Чакмагыш — аграр җитештерүдә республикада әйдәүче районнарның берсе. Соңгы елларда биредәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да фәнни технологияләрне нәтиҗәле кулланулары белән үрнәк булып тора. Басучылыкта рекордлы уңыш үстереп алына. Ә терлекчеләр республикада иң күп продукция җитештерүчеләрнең берсе буларак кына түгел, тармакны модернизацияләүдә һәм токымчылык эшен яхшыртуда да “иң-иң”нәр исемлеге башында тора. Елның коры килүенә карамастан, чакмагышлылар быел да игенчелектән ярыйсы гына уңыш җыеп алды. Уртача гектар куәте 23,1 центнердан артты. Терлекчелек өчен дә ел җиңел бирелмәде. Әмма бер генә хуҗалык та сөт җитештерүне киметүгә юл куймады. Узган тугыз ай йомгаклары буенча, мәсәлән, район буенча, тулай сөт җитештерү узган елдагы дәрәҗәдән 4 процентка күбрәк тәшкил итте.
Җитәкче турында белешмә
Фәргать Фәрит улы Ваһапов Күгәрчен районының Күгәрчен авылында туган. Башкорт авыл хуҗалыгы институтында зоотехния белгечлегенә укый. Диплом алгач, 1987 елда Чакмагыш районының “Герой” колхозына практика үтәргә килә. Биредә төпләнә, гаилә кора. Бераздан баш зоотехник итеп тәгаенләнә. Авыл Советы рәисе булып сайлана.
2006 елда күмәк җыелышта Фәрит Ваһаповны “Герой” хуҗалыгына җитәкче итеп сайлыйлар.
Русиянең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тормыш юлдашы Гөлнәзирә ханым белән ике малайга гомер биргәннәр.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме алдыннан без, матур казанышлары белән районда гына түгел, республикада билгеле булган “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы-колхозында булып, алар ирешкән уңышлар, халыкның тормыш хәле белән якыннан таныштык.
Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан “Герой” кооперативы-колхозын байтак еллар инде игенчелектә дә, терлекчелектә дә башкаларга үрнәк итеп куялар. Төпкелдәге авылда эшләргә кешеләр дә, белгечләр дә җитешмидер, дип уйларга була. Ерак урнашкан авылларда, гадәттә, шундый хәл күзәтелә. Ә биредә тормышның гөрләп баруына шаһит булдык. Кешеләрнең дә кәефе начар булуын тоймадык. Сәеррәк тоелса да, авыл тормышын, халыкның көндәлек мәшәкатьләрен якыннан аңлау максаты белән очрашуны кибеттән башладык.
— Кибетегез бик бай күренә. Азык-төлек төрлелеге дә мул. Әллә халыкның акчасы юкмы, шуңа товар күп тупланамы? — дип сорашам сатучыдан. “Киштәләр хуҗасы” сүзгә саран булмады.
— Безнең төшке ялга да туктаганыбыз юк, авыл халкы кайчан өлгерә — шунда килә, — ди сатучы. — Сәүдә ноктасы колхозыбыз кибете бит. Сөт продукцияләренә кадәр үзебездә җитештерелә. Игътибар итегез: барысы да экологик чиста ризыклар. Шәһәргә, район үзәгенә нәрсәдер алыр өчен халык йөрми диярлек. Үзебез алып кайтабыз. Халыкта акча юкмы әллә, дип кызыксынасыз. Күпме алганнарын белмим, әмма “районда иң зур хезмәт хакы – “Герой”да”, дигәннәрен ишеткәнем бар.
Авыл кибете урында яшәүчеләрнең социаль хәлен һәм хуҗалыкның ни дәрәҗәдә икътисади яктан тотрыклы булуын күрсәтә, дип юкка әйтмиләр, күрәсең.
Хуҗалык белән танышуны кибеттән башлавым кооператив-колхоз рәисе Фәргать Ваһаповта бераз гаҗәпләнү тудырса да, тәэссоратларым белән килеште. Колхозчылары акча күрмәсә, кибет шулай бай булыр идемени?
Башкортстанда “колхоз” исемен саклап калган хуҗалыклар бармак белән генә санарлык. Хәер, сере, бәлки, исемдә дә түгелдер, җисемдәдер.
— Күмәк җыелышта халык шулай хәл итте, — ди Фәргать Фәрит улы. — Эшебез күмәклек белән бара. Гомум милеккә дә хуҗалык әгъзалары хуҗа. Синеке-минекенә, яки ниндидер дивидендларга бүлә башласак, кешеләр дөрес кабул итмәс иде. Без аңа өйрәнмәгән. Шул ук вакытта хуҗалык итүнең иске алымнарына да ябышып ятмыйбыз. Эш урыннары бар. Хезмәт хакы шәһәрнеке дәрәҗәсенә җитмәсә дә, начар түгел, дип уйлыйм.
Белешмә. Хуҗалыкта төрле тармакта 140тан артык кеше эшли. Һөнәр ияләренең уртача яше — 44, хатын-кызларныкы — 42,7 яшь. Узган тугыз ай йомгаклары буенча, уртача айлык эш хакы 40 мең сумга якынлашкан.
“Герой”ның сөренте җирләре 6500 гектар чамасы, шуның 2 меңен бөртеклеләр били. Идарәдән алынган мәгълүматларга караганда, быел ашлыкның тулай җыемы 44 мең 26 центнер тәшкил иткән. Һәр гектардан уртача 26,6 центнер уңыш җыеп алынган.
— Ашлыкны күбрәк үстерү мөмкинлеге юк, — ди рәис. — Җирләребез азрак. Арендага алу да отышлы түгел. Маржиналь культуралар чәчәргә дә исәп бар инде, югыйсә. Игенчелектә үстерелгәннәр, нигездә, үзебезнең ихтыяҗлар өчен генә. 571 пайчыбызның җидешәр гектар җире бар. Ел коры килсә дә, һәркайсына бушлай икешәр центнер катнашазык бирдек. Печән белән ярдәм итәбез. Әйткәндәй, Тайнаш авылында гына да шәхси хуҗалыкларның дүрт мал көтүе йөри. Саны буенча хуҗалыкныкына якынлаша, диләр. Авылда мал асрауның никадәр мәшәкатьле һәм чыгымлы булуын да онытмыйк. Шуңа күрә күмәк хуҗалыкны саклап калырга гына түгел, аның икътисадын күтәрү өчен тырыша эшчеләребез.
Форсаттан файдаланып, яратып укыган гәзитебез аша комбайнчылардан Вадим Хиләҗев, Илвер Рәхимов, Илдус Мөлеков, Ренат Сәмигуллин һәм Алик Камаловны мактап телгә алырга телим. Туңга сөрүдә Ленар Хәбибуллин, Ренат Усманов, Илшат Даутов һәм Роберт Вәлиев зур тырышлык салдылар. Хуҗалык алар кебек булдыклы җир хуҗалары белән көчле.
“Герой”ны тирә-як районнарда токымчылык хуҗалыгы буларак та яхшы беләләр. Статус килешүенә ярашлы, ел саен берничә дистә токымлы тананы читкә саталар. Әмма, җитәкче фикеренчә, башка хуҗалыкларга озату алар өчен отышлы түгел. Һәр баш сатылган танага дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия күләме чимал бирә башлаган сөтлебикәләрнең кеременнән дә түбәнрәк килеп чыга. Әлеге проблема федераль дәрәҗәдә дә мәгълүм. Ләкин “герой”лылар мондый очракта респуб-ликаның мул сөте өчен көрәшүне өстенрәк куя.
Белешмә. Хуҗалыкта 3913 баш терлек, шул исәптән 1390 савым сыеры бар. Узган тугыз айда биредә 112 мең центнерга якын сөт җитештерелгән. Күрсәткеч, узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 14 мең центнерга күбрәк. Шулай ук, шушы вакыт эчендә 4963 центнер (800 центнерга күбрәк) ит җитештерелгән. Быел һәр сыердан еллык уртача савымны 10 мең килограммга җиткерү бурычы куелган.
— Бүген икътисад керемгә генә түгел, акчаны нәтиҗәле һәм максатлы тотынуга да бәйле, — ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Гүзәл Исхакова. — Шул ук сатарга тиешле токымлы таналарның керемен исәпләү дә игътибарны җәлеп итте. Мәсәлән, токымлы тана сату 180 мең сум керем бирсә, аның ел дәвамында биргән сөтен сату кереме 250 мең сумга якынлаша. Дәүләтнең төрле юнәлешләр буенча да субсидия бирүе куанычлы. Авыл хуҗалыгына зур ярдәм ул. Ә без субсидиясез яшәргә өйрәнгәнбез инде. Ягъни, нәрсә сатып алсак та, дәүләткә дә, банкка да бурычлы булып калмыйбыз. Үзебезнең акчага яшәргә тырышабыз һәм, минемчә, мондый омтылышның яхшы ягы гына бар. Шуңа күрә дә безнең җитәкчебез, бурычсыз дөнья көтү хуҗалыгыбызның нигезе ныклы булуын күрсәтә, ди. Икътисадчы буларак та хуплыйм мин бу фикерне.
Әлбәттә, субсидия һәм банктан башка юнәлештәге кредитлар алмыйча, кооператив-колхоз ничек яши соң, дигән сорау да туа. Минемчә, айлык эш хакының уртача 40 мең сумга якынлашуы моңа ачык җавап. Икътисад та үсеш юлында. Авылларда яшәүчеләр дә канәгать. Әйткәндәй, хуҗалыкка караучы авылларда узган елда 11 сабый туган, быел 12 малай һәм кыз дөньяга килгән. Болар да булдыклы җитәкченең аграр һәм социаль сәясәтне дөрес алып баруы, аның авыл кешеләре хәстәрлеге белән янып йөрүе турында сөйли.
Белешмә. Ел башыннан кооператив-колхоз 245 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазы сатып алган. Ел ахырына кадәр планлаштырылган төзелеш эшләре өчен бүленгән сумма 250 миллион сумга җитәчәк, дип фаразлана. Инвестиция проекты кысаларында үзләренең акчасына токымлы яшь үрчем комплексы төзелә. Токымлы бозаулар саны биредә 1 мең башка җитәчәк.
— Хуҗалыкның икътисады ныклы булсын өчен иң тәүдә авылларны сакларга, халыкны эшле итәргә кирәк, — ди Фәргать Фәрит улы. — Җитештерү булганда гына яхшы хезмәт хакы түләнә. Баш белгечләрне дә шулай җәлеп иткән идек. Әлеге вакытта эшче көчләргә дә ихтыяҗ юк. Минемчә, дәүләт крестьян җитештергәннең сатып алу бәяләрен күтәрсә, зур базарга чыгу кыенлык тудырмаячак. Ашламага, чәчү орлыкларына хаклар берничә тапкыр күтәрелгәндә ит-сөтнең сатып алу бәяләре үзгәрешсез калды. Бу гадел түгел. Әмма без, авыл эшчәннәре, нинди шартларда да үз эшебезгә тугры калачакбыз, дип уйлыйм. Һөнәри бәйрәм көнендә генә түгел, ел әйләнәсенә мин илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче авыл эшчәннәренә олы хөрмәт белән рәхмәт әйтергә телим.
Олег Төхвәтуллин