+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2021, 09:35

Табышны кулдан ычкындырмаска!

Алдагы елларда борайлылар мал азыгы хәзерләүдә корылыкка чыдам культураларга өстенлек бирәчәк.

Табышны кулдан ычкындырмаска!
Табышны кулдан ычкындырмаска!
Алдагы елларда борайлылар мал азыгы хәзерләүдә корылыкка чыдам культураларга өстенлек бирәчәк.

Борай районы хуҗалыкларында да быелгы җәйге һәм көзге уңыш җыю, мал азыгы туплау кампанияләре катлаулы шартларда дәвам итте. Һәр гектардан уртача уңыш, мәсәлән, узган ел 20 центнердан арткан булса, быелгысы 14,6 центнердан узмады. Арыш, шулай ук, корылык аркасында көтелгән уңышны бирмәде. Хуҗалыкларда мал азыгы да былтыргыдан кимрәк тупланды.
Әмма район җитәкчелеге, аграрийлар өчен ел ничек кенә авыр килсә дә, ит-сөт һәм башка туклану ризыклары җитештерүне киметмәү бурычын куйды һәм моның өчен барлык эчке мөмкинлекләрне куллану максаты билгеләнде. Бигрәк тә мал кышлату чорының катлаулырак булачагын күз уңында тотып, җитештерүдә нәтиҗәлелек һәм сакчыллык, яңа технологияләр куллануны камилләштерү төп өстенлек итеп билгеләнде.

Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илвер Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, бу ел корылык шартларында тармакта эшне ничек оештыру, игенчелектә һәм терлекче­лектә җитештерүне киметмәү юлларына өйрәткән.
“Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте — районда сөтне иң күп җитештерүчеләрнең берсе. Биредә терлекләр саны 1,5 мең баштан арта, шуларның 800е — савым сыерлары. Җәмгыятьнең үзәге Борай авылында урнашкан. Куәтле комплекска охшаш зур ферма да авылдан ерак түгел. Кайчандыр терлекчелек шәһәрчеген хәтерләткән таш биналар­ның еллар үтү белән искерә башлавы күзәтелә. Әмма хәзер инде биредә маллар асралмый, алар заманча иркен һәм технологик чылбыр буенча эшләүче җиһазлар урнаштырылган комплекста. Әйткәндәй, әлеге вакытта районда җитештерелгән сөтнең өчтән бере өлешенә якыны урожайлыларга туры килә.
— Җәйләү чорында әллә ни югалту булмады. Иркен көтүлекләребездә терлекләр өчен үлән өзелмәде, — ди хуҗалыкның баш ветеринария табибы Ринат Зиннәтуллин. — Җәйге чор тәмамлануга люцерна чабып ашата башладык. Сөтнең кимүенә юл куелмады. Әле дә чөгендер түбен өстәмә рәвешендә бирәбез. Әлбәттә, кышлату чорының да җиңел булмаячагы көн кебек ачык. Мал азыгы җитәр микән, дигән сорау да булды. Исәпләүләргә караганда, җитәчәк. Элекке елларны һәрвакыт терлек азыгын ел ярымлык запас белән туплый идек. Анысы да ярдәм итәчәк. Әрәм-шәрәм итүгә юл куймыйча, рационда каралганны норма белән бирсәк, сөт кимүгә юл куелмас, дип ышанабыз. Чөнки бүген һич тә әлеге чималның кимүенә юл куярга ярамый, ул — көндәлек акчабыз. Базарда сорау яхшы. Кызганычка каршы, үзебезнең районда сөт эшкәртү предприятиесе юк. Хуҗалык сөтен Благовар районыннан килеп алалар.
Аграр хуҗалык токымчылык эшенә дә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә генә 40тан артык яхшы нәселле таналар сатып алганнар. Көтү алар исәбенә тулылангач, яңа җәйләү чорына сөт бермә-бер артачак.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Руслан Мәхмүтов сүз­ләре­нә караганда, урожайлылар малларны ясалма орлыкландыру юнә­лешендә дә үрнәкле эшли. Хәзер биредә тулысынча шушы алымга күчеп баралар.
Белешмә. Фермадагы 800 баш савым сыерын даими рә­вештә эшләүче алты оператор хезмәтләндерә. Һәр дүрт көн саен икешәр көн ял итәләр. Терлекчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 20-30 мең сум.
Сөт җитештерүдә һөнәр осталары Эльза Мөхәммәтова һәм Ләйсән Сәлаховаларның тырышлыклары мактауга лаек. Әйтергә кирәк, җәйләү чорында продукция җитештерүнең кимүенә юл куймаган көтүчеләр Рәфис Гыйләҗетдинов, Алик Миллин, Алик Янсубаев һәм Фәдис Сәлаховларның да хезмәтләре зур.
Гомумән, районда уналты сөтчелек фермасы бар. Көзгә кергәндә аларның һәркайсы әзерлек паспорты алган. Биредә һәр хуҗалыкның алдагы җәйләү чорына кадәр эш планы да чагыла.
— Ит-сөт җитештерүне арттыру стратегиясе билгеле, беренче чиратта ул токымлы маллар ишле булуга һәм азык запасы сыйфатына бәйле, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев. — Без соңгы елларда бу юнәлештә нәтиҗәле эшлибез. Бары тик быел гына төрле грантлар аша сатып алыначак терлек­ләр саны 130 баштан артачак. Хуҗалыклар токымлы малларны Удмуртиядән, Свердловск өлкәсеннән һәм Дуван районыннан алып кайта. Аларның барысы да сыналган, ышанычлы.
Район буенча быел һәр баш малга 30 центнер азык тупланды. Үткән ел бу күрсәткеч 33 центнердан күбрәк иде. Ләкин борайлылар әлеге запас белән дә кышлатуны югалтуларга юл куймыйча үткәрәчәгенә ныклы ышана. Әйткәндәй, Ленин һәм Салават исе­мендәге, “Урожай”, “Победа” хуҗа­лыкларында һәм “О. Гайфетдинова” шәхси предприятиесендә терлек азыгы күләмен узган елгы күрсәткечкә якынайтканнар. Белгечләр, мондый аграр предприятиеләр булганда район ел ахырына кадәр һәр сыердан уртача савымны 4,8 мең килограммнан киметмәячәк, дигән фикердә.
Баш агроном Хәлил Минһаҗев җитештерүне арттыруда гына түгел, гомумән, мал азыгы җитештерүдә корылыкка бирешмәүче культураларны күбрәк чәчәргә кирәк, дигән фикердә. Әйтик, люцерна ел корылыклы яисә явымлы булганда да тотрыклы масса бирә. Көйсез һава шартлары өстенлек алганда да, әлеге культураны өч тапкыр чабып алып була, ди белгеч. Борайлылар быел люцернаны 3,3 мең гектарда үстергән, киләсе елда аның мәйданнары тагын да 1,5 мең гектарга артачак.

Олег Төхвәтуллин.
Борай районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: