+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь 2021, 12:59

Икмәк кадере

Туган авылымның урамына атлап кергәч тә ниндидер бер таныш искә сискәнеп киттем. Җәйге җылы җил балачактан күңелемә якын икмәк исен туып-үскән өем тирәсеннән бөтереп җыеп ала да, уратып-уратып, бөтен авыл өстенә тарата иде. Мәрхүм әти-әниемнең нигез ташларына күз салып, капка алдындагы эскәмиягә утырып, күршем Өлфәт абый өеннән чыккан икмәк исенә изрәп, татлы уйларыма чумдым...

Икмәк кадере
Икмәк кадере
Әни, әни, ипи кисеп бир әле! Әни, бүген тагын ипи пешер әле!.. Бала чагымда һәркөн кабатланган бу сүзләрне хәзер, кызганычка каршы, мин бары тик күңелемнән генә әйтә алам. Чөнки яннарымда яраткан әнием дә, кулларымда ул пешергән тәмле икмәк тә юк, ә йөрәгемдә уелып калган ул якты да, ямьле дә мизгелләрне бүген кире кайтару һич мөмкин түгел.
Икмәк, ипи, ипекәй!.. Ачлык елларын, бер кисәк икмәккә тилмереп яшәгән авыр чорларны башларыннан кичергән әти-әниләребезнең, олы абыйларыбызның, апаларыбызның зар тулы истәлекләрен еш тыңлап үссәк тә, без, минем яшьтәшләрем, бала чакта бер дә икмәксез утырмадык, тамагыбыз туйганчы ашый идек, өйләребездә ризык кытлыгын һич күрмәдек. “Бары тик син, син туган елда гына без икмәк төсен ныклап күрдек”, дип еш кабатлый иде әнием. Сезне икмәк кеше ясады, шуңа күрә таза-сәламәтсез, шуңа күрә бәхетлесез, балам, дип әйтүләре әле һаман күз алдымда. Бу сүзләрнең дөреслеген мин үсә-үсә, яши-яши олыгайгач кына тулы мәгънәсендә аңлый алдым.
“Икмәк кадере”, “кеше кадере” дигән төшенчәләр безгә ана сөте белән дә, ата тәрбиясе белән дә үз вакытында нык сеңдерелде, Аллаһка шөкер! Кулларыбызны юмыйча беркайчан да икмәккә тотынмадык. Идәнгә ялгыш төшеп китсә, икмәкне гел “бисмилла” дип күтәреп алдык. Аның ашаганда коелган һәрбер валчыгын кечкенә генә учларыбызга үзебезчә кадерләп җыя идек. Телеп таратканнан соң калган икмәк өстен чиста чүпрәк белән каплап кую – без үскәндә балаларга олы бер таләп иде. Исемдә, бервакыт икмәкнең көйгән урыннарын ашамыйча яшереп кую начар гадәтемә әйләнгән иде. Моны күреп, әтием белән әнием, ипинең көйгән урынын ашасаң – бүредән курыкмассың, дип, хәтта көйгән икмәкне дә кадерләргә өйрәттеләр. Рәхмәт аларга!
Сөенеп, горурланып искә алам: элек авылда иң тәмле, иң хуш исле икмәк безнең өйдә булды. Шуны белгән яшь киленнәр, булачак кәләшләр барысы да әни янына киңәш сорап киләләр иде. Ә ул исә үзенең ипи пешерү осталыгы серләрен беркайчан да башкалардан яшермәде, киресенчә, җае чыккан саен бай тәҗрибәсен ахирәтләре белән уртаклашырга ашыкты. Озак еллар буе бик теләп туйларга һәм күргәзмәләргә түгәрәк калай савытларда пешкән матур күмәчләр бүләк итте. Эшчән, уңган, оста куллы булганы өчен аны без дә, авылдашлары да бик ярата иде.
Әнинең өйдә яңа пешкән икмәкне күкрәккә терәп, кисүе безнең өчен һәрчак олы бер тантана булды. Беренче түгәрәк телемне әни төгәл итеп өчкә бүлә дә, миңа һәм ике сеңлемә бирә иде. “Кибән башы” әтигә, билгеле, зурлау, хөрмәтләү йөзеннән бирелгәндер, тик шунысы да бар: аны ашарга безнең, балаларның, юньләп теше дә, көче дә, бәлки, теләге дә булмагандыр инде, мөгаен.
Бала чакта без икмәкне төрлечә – өстенә каймак ягып та, җиләк-җимеш кайнатмасы ягып та ашый идек. Әни өйдә булмаса, кайчак мәшәкатьләнеп тә тормадык. Күрше малайлары белән бергә икмәкне телемләп кисеп алабыз, һәрберсенең өстен суда бераз чылатабыз һәм җайлап кына әнинең зур савытындагы шикәр комына каплыйбыз. Безгә ул чакта менә шул суда җебегән, таралырга әзер юеш икмәктән дә тәмлерәк, туклыклырак ашамлык җир йөзендә башка һич юктыр һәм булмас та кебек тоела иде. Ваемсыз чаклар...
Икмәкнең авыз эчендә тотып торырлык үзенә генә хас тәмен мин бераз соңрак белдем. Миңа әле ун яшь тә тулмагандыр, әни мине үзенә ярдәмләшергә басуга алып бара башлады. Башта берничә көн китмән белән мәк басуын эшкәртәбез, аннары чөгендер үскән басуга күчәбез. Анда эш беткәч, мәкне сирәклибез, соңрак шундый ук эш чөгендер басуында башлана. Күп тә үтми мәк басуына чүп утарга күчәбез, ә ул эш бетүгә безне яңадан чөгендер басуы көтә. Кайбер елларда мәк, чөгендер уңышын җыю авылларда җир туңгач, кар яугач кына тәмамлана иде. Әнинең иң ышанычлы ярдәмчесе булгач, мин бу эшләрнең берсеннән дә читтә калмадым.
Басуда ашарга үзебез белән, гадәттә, җиләк-җимеш, яшелчә, чәй һәм икмәк ала идек. Чәй суынса да, тиз эчелеп бетә, кыяр, помидорлар ашап кына тамак туймый, әлбәттә, ә өйгә кайтып урап килер идек – ерак, менә шул вакытта бе-ләкләргә көч бирүче дә, йөрәкләргә хәл өстәүче дә икмәк була иде. Шул икмәкнең кабатланмас тәмен мин гомерем буе күңелемдә сакладым. Моңа ышанычым Рамазан аенда ураза тоткан көннәрдә тагын да ныгый. Иртән сәхәр ашаганда, ахшам вакыты җитеп, авыз ачканда һәр-бер ризык, бигрәк тә ипекәебез, яшәвебезнең нигезе икәнен тирәнрәк аңлыйм.
Икмәк – тормыш, икмәк – бәхет ул,
Икмәк булса гына табын мул;
Килер көннең чиксез шатлыгы,
Икмәк – илнең иң зур байлыгы!
Икмәк булса, илдә – яшәрбез! Илдә икмәк кадере дә булса, озак яшәрбез!
Икмәкле ит, бәхетле ит безне, и Ходаем!...
...Күршем өеннән чыккан икмәк исе битемне йомшак җилдәй иркәләп-сыйпап үтте дә, туган өемнең тәрәзә, ишек ярыкларын эзләп табып, эченә үк кереп китте. Әйтерсең лә бүген ул да минем матур бала чагымны сагына, эзли, юксына...

Таһир Якупов.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: