-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 ноябрь 2021, 11:26

Хөрмәт – уңганнарга!

Көз — авыл эшчәннәре өчен ирешелгәннәрне барлау чоры: басулардан күпме ашлык җыелып, бураларга салынган, никадәр сөт, ит җитештерелгән, малларны тук кышлату өчен азык җитәрлек күләмдә тупланганмы, ки­ләсе ел уңышына нинди нигез салынган? Ә менә көзге уңыш бәйрәме – ул ел әйләнәсенә хәләл тирен түгеп хез­мәт салучы басу батырларына һәм терлекчеләргә зур хөрмәт билгесе. Бу бәйрәмне яхшы кәеф белән каршылаучылар арасында Дүртөйле районының Хәниф Вә­лиев исемендәге токымчылык заводы эшчәннәре дә бар.

Хөрмәт – уңганнарга!
Хөрмәт – уңганнарга!
— Ел игенчелек өчен бик авыр килде, — ди хуҗалык җитәкчесе Раил Гәрәев. — Коры һәм эссе һава шартлары чәчү­лек мәй­дан­нарына зур зыян салды. Әмма басу уңганнары, бернинди авырлыкларга карамастан, уңыш алу өчен барлык көчен салып хезмәт куйды.
Раил Фаат улы әйтүенчә, быел хуҗалыкта тулай җыем 50888 центнер тәшкил иткән, бөртекле һәм кузаклы куль­тураларның һәр гектарыннан 14,6 центнер ашлык җыелган. Киләсе ел уңышы өчен таләп ителгән күләмдә орлык салынган. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе авырлык белән барса да (яңгыр булмау сәбәп­ле, үләннәр көтелгән масса бирмә­гән), терлекчелек тармагы азык белән былтыргыдан ким булмаган күләмдә тәэмин ителгән.
— Быел 1050 центнер печән, 44210 центнер сенаж, 43210 центнер силос хәзерләнде, — диде хуҗалык рәисе. — Кукурузны 308 гектарда үстердек, аның һәр гектарыннан 199 центнер яшел масса җыеп алынды.
Күпчелек хуҗалыклар кебек, биредә дә көндәлек табышны малчылык тармагыннан алалар. Сөт сатудан узган тугыз айда керем 57 миллион сумнан арткан. Сөт җитеш­терүнең рентабельлелеге 41 процент тәш­кил иткән. Ә, гому­мән, авыл ху­җа­лыгы продукциясе сатудан хуҗалык 119 миллион сум табыш алган.
Хуҗалыкта бүген 140 кеше хезмәт сала. Комбайнчылар Александр Чернышев, Алмаз Сәгадиев, Фәрит Асылгәрәев, Раил Асылгәрәев, Дамир Хәби­буллин, Айрат Әхмәтшин, йөк машиналары водительләре Ленар Сәгадиев, Илсур Хәкимов, Әнәс Сәрвәров, Ришат Ситдыйков, савучылар Әлфия Рәхи­мова, Зөлфирә Гайсина, Рәфия Сәмигуллина, Раушания Вәлие­ва югары нәтиҗәләргә ирешә.
– Хуҗалыгыбызда өч сөт­че­лек, бер мал симертү фермасы эшли, — дип бәян итте токымчылык заводында 31 ел намуслы эшләүче терлекче Ләйсән Галләмова. — Аларда 2340 баш мал, шул исәптән 700 савым сыеры асрала. Сөтне бары тик югары сорт белән генә сатабыз.
Ләйсән Тәлгать кызы — Кү­чергеч авылы кызы. Туган авылын ярату хисе аны гомер­леккә бирегә бәйләгән. Ул үзе үскән йортның ямен саклап, әти-әни­сенең ниге­зендә матур итеп дөнья көтә. Хәниф Вә­лиев ху­җалы­гында сыерларны ясалма орлыкландыру операторы булып эшли. Районда гына тү­гел, республика күлә­мендә үткә­рел­гән һөнәри осталык бәйге­ләре җиңүчесе ул.
— Эштән курыкмасаң, авыл җирендә дә күркәм яшәп була, — ди Ләйсән ханым.
Яшь белгеч Руслан Фәйз­рах­манов та, туган авылында төп­ләнергә карар итеп, аның киләчәге өчен янып яшәүче­ләрдән. Кушнаренко авыл хуҗа­лыгы техникумын, Башкорт дәү­ләт аграр универститетын тәмамлаган, башта бригадир булып эшләгән, менә хәзер ике ел инде баш агроном вазыйфасында.
— Хатыным Регина да хуҗа­лыкта эшли, ике бала үстерә­без. Йорт салып, башка чыктык, — диде Руслан Альфрид улы. — Шунысы сөенечле: ху­җа­лы­гыбызда яшь гаиләләр бихисап, димәк, авылыбызга картаю янамый әле.
Токымчылык заводы рәисе Раил Гәрәев — үзе дә районда иң яшь җитәкчеләрнең берсе. Әтисе Дүртөйле райо­нының “Чишмә” хуҗалыгында гомер буе намуслы хезмәт салган, фидакарь эшчәнлеге өчен дәү­ләт бүләкләренә лаек бул­ган. Улы күңелендә дә туган ягына, авыл хуҗа­лыгы тармагына кечкенәдән сөю, ихтирам уята ул. Шуңа Раил, мәктәп тә­мам­лагач, Кушнаренко авыл хуҗа­лыгы техникумына укырга керә, аннары Башкорт дәүләт аграр университетында белем ала, агроном дипломына ия була.
— 2003 елда туган “Чиш­мә” хуҗалыгымда хезмәт юлым­ны башладым, — дип бәян итте җитәкче. — Ул вакытта “Чишмә” җәмгыяте бе­лән тәҗрибәле, бар булмышы белән туган җир­гә тугры Кәрим Рәкыйпов идарә итә иде. Хуҗалыкны яшь бел­геч­ләр белән баету өчен күп көч салды ул. Аның тырышлыгы белән шул чорда “Чишмә­”­гә, Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, бер төр­кем яшьләр кайтты. Алар арасында мин дә бар идем. Кәрим Ти-мерзаһит улы безгә уңайлы эш шартлары тудырды, күп­ләргә, махсус программага кереп, йорт салырга ярдәм итте.
...Хуҗалыкта уңыш бәйрә­ме югары дәрәҗәдә оештырыл­ган иде: хезмәт алдынгылары сәхнә түренә чакырып бүләк­лән­де, алар хөрмәтенә Баш­корт­стан­ның халык артисты Әнвәр Нургалиев иң дәртле җырларын башкарды.

Шул ук вакытта...
Быел Дүртөйле районы игенчеләре 37123 гектарда бөртекле культуралар үстергән, тулай җыем — 54500 тонна. Һәр гектар уртача 16 центнер уңыш биргән. Көнбагыш мәй­даннары арттырылып, әлеге культура 1800 гектарда игелгән, аның уңышы гектарыннан 25,2 центнер тәшкил иткән.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
 
 
 
Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: