Келәтләр буш түгел
Экспертлар исәпләвенчә, һава шартлары быел игенчелек тармагына зур зыян китерде һәм планлаштырылганнан алып җитке-релмәгән продукция күләме 35 миллиард сумнан арта. Бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 2,2 миллион тонна булды һәм уртача уңыш 15 центнер тәшкил итте. Әйткәндәй, республиканың эчке ихтыяҗлары өчен таләп ителгәне 1,8 миллион тоннадан артмый. Димәк, ел авыр килүгә карамастан, Башкортстан аграрийлары игенчелектә республика ихтыяҗын үтәде.
— Елның үзенчәлеге шунда: быел ашлык сыйфаты элекке еллардагыдан яхшырак булды, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Мисал өчен, узган елда гомум күләмдә 3нче класслы бодай 8 процент тәшкил итсә, быел 38 процентка җитте. IV клас-
слысы, шул ук тәртиптә, 21 һәм 33 процент булды. Арыш та шулай ук. Үткән елда әлеге культураның 1нче класслысы гомум күләмдә 6 проценттан артмаган иде, быел 32,5 процентка күтәрелде. Болар һәммәсе дә — аны җитештереп сатучылар өчен өстәмә табыш. Аларга ихтыяҗ зур. Мин алынып җиткерелмәгән табышны тулыландыруга сыйфатлы ашлык сату берникадәр булышлык итәр, дип ышанам.
Ашлык, башка техник культуралар җитәрме, эчке базарда кытлык булмасмы, дигән урынлы сорау да туа.
Тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада “күчмә” ашлык запасы 1,7 миллион тонна тәшкил итә. Шикәр комы запасы да 100 мең тоннадан күбрәк, көнбагыш чималына да кытлык көтелми. Билгеле, әгәр соңгы өч елда республикада игенчелектән тотрыклы уңыш җыеп алынмаган булса, бу ел тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде.
Республика җитәкчелегенең дөрес аграр сәясәт алып баруы һәм җитештерү белән шөгыльләнүче барлык төр категориядәге хуҗалыкларга төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтүе эзсез калмады. Бу бигрәк тә тармакта яңа технологияләр үзләштерүдә, заманча авыл хуҗалыгы техникалары, ашлама һәм яхшы сыйфатлы чәчү орлыгы сатып алуда күренде.
Белешмә. Күптән түгел үткән Русия Хөкүмәте утырышында төбәкләрнең аграр тармакта җитештергән продукциясе күләменә карап, аларга субсидияләр бирү турында карар кабул ителде. Башкортстан барлыгы 620 миллион сум акча алачак. Әлеге күрсәткеч Русия буенча, Краснодар крае һәм Ростов өлкәсеннән кала, өченче урында. Бу республика аграрийлары өчен тоемлы ярдәм булачак.
Сөт елгалары саекмас
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында ел башыннан сөт җитештерү, былтыргы дәрәҗә белән чагыштырганда, 21 мең тоннага артты. Октябрьнең соңгы атнасына булган мәгълүматлар буенча, тулай күрсәткеч 635 мең тоннадан узган.
Сөт чималын арттыруда Ярмәкәй районының өлеше зур, аларның арту күрсәткечендәге күләме 7,4 мең тонна тәшкил итә. Әлбәттә, районда сөт җитештерүне арттыруда биредә “Северная Нива Башкирии” компаниясенең яңа сафка баскан куәтләренең өлеше зур.
Узган елгы дәрәҗәдән илешлеләр — 5 мең тоннага якын, ишембайлылар — 4, Яңавыл һәм Учалы районы хуҗалыклары 3әр мең тоннага күбрәк сөт җитештергән.
Муниципалитетлар арасында, билгеле, Чакмагыш районына тиңләшүчеләр юк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар тарафыннан биредә ел башыннан 52,6 мең тонна сөт җитештерелгән.
— Терлекчелек тармагындагы ике инвестиция проектының өстенлеклеләр исемлегендә булуын билгеләргә кирәк, — ди министрлыкның бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. — Илеш районында 1,2 мең баш савым сыерына исәпләнгән проектның бәясе 1,1 миллиард сум. Инвесторы — “Үзәк” МТСы. Проектны гамәлгә ашыру 2021-25 елларга билгеләнгән. Биредә 39 яңа эш урыны булачак. Икенчесе — “Иртөбәк” агрофирмасы” җәмгыятенең 59 эш урынына исәпләнгән куәтле проекты. Ул — индустриаль типтагы һәм үзенең токымлы таналары, азык запасы булган сөтчелек комплексы. Өстенлекле исемлектәге проектлар беренче чиратта мөһим дәүләт ярдәме алу белән билгеле.
Экспорт мөмкинлекләре үсә
“Башкортстанда агросәнәгать продукциясе экспорты” төбәк проекты кысаларында 2024 елга экспорт күләмен 230 миллион долларга җиткерү бурычы куела. Үсеш 2017 елдагы күрсәткечтән — 6,2 тапкыр, 2018 елгы дәрәҗәдән 3 тапкыр күбрәк булачак. Аграр ведомство башлыгы фикеренчә, игенчелек тармагы өчен ел катлаулы килсә дә, экспорт мөмкинлекләре чикләнмәячәк. “Көнбатыш маен арттыру турында уйлыйбыз. Аны, мәсәлән, республика ихтыяҗыннан 6 тапкыр күбрәк җитештерәбез. Шулай ук, шикәр комы үзебезнең эчке базарда таләп ителгәннән 1,6 тапкыр артыграк булачак. Рапс, җитен һәм сояга да, экспертлар фикеренчә, ихтыяҗ бар һәм алар Башкортстанда яхшы үстерелде,”—ди ул.
Белешмә. Республика хуҗалыклары узган тугыз айда үз продукцияләрен экспортка дөньяның 19 иленә озатты. Хезмәттәшлек иткән илләр арасында Бельгия, Венгрия, Германия, Норвегия, Польша, Латвия, Кытай, Монголия, Төркия һәм башка дәүләтләр бар. Экспортта иң зур күләмне иген культуралары алган. Чит илгә озатылыр алдыннан барлык төр продукция фитосанитар һәм башка күрсәткечләр буенча тикшерү узган. Ел башыннан “Россельхознадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан барлыгы 2,2 меңнән күбрәк экспорт өчен фитосанитар сертификат бирелгән.
— Әлбәттә, быелгы табигать шартлары республика аграрийлары алдына бик җитди сынау куйды, — ди Илшат Фазрахманов. — Яшермим, узган өч ел дәвамында күзәтелгән тотрыклы үсешкә аяк чалды. Ләкин, әлеге сынау аграрийларны артка таба тәгәрәтте, дип бәяләмим. Киресенчә, без катлаулы шартларда да эшләргә һәм көтелмәгән хәлләрдә бердәмлегебез, оешканлыгыбыз белән җиңәргә өйрәндек. Узган өч елда без тылыбызны ныгытып өлгердек. Республика җитәкчелегенең алдан күрә белүе һәм барлык технологик һәм икътисади мөмкинлекләрне туплый алуы тармакны авыр кризистан саклап алып калды. Менә шушы “хәвефсезлек мендәре” безгә киләсе елларга да ышаныч белән эшләргә көч бирә. Инвестиция темпы сүрелмәячәгенә ышанычыбыз бар.
Һөнәри бәйрәмебезне билгеләгәндә аграр тармакта көч салган барлык һөнәр ияләренә дә рәхмәт әйтәсе һәм аларның намуслы хезмәтләре алдында баш иясе килә.
Агросәнәгать: саннар телендә
* Һәр елдагыча, республикада ашлыкның тулай җыемы буенча беренче өчлектә Авыргазы, Стәрлетамак һәм Кырмыскалы районнары. Алар быел да йөзәр мең тонналы күрсәткечкә иреште.
* Быел июнь аенда Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисади форум кысаларында республика Хөкүмәте белән “Башкортстан ит җитештерүчеләр берлеге” арасында килешү төзелде. Бу документка ярашлы, әлеге берлек “Мәләвез ит комбинаты” компаниясе белән бергә терлек симертү комплексы төзиячәк. Аның куәте 6 мең тонна ит һәм 2,1 тонна субпродукт җитештерү.
* Узган тугыз айда республика хуҗалыклары гомум бәясе 8,8 миллиард сумлык 2,5 мең берәмлек төрле техника сатып алды. Бу — узган елның шушы чорындагыдан 1 миллиард сумга артыграк.
* Мәскәүдә узган 23нче “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе йомгаклары буенча, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы күргәзмәнең Гран-приена лаек булды. Төрле номинацияләрдә катнашып, республика предприятие һәм оешмалары 80 медаль яулады, шуның 47се — алтын.
* “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында быел 48 гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртуга субсидия алды. Программа буенча 27 гаилә йорт сала. Шулай ук, ел башыннан авылларда 26 километр озынлыгында газүткәргеч, 44 километр суүткәргечләр салынган.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.