+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь 2021, 09:29

Газга “басабыз”!

Башкортстанда торак пунктларны социаль нигездә зәңгәр ягулыкка тоташтырып бетерү буенча программа Әбҗәлил районының Давыт авылыннан старт алды.

Газга “басабыз”!
Газга “басабыз”!
Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин 2022 ел ахырына кадәр газ торбасы үткән торак пунктларда зәңгәр ягулыкны йортларга кадәр китереп җиткерүне төгәлләү бурычын куйды.
— Бу эш өчен җаваплы федераль оператор — “Газпром” компаниясе. Урыннарда әлеге өстенлекле бурычны төбәк операторлары башкарачак. Билгеләнгән вакытка барлык эшләр дә тулы куәтенә тормышка ашырылыр дип ышанам, — дигән иде шуңа бәйле сорауга җавап биреп 6 августта Әбҗәлил районында “Цемикс” заводы хезмәткәрләре белән очрашуда ил Президенты Владимир Путин.

Аерым алганда, сорау бирүче Розалия Булатова ул вакытта Президент башлангычы Әбҗәлил райо­нының Давыт авылына кайчан килеп җитәр икән дип кызыксынды. Моңа җавап итеп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинны эшләр кыска вакытта башкарылачак, дип ышандырды. Һәм менә, әйткән сүз — аткан ук, ди­гән­дәй, ике ай үтүгә Әбҗә­лил районының Давыт авылында поселок эчендәге газ бүлү челтәрләре файдалануга тапшырылды һәм беренче йортлар зәңгәр ягулыкка тоташтырылды. 22 октябрьдә үткән тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Газпром межрегионгаз” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Густов катнаштылар.
Эшләр чыннан да рекордлы срокларда башкарылган. Ике ай эчендә участоклар чикләренә кадәр җәмгысы 15,6 километр озын­лыгында газүткәргеч­ләр китерелгән. Башка­рыл­ган эш нәтиҗәсендә 400­дән артык җир участогын зәңгәр ягулыкка тоташтыру мөмкинлеге туган. Әйткән­дәй, 212 йорт хуҗалы­гын­нан заявкалар килгән дә инде.
— Бүген без Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин башлангыч биргән социаль нигездә газ кертеп бетерү буенча колачлы программага старт бирдек. Ул газ кергән торак пунктларда газ челтәрен бушлай йорт участоклары чигенә кадәр китереп җитке­рүне күздә тота. Давыт авылы шундый беренче пункт булды. Гомум алганда исә, программа республикада 2,6 мең торак пунктка кагылачак. Шул рәвешле без республикада газ үткәрү күрсәткечен әлеге 83,6 проценттан 10 процентка арттырып, 93,6 процентка җит­керәчәкбез, — диде тантанадагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Президент башлангычын тормышка ашыру эшчәнлектә өстенлекле бурыч булуын “Газпром межрегионгаз” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Густов та сызык өстенә алды.
— Русия төбәкләрен газга тоташтыруны, бигрәк тә авыл территорияләренә зәңгәр ягулык китерүне “Газпром межрегионгаз” җәм­гыяте мөһим социаль бурыч буларак карый. Бу җәһәттән Башкортстан торак пункт­ларына газ кертеп бетерү буенча план-графикка яраш­­лы, тизләтелгән рә­вештә 176 меңнән артык йорт хуҗалыгына газ чел-тәр­ләре китерү бурычы тора, — диде Сергей Гус­тов.
Беренчеләрдән булып исә Давыт авылында яшәү­челәрдән йортларында зәңгәр ягулык кабызу бәхе­тен өч бала тәрбияләүче Гөлнара һәм Самат Килмө­хәммәтовлар гаиләсе кичерде. Алар бу авылда 2009 елдан алып яши һәм моңа кадәр йортларын утын ягып җылыткан.
— Йортыбызны газга тоташтыруларына чиксез шат­быз. Безнең өчен бу бик мөһим һәм күңелле вакыйга. Җитәкчелеккә, газ хез-мәткәрләренә кешеләргә уңайлы шартлар тудырганнары өчен ихлас рәхмәт­лә­ребезне җиткерәбез, — диде алар шатлыклары белән уртаклашып.
Әйткәндәй, күпбалалы Килмөхәммәтовларның йорты газга тулысынча бушлай тоташтырылган. Эш шунда, алар социаль нигез­дә газга тоташтырып бетерү буенча программадан тыш, күпбалалы гаилә буларак, зәңгәр ягулык кертүгә республика сертификаты да алган. Мондый сертификатлар, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров раслаган документка ярашлы, республикада аерым категория гражданнарга 2019 елдан башлап бирелә. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, хәрби хәрә­кәт­ләр инвалидларына 100 мең сум күләмендә сертификатлар бирелә. 60 мең сум күләмендә ярдәм аз тәэмин ителгән инвалидларга, инвалид бала тәр­бияләүче һәм күпбалалы гаиләләргә каралган. 2021 елның 1 октябренә кадәр сертификатлар 5861 кешегә бирелгән.
Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районының Давыт авылы социаль нигездә газ кертеп бетерү программасы старт алган беренче пункт кына булды, арытаба бу эш бөтен республика буенча киң колач алачак, дип бил­геләде. Димәк, халыкчан тел белән әйткәндә, бу эштә чын мәгънәсендә “газга басачакбыз”. Аннары бу эш­нең республикада тагы да киңрәк колач алачагы Башкортстанда кабул ител­гән 2021-2025 елларда төбәктә газ кертүне үстерү буенча икенче мөһим программаны тормышка ашыру белән дә билгеләнә. Мәгъ­лүм булуынча, әлеге программага узган ел ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Газпром” компаниясенең идарә рәисе Александр Миллер кул куйдылар. Программа кысаларында компания төбәктә газ үткәрү чараларына 13,5 миллиард сум инвести­цияләр юнәлтүне күздә тота. Бу моннан алдагы биш ел күрсәтке­чен­нән алты тапкыр күбрәк дигән сүз. Әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Башкортстанда техник яктан мөмкин барлык терри­торияләргә дә челтәр газын китерү тулысынча тәмам-ланачак, дигән максат куела.
Кыскасы, Президент дә­рә­җәсендәге башлангычны һәм колачлы республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә алдагы еллар Башкортстанны тулысынча диярлек газга тоташтырып бетерү чоры буларак билгеләнәчәк. Димәк, иң төпкел авылларда да тиздән зәңгәр ягулык яначак дияргә кирәк. Моны зарыгып көткән һәркемгә шушы шатлыклы мизгелләрне кичереп, булачак уңайлык­лар-дан файдаланып, кинәнеп яшәргә язсын!

Илдар Фазлетдинов.

Шул ук вакытта...

Әбҗәлил районында булганда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урындагы халык белән очрашып, аларны борчыган мәсьә­ләләрне хәл итү буенча тәгаен күрсәтмәләр дә бирде. Аерым ал­ганда, төбәк җитәкчесе биредә начар сыйфатлы юлларга кырчын-таш түшәү өчен 2022 елда 10 миллион сум бүләргә кушты. Шулай ук Аскар авылындагы “Березка” балалар бакчасы бассейнында ремонт эшләрен тәмамлауга акча бүлүне йөкләтте.
Аскардагы “Восточный-1” микрорайонында яңа мәктәп төзелеше исә республиканың адреслы инвестиция программасына кертелгән. Медицина хезмәтләндерүе сыйфатын яхшырту буенча да җитди башлангычлар бар.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: