— Илвер Габдуллович, тоташ авыл хуҗалыгы өчен ел катлаулы булганлыктан, бәлки, казанышлар турында сүз алып бару да урынсыздыр. Шулай да, борайлыларның аграр җитештерүне киметмәү юнәлешендә башкарган эшләре игътибарга лаек. Гомумән, авыл эшчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен ничек каршы ала дигәндә, Сез нинди бәя бирер идегез?
— Тукайча әйткәндә, “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса”, бәлки, безнең республика авылларындагы кешеләрдән дә баерак тормышта яшәүче булмас иде. Җитдирәк итеп әйткәндә, иртә яздан ук ел аграрийлар өчен сынаулы булды. Мин хәтта, шушы сынаулар безне игенчелектә дә, терлекчелектә дә экстремаль шартларда, оешканлык белән эшләргә өйрәтте, дип әйтер идем. Ашлык аз булды, мал азыгы җитәр микән, дип уфтанып кына калсак, яисә табигать кырыслыгына сылтанып, акланып, тыныч кына яшәсәк, арытаба җитештерү дә, авыллар да сүнәр иде.
Җиңел булмады, әмма басу эшләреннән канәгатьбез. 2019 елдан башлап чәчүлекләр мәйданын ел саен 2,5-3 мең гектарга арттыра бару бурычын куйган идек. Ул төгәл үтәлә. Ашлыкның тулай җыемы быел 43 мең тонна тәшкил итте, үткән ел ул 76 мең тонна иде. Һәр гектардан уртача уңыш былтыргыдан 5,4 центнерга түбәнрәк — 14,6 центнер булды. Ә Ленин исемендәге, “Колос” хуҗаыкларында һәм “Гайфетдинова” крестьян-фермер хуҗалыкларында әлеге күрсәткеч — 18-15 центнер.
Быел бөртеклеләр 32 мең гектарда чәчелгән иде, киләсе елда аның мәйданнары 34 мең гектарга җитәчәк. Узган гасырның туксанынчы елларыннан төрле сәбәпләр аркасында чәчү әйләнешеннән чыгарылган мәйданнарны тергезәбез. Киләчәктә аграр җитештерүне арттыруда зур резерв булачак алар.
Уҗым культураларына да игътибар кимеми. Безнең шартлар өчен ул аеруча отышлы. Үткән көздән 5,2 мең гектар иде, быел 7 мең гектарга җиткердек. Чәчүне сыйфатлы башкардык. Әмма яңгырлар юк. Көз һәм кышның ничек киләсе дә билгесез. Безнең төбәк терлекчелек тармагы өчен уңайлырак булса да, аны үзебез җитештергән басу культураларыннан башка күз алдына китереп булмый. Шуңа аграр сектор үсеше комплекслы алымнарга бәйле.
Белешмә. Узган тугыз айдагы эш йомгаклары буенча, район аграрийлары 1 мең тонна чамасы ит җитештергән. Ел ахырына кадәр күрсәткечнең тагын кимендә 500 тоннага үсәчәге фаразлана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары ел башыннан 11 мең тоннадан күбрәк сөт җитештергән. Тормышка ашырылучы инвестицион проектларның киләсе елларда әлеге санны 30 процент чамасына күтәрүе көтелә.
— Тармак министрлыгында узган киңәшмәләрнең берсендә Борай районының техника сатып алуда нәтиҗәле эш алып баручылар исемлегендә булуын билгеләгәннәр иде. Бүген аграр секторны техник коралландыру ни дәрәҗәдә?
— Авыл эшчәннәренең һөнәри бәйрәме алдыннан абруйлы басмада сүз бирүегездән файдаланып, республика җитәкчелегенә авыл хуҗалыгының барлык тармакларында хезмәт салучылар исеменнән зур рәхмәт әйтергә телим. Соңгы елларда авылны техник модернизацияләү юнәлешендә моңа кадәр күрел-мәгән “сикереш” ясалды. Бигрәк тә быелгы шартларда техника, яңа җиһаз-корылма, ягулык сатып алганда дәүләт тарафыннан нәтиҗәле чаралар күрелмәгән булса, авырга төшәр иде.
Шунысын да куанып әйтә алам, безнең район авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу буенча республикада беренче “өчлек”кә керде. Узган ел 90 миллион сумлык сатып алдык аны. Быел барлык категориядәге хуҗалыкларыбыз сатып алган техниканың гомум бәясе 180 миллион сумга җитте. Ел ахырына аның 200 миллион сумга якынлашуын фаразлыйбыз.
Республика Башлыгы Радий Хәбировның “Росагролизинг” җәмгыяте белән эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуы авыл хуҗалыгына зур ярдәм булуын тоябыз. Алар белән эшләү ышанычлы һәм иң мөһиме — ике як өчен дә отышлы. Быел әлеге җәмгыять аша 108 миллион сумга төрле техника сатып алдык. Әйткәндәй, яңа техника алуда хуҗалыкларның үз акчасы да 30 миллион сумнан артты.
Белешмә. Техник коралландыру дәрәҗәсен чагыштырганда, районда 2019 елда һәр йөз гектарга 75 ат көченә ия техника туры килгән булса, быел ул 90 ат көченә җиткән.
Техника алу теләге белән заявкалар килү дәвам итә. Монысы да икътисади тотрыклылык билгесе. Әлбәттә, аграр хуҗалыкларны модернизацияләүгә омтылыш һич тә аларда эшләүчеләрнең санын киметүне аңлатмый.
— Тармак эшчәнлегенә кагылышлы тагын бер сорауга ачыклык кертик әле. Борайда аграр хуҗалыклар, ит-сөт җитештереп кенә дә яши ала, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Сез ничек уйлыйсыз?
— Миңа калса, республиканың бер генә районы да тәгаен бер юнәлеш буенча гына эшләми. Игенчелек тә, терлекчелек тә кирәк һәм, елына карап, алар икесе дә табыш чыганагы. Басучылыкта, мәсәлән, бизнес ихтыяҗыннан чыгып эш итәргә өйрәнәбез. Базар конъюнктурасы белән даими хәбәрдар булу кирәк. Бу елларны карабодай, җитен үстерүчеләр отты. Сорау зур. Элек арпаның килограммын 8 сум белән сату авыр иде, ул 17-18 сумга җитте. Менә дигән яхшы культураларның сортлары бар. Әлбәттә, ел гел генә Тукай әйткәнчә килми. Димәк, төрле шартларда да әйбәт уңыш бирүче, корылыкка чыдам яисә явымнарга бирешми торган сортларны сайлый белергә кирәк. Тармакның кайсы юнәлеше буенча да камил технологияләр бар. Алар белән эшли белергә, өйрәнергә кирәк. Без шуңа омтылабыз. Кызганычка каршы, соңгы елларга кадәр уңышны ничек күтәреп булуы, яңа сортларның кайсылары отышлырак булуы турында азрак уйланып, күбрәк үстерелгәнен югалтмау өчен генә көрәшә идек. Бу фикер тамырдан үзгәрергә тиеш. Әлбәттә, бүген ашлык — универсаль сәүдә берәмлеге дә, аның белән акчаң булмаганда да бурычларны капларга мөмкин. Әйткәндәй, быел хуҗалыклар язгы һәм җәйге кыр эшләре өчен нибары 16 миллион сум кредит алган иде. Октябрь аена бурычлар түләнеп бетте. Элеккеләре соңрак түләү шарты белән кичектерелде.
— Районның башкаладан шактый ерак инвестицияләр җәлеп итүгә комачауламыймы? Чөнки соңгы елларда республиканың аграр тармагы инвесторлар өчен чын мәгънәсендә “җиң сызганып” эшләү мәйданчыгына әверелде.
— Минемчә, безнең районның киләсе еллардагы аграр йөзе, мөгаен, терлекчелек тармагы белән ныграк бәйле булыр. Ит, сөт җитештерү икътисад белән генә түгел, авылларның киләчәге, анда яшәүчеләрнең тормышы белән дә бәйле. Социаль киеренкелек тууга китермәслек дәрәҗәдә халыкка эш тә булырга тиеш. Сәүдә, бизнес һәм азык-төлек базарында күбрәк үзебезнең продукция булырга тиешлеген әйтеп тә тормыйм. Инвесторлар аз түгел, әмма аларның барысы да үзләрен эш белән күрсәтә алырмы? Шуңа күрә, сайлап алу тәртибе җитди. Бизнес-планга таләпләр зур.
Бигрәк тә терлекчелек тармагы кызыксындыра аларны. Уңышлы “атлап” киткәннәре дә бар. “Гайнетдинова” фермер хуҗалыгы, мәсәлән, шәхси инвестицияләрен салып, исеме дөньяда билгеле “Креманини” компаниясе белән берлектә Калмык һәм Иске Бикмәт авыллары арасында 9600 баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы сала башлады. Әлеге вакытта биредә 2 мең баш терлек асрала. Алдагы дүрт елда ул проект тулы куәтенә чыгачак.
“Колос” хуҗалыгында шулай ук, 3 мең сыер малына исәпләнгән комплекс проекты әзерләнә. Үзләренең 2 мең баш терлеге бар, калганын читтән алачаклар. Исәпләүләргә караганда, яңа объект ике елдан сафка басачак.
Аграр эшкәртүчеләр белән бәйрәмебез уртак булуын исәпкә алып, республика сәүдә базарында гына түгел, читтә дә, “Борай маркасы” данын күтәрүче предприятиеләрне телгә алырга телим. “Грибы Башкирии” авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативының да безнең районда урнашуын күпләр белми торгандыр әле. Алар ай саен уртача 1әр тонна гөмбә эшкәртеп сәүдәгә чыгара. “Возрождение” җитештерү кооперативы ысланган итләре белән танылды. Ә “Борай ите” эшкәртү кооперативының башкалабыз Уфада гына биш кибете бар. Алар Грантка ия булды. Берничә дистәдән артык төрдәге ит эшләнмәләрен һәркайда көтеп алалар. Яңа гына аякка басып килүче кече эшкуарлар да бар.
Белешмә. Авылда кече бизнесны үстерү кысаларында Хөкүмәт ярдәмен алучылар саны арта. Төрле дәрәҗәдәге программаларда катнашып, 2019 елда — 11, узган ел һәм быел бишәр кеше Грантларга ия булган.
Форсаттан файдаланып шуны да әйтергә телим: районда сөтчелек тармагын нәтиҗәлерәк үстерү өчен үзебезнең чимал эшкәртү заводыбыз юк. Сөт эшкәртү заводы берничә ел элек ябылды. Район җитәкчелеге тармак министрлыгы белән берлектә аны тергезү юлларын эзли, яңа партнерлар белән сөйләшүләр алып бара. Әгәр шушы проблема тизрәк хәл ителсә, без Борай сөте белән дә мактана алыр идек.
— Илвер Габдуллович, һөнәри бәйрәм булса да, аграр җитәкче буларак Сезне борчыган мәсьәләләрне дә ишетәсе килә. Бүген тармак нинди бурычлар белән яши? Быелгы табигый көйсезлекләрдән борайлылар күңел төшенкелегенә бирелмәдеме?
— Ышандырып әйтәм, быелгы сынауларда каушамадык та, өметләребез дә сүрелмәде. Әйткәнемчә, кайсы тармакка караганда да авыл эшчәннәре төрле экстремаль шартларда эшләргә өйрәнергә тиеш. Быел безнең район хезмәт ияләре сынауларга шундый хезмәт салып каршы торды. Һәм һөнәри бәйрәм көннәрендә мин республикада аграр тармакта хезмәт батырлыгына тиң эшләре белән мактаулы һөнәр ияләрен ихлас тәбрикләргә телим.
Борчыган мәсьәләләргә килгәндә, беренчесе, әлбәттә, хезмәт хакларының түбән булуы. Әле ул район хуҗалыклары буенча аена 20,5 мең сум тәшкил итә. Югарырак булганнары да бар. Ләкин республика күрсәткеченнән бераз калышабыз. Икенчесе — тармакта баш белгечләр җитешмәве. Эшкә килүчеләргә уңайлылык тудырылган йортлар да бар. Хезмәт хакы начар түгел. Минемчә, югары эш хакы яисә җире булган йорт белән генә югары белемле белгечләрне авылга җәлеп итеп булмый. Алар, беренче чиратта, үзләре авыл мохитен яратырга, анда теләп яшәргә һәм эшләргә тиеш. Аяныч хәл, соңгы елларда районга аграр юнәлештәге югары уку йортын тәмамлаган егетләр һәм кызларның кайтуын хәтерләмим.
Борчыган мәсьәләнең өченчесе җир белән бәйле. Аграр тармак 1990 еллардан соң чирек гасыр буе артка чигенде. “Тын алып” яши башлавыбызга да 5-6 гына ел. Бик зур мәйданда эшкәртмичә чәчүлекләрне югалттык. Әйткәндәй, быел 500 гектарда үскән агач-куакларны тамырдан төпләп, эшкәртеп басу иттек. Янә дә районда зур сөтчелек комплексы төзү хыялы яши. Мал азыгы өчен аңа да җирләр кирәк. Инвесторлар да шуны көтә.
Борай районы кайсы ягы белән көчле дигәндә, мин җирләренең кадерен белүе, эшкәртелүе белән, дип җавап кайтарыр идем. Район авылларының социаль йөзе дә, анда яшәүче крестьян ихаталарының имин һәм мул тормышта яшәве һәммәсе дә, минемчә, борайлыларның иртәгәсе көнгә матур өмет-максатларда булуын күрсәтә.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Борай районы.