+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 октябрь 2021, 19:04

“Уңыш нигезе – җирне ярату”

Атлар санын 45 баштан арттырып, елкычылык белән нәтиҗәле шөгыльләнүче Шакировлар шулай ди.Җир авыл кешесен туендыра да, киендерә дә. Моның шулай икәнле­генә Борай районының Даутлар авылында яшәүче Шакировлар гаи­ләсе үз мисалларында инанган. Ания һәм Флорис Шакировлар, 2010 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, җир алып, үз эшен башлый. Бүген алар — аякларында ныклы басып торучы, намуслы, тырыш хезмәтләре белән туган авыл­ларының котын, ямен арттырып яшәүче тәҗрибәле фермерлар.

“Уңыш нигезе – җирне ярату”
“Уңыш нигезе – җирне ярату”
Шакировлар елкычылык тармагын үстерү белән шөгыльләнә. Авыл читендә атлар өчен шактый зур мәйданда ферма төзеп куйганнар, җәй айларында атлар фермерның җәйләү җирләрендә утлап йөрсә, кышны фермада чыга. Малларның утары иркен һәм киң.
– Атларның кыш көне ап-ак кар фонында елык-елык килеп торган ялларын җилкетеп, уйнаклауларын карап тору үзе үк җанга рәхәтлек, хозурлык бирә, – ди фермерлар.
Ирле-хатынлы Шакировлар, җирне һәм терлекләрне никадәр яратсаң, шулкадәр уңышка ирешәсең, бәхетле буласың, дигән фикердә. Алар — икесе дә уңган, булдыклы кешеләр. Флорис яшьли колхозда төрле эш башкарса, Ания ханым укытучы булып эшли.
– Төрле чаклар булды, колхозлар таралгач, нишләргә белми йөрмәдек, бал кортлары үрчеттек, тиз генә җир рәсмиләштереп, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрдек. Безнең якларда эш тукталып калмады. Елдан-ел таләпләр дә артып торды, тик заманнан артта калмаска тырыштык, – ди Ания апа.
Әйткәндәй, крестьян-фермер хуҗалыгының документларын алып бару, эшче көчләрне җылы аш белән тәэмин итү дә аның җаваплылыгында.
Фермерлык хуҗалыклары да – заман таләбе. Хуҗалыкта терлек асрауның авыр яклары никадәр генә күп булмасын, авыл кешесе малларын саклап калырга тырыша бит.
2017 елда “Гаилә фермасы” программасында катнашып, грантка ия булган Шакировлар крестьян-фермерлык эшчәнлеген елдан-ел колачлырак алып бара. Тәүдә техника юнәтеп, соңрак игътибарны атлар үрчетүгә багышлыйлар. Бүген 45 баштан артык ат һәм 70 баш умарта тота алар, 245 гектар җир эшкәртәләр, иген һәм печән үстерәләр. Әлегә 100 гектар мәйданда арыш чәчелгән, 75 гектарда җир туңга сөрелгән.
Мөгезле эре терлек белән чагыштырганда, атлар үрчетү республикада алай ук киң таралмаган. Ни өчен атлар асрый башладыгыз, дип сорагач, Флорис абый балачагы турында әйтеп узды.
– Кечкенәдән үк атлар белән мәш килдем. Эшли башлагач та ат җиктем. Атлар күңелемдә аерым урын алып тора, – ди ул.
Хәзер авылда атлар юк. Гомумән, бүген авылларда ат җигү бөтенләй диярлек юкка чыкты. Заманасы шундый – кирәге калмады. Шакировлар да атларны, нигездә, ит өчен асрый.
– Җигелә торганнары әлегә юк. Күпчелек ит һәм казылык өчен асрыйбыз. Көн дә ат чалып булмый, ит яхшы, сыйфатлы булсын өчен аның үзенең нечкәлекләре бар. Яшь тә сигез айга җитмәгән атларны чалмыйбыз, чөнки ите “сыек” була. Атларга вакытында тиешле прививкалар эшләтелеп тора. Бу эшне ветеринар Фәвис Закиров вакытында башкарып килә. Киләчәктә атларны тагын да күбрәк үрчетергә ниятлибез, – ди Флорис ага.
Хуҗалыкны алып барырга фермерларга балалары ярдәмләшә. Аларның төп ярдәмчеләре – уллары.
– “ДТ-75” тракторында Фәнис Зыятдинов та хуҗалык өчен күп көч сала. Аның ярдәме белән язгы-көзге җир эшкәртү һәм чәчү эшләре башкарыла. Урып-җыю кампаниясе чорында үз комбайннары белән Денис һәм Марсель Нурисламовлар зур ярдәм күрсәтте, – дип уртаклашты алар.
Ания һәм Флорис Шакировлар иңне-иңгә куеп, аңлашып яши, шуңа да якты уй-хыялларын эзмә-эзлекле тормышка ашырып баралар.

Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.

Фото: Г.Хуҗина
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: