Беркемгә дә сер түгел, колхозлар таркалгач, күпләр эшсез калды. Эшсез генә түгел, төшенкелеккә бирелеп, үзләрен җиде юл чатында торып калган кебек хис иттеләр. Шул ук вакытта билгесезлектән чыгу юлын табып, җиң сызганып, үз эшләрен башлап җибәрүчеләр дә булды. Шуларның берсе – Кырмыскалы районының Иске Бәбеч авылында яшәүче Рәиф Халитов.
Моңа кадәр колхозда баш инженер булып эшләгән Рәиф Рәҗәп улы басуларның күп өлешендә чүп үләне үскәнгә көенеп, туганнары белән сөйләшеп-киңәшләшә дә 2003 елда энесе Радик белән фермер хуҗалыгы оештыралар. Тәүдә 73 гектар җир биләмәсе алып, бөртекле культуралар чәчәләр. Игенчелек тармагын үстереп, уңышны арттыру серләрен тирәнтен өйрәнгәч, шикәр чөгендере дә чәчеп, мул гына уңыш алуга ирешәләр. Шулай, акрынлап, фермер үзенең җир биләмәсен елдан-ел арттыра. Бүген икътисади яктан тотрыклы, аягында ныклы басып торучы фермер хуҗалыкларының берсе ул.
Әлеге вакытта хуҗалыкта 500 гектардан артык җир мәйданы исәпләнә. Ләкин ике шикәр заводы ябылу сәбәпле, соңгы елларда татлы тамыр чәчми башлаган. Азык һәм бөртекле культураларны чәчү, үстерү, җыеп алу өчен кирәкле барлык техникасы да бар аның. Тәүдә иске техника алып, аларны ремонтласалар, соңыннан лизингка, кайберләрен кулдан түләп ала. Бүген аның “МТЗ”, “ДТ” тракторлары, бөртекле культуралар уңышы җыючы “NEW HOLLAND” комбайны, тагылма инвентарьлары бар. Яңарак туфракны тирән итеп йомшарта торган җайланма сатып алган.
Фермер быел 180 гектарда – бодай, 130 гектарда – арпа, 100 гектарда – арыш, 50-60 гектарда карабодай үстергән. Калган мәйданнарны пар җиренә калдырган.
— Ел коры килгәч, бик кайгырган идек, әмма яхшы гына уңыш җыеп алдык: һәр гектардан якынча 26 центнер тәшкил итте. Җирне яхшы эшкәртсәң, вакытында ашлама кертсәң, югары уңышка өмет итәргә була. Ашлыкны элеваторга тапшырабыз, халыкка да сатабыз, — ди фермер.
Әлбәттә, бу эш бер генә кешенең көче белән башкарылмый. Хуҗалыгын алып барырга туганнары, энесе Радик, улы Азамат та зур ярдәм күрсәтә. Мәйданнарны арттыргач, Айрат Хөсәенов, Гайса Ногманов һәм Илшат Гобәйдуллин кебек тырыш егетләрне үзе янына эшкә алган. Хатыны Светлана Рәис кызы ялан батырларына тәмле ашлар пешерә.
— Егетләргә сүз юк, булсын дип тырышалар. Басу эшләре чорында иртәдән төнгә кадәр хуҗалыкта хезмәт салалар. Шуңа уңыш та куанырлык. Ләкин минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары һәм гербицидларның кыйммәт булуы гына кәефне кыра, -— ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Ләкин уңай яңалыклар да юк түгел. Югары репродукцияле сыйфатлы орлыкларны чәчү икеләтә файда китерә — куль-тураларның уңдырышлылыгы арта, өстәвенә, язгы кыр эшләрен үткәрү, элита орлык, ашлама сатып алу, югары репродукцияле бөртекле культуралар игүгә дәүләт субсидия бирә һәм орлык сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплый.
— Шунысы куанычлы: соңгы елларда яңа эш башлаган фермерлар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм йөзеннән төрле программалар эшли башлады, — ди эшнең нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнеп, табыш алганчы җиде кат тир түгәргә кирәклеген яхшы аңлаган фермер.
Рәиф Рәҗәп улы тумышы белән Абдулла авылыннан. Иске Бәбеч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, укуын дәвам итә. Кулына диплом алган яшь егетне колхозда колач җәеп каршы алалар. Тәүдә сөтчелек фермасында автомеханик, хәвефсезлек техникасы буенча инженер, гараж мөдире булып эшли, соңыннан баш инженер итеп тәгаенлиләр.
Җәмәгате Светлана Рәис кызы белән өч балага гомер биргәннәр. Алар да әти-әниләренең ныклы терәге, ышанычлы ярдәмчеләре бүген.
“Фермер булу җиңелме?” – дигән сорауга: “Йоклап ятмаска, хезмәтне сөяргә, тырыш булырга кирәк, шул вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин,” – дип җавап бирде ул.
Әйе, район фермерларына эштә уңышка ирешү өчен нәкъ шул сыйфатлар ярдәм итә дә инде.
Венера Гафарова.
Кырмыскалы районы.