Чакмагыш районының авыл хуҗалыгы эшчәннәре һөнәри бәйрәмне нинди уңышлар белән каршы ала? Елның коры килүе аграр хуҗалыклар эшчәнлегенә нинди йогынты ясаячак? Шушы һәм башка сораулар белән без район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсановка мөрәҗәгать иттек.
— Илгиз Фаилович, район соңгы елларга кадәр игенчелек тармагындагы казанышлары белән үрнәк итеп куелды. Быелгы өметләр акландымы?
— Билгеле, иртә яздан бөтен тырышлыгыбыз югары уңыш үстереп алуга юнәлтелгән иде. Корылык безнең районга да шактый зыян китерде. Бөртеклеләр быел 40,3 мең гектарда үстерелде. Кызганычка каршы, 5 мең гектардагы бөртекле культураларны җәй башында гамәлдән чыгардык. Яңгырларның озак яумый торуы нәтиҗәсе бу. Әгәр аграр хуҗалыклар ашлама кертү күләмен киметкән булса, әлбәттә, күбрәк мәйданны югалткан булыр идек. Гомумән, район буенча һәр гектарга 105 килограмм минераль ашлама кертелде. Бу бик яхшы күрсәткеч иде. Яңгыр булганда, ашлык җыемы байтакка югарырак фаразланган иде.
Нинди йогынты ясады, дигәндә, беренче чиратта, җыелган уңышны һәм узган елдагы запасларны нәтиҗәле һәм максатлы куллану бурычы куелды. Хуҗалыкларда ашлык бөтенләй юк түгел. Элекке еллардагысы да хәтсез. Хәзер аны җитештерүне киметүгә юл куймау өчен дөрес файдалана белергә кирәк.
— Ашлыкның тулай җыемы быел күпме булды һәм ул эчке ихтыяҗларны канәгатьләндерергә җитәме?
— Тулай җыем 93 мең тоннадан артты, ә район буенча һәр гектардан уртача уңыш 23,1 центнер тәшкил итте. Әйтергә кирәк, “Базы”, “Герой” һәм “Заря” хуҗалыкларында гектар куәте 29,8-24,4 центнер булды. Җитәме, дип сорау бирдегез. Күп булса да, җитә, дип булмый. Ашлык күп булса, аны күбрәк сатып булыр иде, дип әйтергә теләвем. Эчке куллануга җитә. Беренче чиратта, киләсе ел өчен чәчү орлыгына һәм халыкка пай җирләре өчен таратырга дигәне әзерләп куелды. Хуҗалыклар, нигездә, халыкка тиешлесен таратып бетерде дә инде. Ә менә сату өчен күп калмады.
Быел шикәр чөгендерен дә 2983 гектарда үстергән идек. “Татлы тамыр” плантацияләренең дә 350 гектарын бозып, кабат башка культура чәчәргә туры килде. Уңыш елына карата начар түгел, һәр гектардан уртача 228 центнер чимал җыеп алдык. Тулай җыемы 60 мең тоннага якынлаша. Тармакта әлеге басу культурасын үстерүгә зур чыгымнар таләп ителә. Быел шикәр чөгендерен игүчеләр дә планлаштырылган табышны алып җиткермәде.
— Һөнәри бәйрәмне терлекчелек тармагы эшчәннәре ничек каршылый? Җәйләү чоры ничек үтте?
— Райондагы ун хуҗалыкның бишесе токымчылык статусына ия. Без аграр предприятиеләрдә токымлы таналар исәбенә савым сыерлары көтүен яңарту эшен яхшы бәялибез. Сөт җитештерүдә республика буенча беренчеләр исемлегендә булуыбыз да шуны күрсәтә. Саннар теле белән әйткәндә, ел башыннан савым сыерлары 147 башка артты. Узган тугыз айда төп категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 49 мең тонна сөт җитештерелде. Узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 4 процентка югарырак бу. Җәйләү чоры йомгаклары да начар түгел. Иң мөһиме — кышлату чорына җитәрлек азык запасы туплый алдык.
— Әгәр кыскача йомгак ясасак, быел районның аграр тармагында истә калырдай нинди вакыйгалар булды?
— Табигать сынауларына бирешмичә эшләвебез һәм оешканлык, бердәмлек белән авыл хуҗалыгындагы төп эшләрне башкарып чыгуыбызны билгеләр идем. Әлеге хәл-шартларда, билгеле, тотрыклылык мөһим. Әмма иртәгәсе көнне дә бүгеннән уйларга, яңа уңыш хәстәрлеге һәм дәрт-өмет белән яшәргә кирәк.
Нишлисең, кул кушырып, барысына да табигатьне гаепләп булмый. Әле көздән, мәсәлән, 18 мең гектарда уҗым культураларын чәчүне планлаштырган идек. Туфракта дым җитмәде. Күрсәткечне 7200 гектардан арттырып булмады. Димәк, алдагы елда фаразланган уңышны башкалары исәбенә арттыру чараларын эзләргә кирәк.
Гомумән, быел терлекчелек тармагындагы яңалыклар да өметле. “Базы” хуҗалыгында терлекчелек һәм ашлык чистарту комплексларын төзү, “Герой”да терлекчелекне үстерү белән бәйле проектлар республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган “Инвестиция сәгате”ндә тикшерелде һәм хупланды. Субсидия бирү тәртипләре билгеләнде. Әлеге ике проект районда тоташ аграр тармакны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк, дип ышанабыз. Киләсе елда республиканың эре җитештерү предприятиесе ярдәме белән берлектә заманча куәтле ит эшкәртү цехын булдыруга әзерлек башланды.
Кызганычка каршы, районның сөт эшкәртүче предприятиесе юк. Чималны Бәләбәйгә, Благоварга озатабыз. Бәхәсле мәсьәләләрнең тизрәк җайга салынуына өметләнеп, районның үзендә дә киләчәктә эре сөт эшкәртү заводы булыр, дип ышанабыз.
Белешмә. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, агросәнәгать тармагында әлеге вакытта 1800 чамасы кеше эшли. Узган тугыз айда тармакта уртача айлык эш хакы 30,6 мең сум тәшкил иткән. Күрсәткеч, узган елның шушы чорындагыдан 1,5 мең сумга күбрәк.
Олег Төхвәтуллин