына да дәүләт ярдәменә генә өмет итү дөрес булыр микән? Үзәкләштерелгән суүткәргеч аша килгән суны да исәпсез куллану күзәтелә. Үсентеләргә сибү, шәхси максатка эчәр су рәвешендә тотынылган су күләмен исәпкә алырга кирәк. Бу очракта мин ике проблеманы ассызыкларга телим: беренчесе — бакчачыларга су җитмәү, икенчесе — участокларда рөхсәтсез һәм контрольсез скважиналар казу. Шуны онытмаска кирәк: тирәннән алынган су — дәүләтнең табигый байлыгы һәм аны файдалануның үз тәртипләре бар.
Бигрәк тә башкаланың көньяк өлешенә якын бакча участокларында артезиан коелары казу артты. Тирәнлеге йөзәр метрга җиткәннәре бар. Күзәтүләргә караганда, су запасы елдан-ел тирәнгәрәк китә һәм мондый коелар арту дәвам итә икән, якын киләчәктә экологик бәланең дә котылгысыз булуы ихтимал.
Проблеманың өченчесе ташландык чүп-чарны үтилләштерүгә бәйле. Җыелган мәйданчыкларда аны вакытында алып китү еш кына тоткарлана һәм бакчачыларның бу хезмәтләр өчен вакытында исәп-хисап ясамавы хәлне тагын да катлауландыра.
Минемчә, бакчачылар һәм ширкәтләр алдында торган гомум проблемаларны хәл итү өчен җиргә милек хуҗасы булу, анда төзелеш алып бару, гомум ремонт һәм төзекләндерү, аларның урындагы власть органнары белән мөнәсәбәтләрен көйләү белән бәйле законнарны һәм норматив актларны камилләштерергә кирәк. Депутатларның ширкәт җитәкчеләре, бакчачылар белән берлектә “Парламент тыңлаулары” оештыруы да, көн кадагындагы проблемаларны барларга һәм аларны хәл итү юнәлешендә тәгаен чаралар күрергә этәргеч бирер иде.



Олег Төхвәтуллин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: