+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2021, 09:32

Фәнгә һәм алдынгы тәҗрибәгә таяналар

“Хәзерге шартларда башкача була да алмый”, – ди “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте рәисе Альберт Дәүләтбаев.Көз – нәтиҗәләр ясау чоры. Басуларда тракторлар һәм комбайннар тавышы тынды. Быелгы көз нәтиҗәләрен дә барлар вакыт җиткәндер. Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте өчен быелгы хуҗалык елы нинди булган? Шушы һәм башкасораулар белән аның рәисе Альберт Дәүләтбаевка мөрәҗәгать иттек.

Фәнгә һәм алдынгы тәҗрибәгә таяналар
Фәнгә һәм алдынгы тәҗрибәгә таяналар
“Хәзерге шартларда башкача була да алмый”, – ди “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте рәисе Альберт Дәүләтбаев.

Көз – нәтиҗәләр ясау чоры. Басуларда тракторлар һәм комбайннар тавышы тынды. Быелгы көз нәтиҗәләрен дә барлар вакыт җиткәндер. Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводы” җәмгыяте өчен быелгы хуҗалык елы нинди булган? Шушы һәм башка
сораулар белән аның рәисе Альберт Дәүләтбаевка мөрәҗәгать иттек.

– Альберт Рафаилович, игенчеләр, мөгаен, быелгы һава торышына үпкә белдерәдер. Ул аларның өметләрен акламады.
– Без игенчелек өлкәсендәге барлык бәла-казаларны һава торышына япсарып калдырырга күнеккәнбез. Әйе, безнең өметләребез тулысынча акланмады. Моңа корылык та сәбәпче. Күптән түгел генә исәпләп чыгардык: һәр гектардан 12 мең сумлык продукция югалтканбыз. Күп тә түгел кебек. Ә хуҗалык буенча илле миллион сумнан артык килеп чыга. Әлбәттә, кызганыч.
Эссе һава торышына ташлама ясасак, гомумән алганда, без нәтиҗәләрдән канәгать. Гектар төшеме 23 центнер тәшкил итте, тулай ашлык җыемы йөз мең центнердан артык булды.
– Аңлашыла, мондый нәтиҗәләр үзеннән-үзе генә барлыкка килми...
– Әлбәттә. Яздан без һәр гектарга 110 килограмм минераль ашлама керттек. Бу эшкә бик җитди карадык, барлык таләпләрне үтәп, фәнгә таянып башкардык. Туфракны гына түгел, үсемлекләрне дә тукландырдык.
Шунысы да мөһим: барлык агротехник чараларны вакытында үткәрү мөһим. Туфракны эшкәртү, чәчү, үсентеләрне карауның оптималь вакытын белергә кирәк. Безнең уңган механизаторларыбыз да сынатмады.
– Хуҗалыкның уҗым арышы кебек вакыт белән сыналган культурадан баш тартуы дөресме? Чөнки ул элек-электән үк, иң югары уңыш бирмәсә дә, тотрыклылыгы белән сөендерә.
– Анысы шулай. Әмма уҗым арышын данлауның хәзер кирәге калмады. Уҗым бодае игүнең серләрен таптык бугай. Әлеге катлаулы елда да аның аерым участокларында һәр гектардан кырык центнерга кадәр уңыш җыеп алынды. Уйлап карагыз әле, бу нинди куәт! Быел исә бу культура мәйданын мең гектарга кадәр җиткердек. Бу – тритикале белән бергә.
Арыш буенча күрсәткечләр тотрыклы булса да, уңдырышлылыгы буенча шактый калыша. Борчак һәм карабодай уңышы безне шатландырмады...
– Хуҗалык чәчүлекләре структурасында өр-яңа культура – соя барлыкка килде.
– Әйе. Дөрес, әлегә югары уңыш белән мактана алмыйбыз. Шуңа карамастан, без аны җиде ай дәвамында өстәмә азык сыйфатында файдаланырга җитәчәк күләмдә әзерләдек.
– Ягъни бу культураны сайлау очраклы түгел?
– Әлбәттә, сайлаганда табигать шартларын, әлеге культураның сыйфатларын, базар ихтыяҗын, туфрак өчен аның нәтиҗәләрен исәпкә алабыз. Культура чәчү әйләнешенә яхшы туры килергә тиеш. Арытаба сояны экструдер аша үткәреп, мал азыгына кушарга планлаштырабыз. Мондый продукт попкорнны хәтерләтә. Савым сыерлары рационына өстәмә азык.
Быелгы ел кукурузны бөртеккә үстерү буенча уңышлы тәҗрибә елы буларак истә калачак. Без яхшы уңыш алдык. Ул кая китә соң? Малларга ашатыла. Махсус тегермән аша үткәрелеп издерелгән кукуруз, ашлык консервантлары кулланып силос чокырларына салына, пленка белән каплана. Галимнәр мондый азыкның тәүлеклек савымны җиде килограммга кадәр арттыруын раслый. Әлбәттә, аны барлык технологияләрне тулысынча үтәп әзерләгәндә.
Яңа төр азык – карнажны да үзләштерәчәкбез. Аны җитештерү ысулы охшаш. Башкача әйткәндә, эшкәртелгән кукуруз бөртеге. Әмма монда аның вакланган яфраклары һәм сабаклары да өстәлә. Боларның барысы да бер чокырга салына. Әлбәттә, консервантлар кулланыла, тыгызлана һәм пленка белән каплана.
– Ягъни басулар фермага хезмәт күрсәтә?
– Мин алай дип әйтмәс идем. Үсемлекчелек һәм терлекчелек – бер елганың ике яры. Әмма без сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлеш тотканга күрә, бу тармакка өстенлек бирәбез. Шуңа да азык базасын ныгытабыз. Узган елдан силос запасы калды. Монда яшел массаның быелгы уңышын да өстәргә кирәк. Сенажны да хәзерләдек, дөрес, планлаштырганнан бераз азрак – һәр шартлы баш малга 52 центнер азык берәмлеге туры килә. Төрле катнашмалар (бу ун төргә якын) сатып алуга гына да ай саен дүрт миллион сумга кадәр акча тотынабыз. Ә бу якынча 12 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
Эссе җәйне терлекләр дә авыр кичерде, әлбәттә. Сыерлар өчен су душы оештырырга туры килде, сыер абзарларында 24 җилләтү җайланмасы эшләде. Малларга кешеләргә караганда да авыррак туры килде. Шуңа карамастан, без көн саен 16 тоннага кадәр сөтне эшкәртүгә җибәрдек. Республика авыл хуҗалыгы министры, сөт комбинаты вәкилләре, Франция белгечләре безнең эш шартлары белән танышырга килде. Алар терлекчеләр эшеннән канәгать калды. Иң мөһиме, без эшебезне шатланып башкарабыз.
Соңгы чорның иң мөһим вакыйгасы – республика Башлыгы каршындагы комиссиягә без тәкъдим иткән инвестицион проект булгандыр. Ул мең баш терлеккә исәпләнгән ферманы модернизацияләүне күздә тота. Доклад югары дәрәҗәдә хупланды. Без проект бәясе 223 миллион сумлык сөт саву блогы, бозау абзары, сыер абзары төзи башладык. Бу бик зур күләм. Без республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан һәрьяклы ярдәм тоябыз. Октябрьдә 300 башка исәпләнгән сыер абзарын файдалануга тапшырачакбыз. Җәен Венгриядән байтак таналар алып кайттык. Киләчәктә көненә 30 тонна сөт сатуга ирешергә ниятлибез. Җәйге чорда гына түгел, ел әйләнәсенә. Шунысы игътибарга лаек, соңгы елларда хуҗалык сөт җитештерүнең кимендә 15 процентка арта баруына ирешә, бер үк вакытта ит җитештерү дә арта.
– Минем алдымда белешмә ята: хуҗалык быел 103 миллион сумлык техника сатып алган. Бу бит зур сумма...
– Чыннан да, зур акча. Нәрсә сатып алдык соң? Ике ашлык җыю комбайны, “Кlass”, “Кировец” тракторлары, “КамАЗ”, чапкыч, ике чәчкеч. Сүз уңаенда, бу чәчкечләр үзләрен иң яхшы яктан күрсәтте.
– Ә фәнни лаборатория ачырга теләмисезме?
– Без күп еллар дәвамында галимнәр белән хезмәттәшлек итәбез. Һәм бик нәтиҗәле. Илнең берничә авыл хуҗалыгы институты вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Безгә АКШ, Италия, Франция, Венгрия галимнәре килде. Әмма иң тыгыз элемтәләр, әлбәттә, Башкорт аграр университеты белән. Аның хезмәткәрләре безнең башлангычларны гамәлгә ашыра. Моннан тыш, күп кенә яңалыклар нәкъ менә фән эшлеклеләре тарафыннан кертелә. Безнең хуҗалыкны аграр университетның база предприятиесе итү тәкъдиме белән дә чыктылар. Бу үзе дә фәнгә ни дәрәҗәдә тирән керүебез турында сөйли. Без фән белән бергә атлыйбыз. Хәзерге шартларда башкача була да алмый.

Хәмит Нәбиев әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: