+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 октябрь 2021, 09:45

Агач бәясен... пандемия күтәргәнме?

Русиядә аның кыйммәтләнүенең сәбәпләре нидә?

Агач бәясен... пандемия күтәргәнме?
Агач бәясен... пандемия күтәргәнме?
Ел башыннан илебездә агач материалларына хакларның моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә артуы күзәтелә. Төзелеш белән шөгыльләнүчеләр, бигрәк тә авылда яшәүчеләр өчен ул авыр һәм көтелмәгән хәл булды. “Росстат” мәгълүматларына караганда, мәсәлән, агач материалларына куллану бәяләре май аенда апрель белән чагыштырганда — 14, июньдә — 18, июльдә 12 процентка артты. Һәм бары тик август ахырына гына күрсәткеч ел башындагыдан ярты процентка кимеде. Экспертлар билгеләвенчә, соңгы 20 елда мондый рекордлы “үсеш” күзәтелмәгән булган. Гомум алганда, узган ел ахырындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, быел тугыз айда агач материаллары – 75 процентка, ә соңгы 12 айда 2 тапкыр кыйммәтләнде. Билгеле, “Ростат” мәгълүматлары кайбердә чынбарлыкка туры килеп тә бетми. Чынбарлык — агач материаллары белән эш итүче сәүдә нокталарында.
Иң зур урман мәйданына ия булган Русия ни өчен агач сәүдәсендәге бәяләрне “авызлыклый” алмады? Сәбәбе дөнья күләмендәге пандемия нәтиҗәләренә генә бәйле микән? Һәм шундый шартларда Башкортстан урман хуҗалыгы ничек эшли?

“Симез калҗа” кемнәр кулында?

Көннәр җылынганны көтеп, төзе­леш эшләренә тотынган кешеләр өчен, билгеле, агач материалларына бәяләрнең кинәт күтәрелеп китүе кызганыч. Эре сәнәгать предприятиеләре, шәхси төзелеш алып баручылар өчен дә бу хәл көтелмәгәнчә килеп чыкты. Һәм хәзер ул бәяләрнең кабат элекке дәрәҗәсенә кайтачагы да ышандырмый. Кулына эләккән “майлы калҗа”ны кемнең ычкындырасы килсен?!
Илнең рәсми мәгълүмат чыганаклары төзелеш материалларына хаклар артуның сәбәпләрен эксперт­лар фикерләренә таянып аңлата. Аларның барысы да диярлек төп сәбәпне илнең урман сәнәгате үсешкән төбәк­ләрендә урман хуҗалыгында төпле сәясәт булмауда һәм, гомумән, илдә әлеге тармакта җитештерүнең экстенсив юнәлеше өстенлек алуда күрә. Экспертлар фикеренчә, соңгы елларда Русиядә урманнар бары тик табыш алу чыганагы буларак кына кабул ителә, ягъни, кыйммәтле агачларны сәнәгать масштабында кискәннән соң, алар урынына яңаларын утырту, чималны нәтиҗәле файдалану, “яшел байлыгыбыз”ны табигый бәла-казалардан, чирләрдән саклау юнәле­шендә, нигездә, эш канәгатьлән­дерерлек оештырылмаган. Шуның аркасында, киселгән ылыслы агачлар үскән мәйданнарда түбән сортлы агачлар урын ала. Һәм шул сәбәпле, илнең эре агач сәнәгате пред­приятиеләре чимал эзләп, моңа кадәр кеше аяк басмаган, үзләштерелмәгән тайгаларны “буйсындыра” башлады. Кыскасы, илебездә йөзьяшәр кыйм­мәтле агач төрләре, ылыслы урманнар мәйданнары кимегән саен, агач материалларына дефицит, ихтыяҗ арта гына барачак. Ә анысы һич­шиксез, бәяләр артуга китергән иң кыска юл.
Хак артуга китерүнең икенче сәбәбе – Бөтендөнья сәүдә базары­ның ковидтан соң җанлана башлавы. Икътисадта ихтыяҗ арту күзәтелә. Мисал өчен, Төньяк Америкада быел яз ылыслы агач материалы бәяләре, узган елдагы белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күтәрелгән. Мондый хәл Русия белән ныклы хезмәттәшлек итүче илләрдә дә булды. Русиядәге агач эшкәртүче предприятиеләрнең күбесе экспортка юнәлеш тотып эшләгәнлектән, хаклар артуны илебезнең эчке сәүдә базарында да тойдылар. Экспорт юнәлешендә эшләүче предприятие дә, кызганычка каршы, эчке базарда үз продукциясенә бәяне чит илгә сатканнан түбәнрәк куярга теләми.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Соңгы елларда дәүләт урман кисү һәм эшкәртүдә эре предприятие һәм холдингларга “өстенлекле инвестицион проектлар” кысаларында төрле дәрәҗәдәге ярдәм күрсәтә. Ә урындагы мәнфәгатьләргә хезмәт итүче кече предприятиеләр ничектер читтә кала.
Агачтан йорт салу юнәлешен үстерү максатында Русия Хөкүмәтен­дә махсус субсидияләр булдыру мөмкинлеге каралачагы турында сүз булган иде. Ихтимал, ул ярдәм дә йорт салучы гражданнарга яисә бу эшкә махсуслашучы вак төзелеш компанияләренә эләкмәс кебек. Федераль дәрәҗәдәге чиновникларның фикерләре дә дәлилли моны.
— Дөнья сәүдә базарында тө­зелеш продукциясенә хакларның күтәрелүен һәм безнең җитеш­терүчеләрнең мондый мөмкинлектән уңышлы гына файдаланып калырга тырышуын, продукцияне нәти­җәле экспортлауга юл ачкан башка тенденцияләрне дә күзәтәбез. Шул ук вакытта, эчке базарда агач материалын эшкәртүче­ләрнең һәм аны кулланучыларның ихтыяҗларын да исәпкә алабыз. Шуңа күрә, Русия Хөкүмәтендә төзелеш белән шөгыль­ләнүче компанияләрнең материаллар кыйммәтләнү аркасында югалткан чыгымнарын компенсация­ләү буенча программа әзерләү эше бара, ягъни, яңа салынган йортларда “квадрат метр” бәясе артык күтәрел­гәнлектән, алар өстәмә ярдәм алачак, — диде күптән түгел Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Мантуров.
Агач материалларының кибеттә бәяләре артуга ничектер, күнегеп тә бара идек кебек. Ә хәзер, җае чыккач, кыйммәтләнү өлешеннән төзүчеләр дә “калҗа”га өмет итә икән дигән нәтиҗә ясарга була. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, авылда үз йортыңны салу болай да җиңел түгел иде. Ә инде бу эшкә махсуслашкан компа­нияләр өчен, киресенчә, агач материалларына хаклар арту икеләтә отышлы булыр кебек. Чөнки төзүчеләр зур йортмы, авылда өй саламы — аларга Хөкүмәт ярдәм итәчәк, ә сатып алучыга андый бәхет тиярме?
Дәүләтнең ярдәм күрсәтүе яхшы, әлбәттә. Тик ни өчен ул эре компа­нияләр өчен генә? Сер түгел, соңгы елларда хөкүмәт бу юнәлештәге эре бизнес вәкилләренә өстенлек бирә. Яңа Урман кодексында да эре урман сәнәгате предприятиләренең эшчән­легенә контрольлек итү йомшартылуы сәер. Үзәк матбугатта хәтта, ил башлыгының 2022 елдан Русиядән агач чималын экспортлауны ныклы контрольгә алу һәм аны киметү зарурлыгы турындагы фәрманы дөнья күргәннән соң, киресенчә, быел илебездә читкә агач чималының моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә озатыла башлавы турында хәбәр булды. Яңа закон көченә кергәнче, табигый байлыгыбызны рәхимсез рәвештә кисү кәсебенә җайлашканнарның кесәлә­рен “калынайтырга” уйларын күрсәтми микән бу хәл?

Арендаторлар чыгымы безнең “кесә”гә сукмасмы?

Башкортстанның урман фонды мәйданы 5,7 миллион гектарга җитә. Ил күләмендә эре холдингларның урманнарны тергезү буенча начар эшләве билгеләнсә дә, республика бу юнәлештә башкаларга үрнәк булып тора. “Яшел калкан”ыбызны ясалма тергезүдә без Идел буе федераль округында беренче урында булсак, ил күләмендә — җиденче.

Белешмә. Республика урманнарындагы агачларның 80 проценты — түбән товарлыктагы агачлар. Әлеге категориядәге агачларның еллык планлаштырылганнан азрак киселүе аркасында, урманнар картаю күзә­телә. Булган ресурста аларның өлеше 60 процентка җитә... Инвестицион проектлар өчен 2 миллион кубометр агач резервка куелган. Хәзерләнгән агачның яртысыннан күбрәге, ягъни, 1,7 миллион кубометр чамасы арендаторларга туры килә.

Билгеле, урман байлыклары ника­дәр генә күләмле булса да, илнең эчке һәм тышкы сәүдә базарына агач материалларына хаклар күтәрел­гәндә Башкортстан читтә “бикләнеп” кала алмый. Шулай да, респуб­ликаның тармак министрлыгында бу хәлгә ничек бәя бирәләр? Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдиновның фикере белән кызыксындык.
— Агач материалларына бәя­ләрнең кинәт үсүенә урман хуҗа­лыгының тәгаен катнашы юк дип исәплим, — ди Марат Искәндәр улы. — Шулай да, объектив булган берничә сәбәпне билгеләргә телим. Русия Федерациясе Хөкүмәте карары ниге­зендә, 2021 елда урман үсенте­ләренең бер кубометрына түләү ставкасы 3,8 процентка индексацияләнде. Елның беренче яртысы йомгаклары буенча республикада бер кубометр­ның хакы 101,3 сум тәшкил итте, узган ел ул 107 сум иде. Шул ук вакытта, арендаторлар дәүләткә арендага алган мәйданнардан һәр кубометр өчен 88,7 сум түләде. Ягъни, үскән агачларны кисү өчен сатканда хакның берникадәр күтәрелүе төзелеш материалы бәясе үсүгә йогынты ясарга тиеш иде. Шушы ярты елда арендаторлар, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк агач чималы хәзер­ләде. Аларның күбрәк үзләштерү мөмкинлеге дә бар. 2020 елда, мәсә­лән, 216 аренда килешүе төзү­челәрнең 70е генә планлаштыр­ганның 90 һәм аннан күбрәк процентын үзләштерә алды. Кыскасы, республикада кисү һәм аны эшкәртү өчен сыйфатлы агач бар. Бу эшне килешүгә ярашлы, нәтиҗәле һәм экологик таләпләрне төгәл үтәп оештырасы гына бар.
Әлеге фикерне тармак башлыгы бер ай элек кенә узган “Урал аръягы-2021” Бөтенрусия инвестиция форумында да белдерде.
Ведомство башлыгы билгеләвенчә, республикада болай да зур булмаган күләмдә агач хәзерләүдә нәтиҗә­лелек түбән булып кала. Урманда киселгән агачның нибары 65-70 проценты гына товар продукциясе булып тора. Калдыкларны җыю, эшкәртү белән шөгыль­ләнүчеләр аз. Экспертлар фикеренчә, киселгән агач калдыгының 20 проценттан да азрагы гына утын буларак файдаланыла. Калганы урманда хуҗасыз ята.
Марат Шәрәфетдинов, ылыслы агачларны гына түгел, түбән сортлыларын да нәтиҗәле файдалану, эшкәртү мөмкинлекләрен эзләргә, урман калдыклары белән эш итүне озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк, дип билгеләде.
Республикада төзелеш материалларына бәяләрне артык күтәр­мәскә булыр идеме?
Быелгы урман янгыннары котырынып, табигый байлыгыбызга зур зыян салганда, билгеле, булмас иде. Янгыннар хәвефсезлеге белән бәйле гадәттән тыш хәл кертелүе дә раслый бу фикерне. Министрлык белеш­мәсеннән күренүенчә, янгын куркынычы белән бәйле сезондагы 149 көннең нибары 12се генә “кызыл әтәч”сез үтә.

Белешмә. Махсус күрсәт­мәгә ярашлы, быелдан башлап арендаторлар арендага алынган мәйданнарда янгын хәвефсезлеге белән бәйле чараларда катнашу белән генә чикләнмичә, урман янгыннарын сүндерүдә дә катнашырга бурычлы. Барлык арендаторларны да җәлеп итү мөм­кинлеге законда каралган. Баш тарткан очракта, административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкиннәр. Болардан тыш, фәкать шушы сәбәп урман участогын арендалау турындагы килешүне өзүгә нигез була ала.

Урман хуҗалыгы эшчәнлегендәге мондый мөнәсәбәтләрнең агач материалына хаклар артуга нинди бәй­ләнеше бар, дигән сорау тууы да ихтимал. Рәсми булмаган чыганак мәгълүматларына караганда, арен­даторларның агач кисү белән бәйле булмаган барлык чыгымнарны да чимал сату бәясенә өстәве көтелә. Министрлыктагы кайбер чиновниклар да шундый фикердә булуын яшермәде. Димәк, арендаторларның киселгән агач мәйданчыгын тазартудагы яисә яңаларын утыртудагы чыгымнарын сатып алучы каплаячак дияргә кирәк. Монысы инде пандемиягә дә, сәүдә базарындагы ихтыяҗга да бәйле түгел.
— Башкортстанның урманнарны тергезү һәм “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында, 2022 елда республикада 14,4 мең гектарда агач утырту планлаштырыла. Арендаторлар килешүгә ярашлы, бу эшне 5 мең гектарга якын мәйданда башкарачак, шуның бер мең гектарын ябык грунтта үстерелгән үсентеләр тәшкил итәчәк. Андый теплицалар әлегә кадәр республикада юк иде. Быел урман хуҗалыклары үз көчләре белән гомум мәйданы 5,3 мең гектар тәшкил иткән 21 теплица төзеде. Биредә ябык грунтта бер миллион данә үсенте урын алачак. Билгеле, арендаторлар өчен мондый үсенте табу проблемалы, ягъни, өстәмә чыгымнар таләп итәчәк. Аларның бу “югалтулары” да агач материалын сатып алучылар кесәсенә сукмас дип кем гарантия бирә ала, — ди министр­лыкның бүлек начальнигы Айрат Искәндәров.
Соңгы елларда Русиянең урман хуҗалыгы тармагы зур үзгәрешләр кичерә. Ул реформаларга бәйле бәхәсләр дә аз булмады. Ләкин, шунысын кире кагып булмый һәм бу фикерне федераль дәрәҗәдә дә таныйлар: яшел табигый байлыгы­бызның чын хуҗасы юк. Әзер агачны кисү өчен арендага алган мәйданда бизнес вәкиле һич тә урман хуҗасы була алмый. Биредә эшләүче һөнәр ияләре санының киметелүен тармак ихтыя­җына бирелгән камил техника гына каплый алмый. Бәлки, эре урман сәнәгате компанияләренең мән­фәгатьләрен генә өстен куйган түгел, ә урман сагында торган һөнәр ияләре, үз янәшәсендәге урман биләмә­ләреннән сакчыл файдаланырга теләүче урындагы халык ихтыяҗ­ларын да күз уңында тоткан, аларны яклаган яңа закон кирәктер? Һәрхәлдә, кайчандыр кыргый дип кабул ителгән калын урман-тайгаларның да үз хуҗасы һәм катгый законнары бар иде. Әгәр илнең урман хуҗалыгы тармагында хуҗасызлык дәвам итсә, агач материалына бәяләр күтәрелеп кенә калмас, безнең биотөрлелекне югалтуга, климат үзгәрүенә шаһит булуыбыз да ихтимал.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: