Радик Гайфулла улы мәктәптә үк тракторчы таныклыгын алып, “Чапаев” колхозында озак еллар механизатор булып эшли. Колхоз таркалгач, 1999 елда ул “Рәхимов” крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәрә һәм алдына зур максатлар куеп, дәртләнеп эшкә тотына. Орлыкны җиргә салып кына мул уңышка ирешеп булмаячагын аңлап, бар көченә тырыша фермер.
— Колхоз таркалгач, гаиләмне һәм ул вакытта студент булган өч балабызны матди яктан тәэмин итү өчен белгән эшем белән үзаллы шөгыльләнергә карар иттем. Башта 17 гектар җирдә эшләдем. Җирнең кадере аның күпме мәйданда булуында түгел, аны тәрбияләүдә, хөрмәт күрсәтүдә. Хез-мәтем уңышы белән сөендерде. Ул чакта техника булмагач, авыр иде. Эшчәнлеген 90нчы елларда башлап җибәргән тәүге фермерлар киңәше белән дә, техника белән дә ярдәм итте. Җайлап трактор-машиналар сатып алдым. Басуларга ел саен минераль ашламалар кертәбез, орлыкның элиталы сортларын чәчәбез, — ди ул.
Радик Рәхимовның барлык тормыш юлы туган җире белән бәйле. Чирек гасырга якын тырышып, төрле авырлыкларны җиңеп җирдә эшли. Шушы еллар эчендә үсешә, үзенең техника паркын булдыра, тәҗрибә туплый. Әлбәттә, гаиләсенең – хатыны Әлмира Равил кызының һәм балаларының хәстәрен һәм ярдәмен тоеп яши һәм эшли. Бүген тормышын туган җире белән бәйләгәненә, бәхетне шунда табуына сөенеп туя алмый.
Ә кияве Рәфил Чурагуловны язмыш җилләре бераз Уфа шәһәрендә йөртә. Шулай да, күрше Шәрипкол авылында туып-үскән егетне чиксез басулар, җир эше, туган як үзенә тарта. Ике ел бергәләп эшләгәннән соң, Радик Рәхимов пенсиягә чыккач, 2016 елда Рәфил Миңнемөхәммәт улы дилбегәне үз кулларына ала. Шулай ук арытаба да бергәләшеп эшлиләр. Ни дисәң дә, фермерлыкны гаилә белән бергә алып бару отышлырак, зур эшне күмәк көч белән генә җиңеп була.
— Фермерлык белән шөгыльләнүнең җиңел түгеллеген аңласам да, түземлек, тырышлык таләп иткән тынгысыз хезмәттән куркып тормадым. Әтием дә механизатор булгач, җир эшен, техниканы бәләкәйдән белеп үстем, ә монда бабай белән бергә фермерлыкның барлык нечкәлекләренә өйрәндем. Шуңа ул тәкъдим иткәч, аның белән киңәшләшкәннән соң, тәвәккәлләдем. Күңелгә ошаган эш иртәгәсе көнгә ышаныч та, дәрт тә бирә. Быел 110 гектар җирдә чөгендер, арпа, бодай үстердек. Техника җитәрлек, дисәң дә була. Ике “ДТ-75”, ике “Беларус” тракторы, йөк машинасы, арба-чәчкечләр, тырма-сабаннар, җыйгычлар бар. Шулай да, уңыш җыю чорында Кабак авылында яшәүче Зөлфәр Яхиннан һәм “Үзәк” МТСтан комбайннар ялларга туры килә. Киләчәктә комбайн алырга исәбебез бар. Дәүләт программаларында катнашырга уйлап торабыз, — ди Рәфил Миңнемөхәммәт улы.
Шунысы сөенечле, әтиләре һәм картәтиләре белән бергәләп җәй айларында Гөлназ һәм Рәфил Чурагуловларның уллары Илназ да басучылык эшендә ярдәм итә.
Фермер булу – зур җаваплылык, батырлык таләп иткән авыр хезмәт. Моның өчен зур көч һәм тырышлык салу таләп ителә. Игенче һөнәренә тугры калып, җирнең ямен-тәмен тойган, дан өчен түгел, хезмәт җимешенең халыкка кирәклеген аңлап, тырышып иген үстергән шундый тырыш ир-егетләребез авылларыбызның терәге, районның тоткасы булып тора.
Фәния Сәлимгәрәева.
Кырмыскалы районы.