-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2021, 14:09

Йогышлы чир терлекләрне дә кыра

Кош-кортларга, йорт хайваннарына куркыныч яный. Без аларны якларга әзерме? Русия төбәкләрендә, гадәттәгечә, көз айларында эпизоотик хәлнең катлаулануы күзәтелә. Соңгы атналарда хайваннарда һәм кош-кортларда була торган йогышлы куркыныч авырулар чыганаклары илдәге кайбер эре җитештерү предприятиеләренең ябылуына китерде. Тармакта дуңгызлардагы африка чумасы, кош гриппы, телчә, туберкулез һәм башка чирләр йоктырган терлек һәм кош-кортларның үлем очрагы 98 процентка җитә. Йогышлы чирләр шуның белән дә куркыныч: алар бик тиз тарала һәм, чир чыганагы ачыкланган очракта, андагы барлык терлек, кош-корт та махсус чаралар кулланылып юк ителә һәм яндырыла. Узган елда эпизоотик хәл аеруча катлаулы булып, авыру Башкортстан чикләренә үк якынлашкан иде. Хәбәр ителүенчә, ут күршеләребез Татарстанда, Чиләбе, Самара һәм Саратов өлкәләрендә телгә алынган йогышлы чирләр теркәлгән иде. Быел кош гриппы Русиянең көньягындагы эре кошчылык фабрикаларына үтеп керде һәм, шул рәвешле, Ростов өлкәсендәге, Ставрополь һәм Краснодар крайларындагы йөзләрчә мең баш кош-кортны юкка чыгарырга мәҗбүр итте. Бүген Башкортстанда эпизоотик хәл ничек һәм республикага йогышлы чирләр керү куркынычы сакланамы? Ветеринар хезмәтләр аның керүенә һәм таралуына юл куймас өчен нинди киңәшләр бирә? Башкортстан Республикасының Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншинга без шушы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Йогышлы чир терлекләрне дә кыра
Йогышлы чир терлекләрне дә кыра

— Азат Салаватович, тармакта быел да, узган елдагы кебек үк, эпизоотик хәлнең кискенләшүе көтелә. Әйтик, сентябрь-октябрь айларында күрше Чиләбе өлкәсендә кош гриппының җиде чыганагы теркәлгән. Ырынбур өлкәсендә — 8, Төмән өлкәсендә — 5 һәм Саратов, Свердловск, Самара өлкәләрендә икешәр чыганак ачыклануы турында хәбәр ителде. Күптән түгел Башкортстан да бу исемлекне тулыландырды. Әлеге вакытта хәлне ничек бәялисез?

— Кызганычка каршы, 6 октябрьдә без кош гриппының республикага үтеп керүен ачыкладык. Ул — бик аяусыз, рәхимсез һәм котылгысыз чир. Аның вируслары бик җиңел тарала. Терлек азыгы, су, төрле инвентарь һәм чирле кош-корт белән контакты булган һәрнәрсә вирус таралуга сәбәпче була ала. 4 октябрьдә Туймазы районының Бишкурай авылында урнашкан “Алтын каз” крестьян хуҗалыгы җәмгыятенең каз фермасында аларның күпләп үлә башлавы турында ветеринария хезмәтенә хәбәр килде. Бер үк вакытта шушы ук җәмгыятькә караучы Николаевка авылындагы күркә фермасында да әлеге хәлнең күзәтелүе мәгълүм булды. Ветеринария белгечләре, ашыгыч рәвештә анда барып, тиешле чаралар үткәрде, тикшерү өчен патологик материалларны сайлап алды. Лабораториядә бу хәлнең чынлап та кош гриппы белән бәйле булганлыгы ачыкланды. Дәүләт ветеринария хезмәте кагыйдәләренә ярашлы, район хакимияте белән берлектә без йогышлы чирнең арытаба таралуына юл куймау белән бәйле махсус чаралар билгеләп, аларны тормышка ашыра башладык. Билгеле, кош гриппының республикага нинди юл белән килеп керүе дә ачыкланырга тиеш. Берлектәге тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, аның сәбәпчеләре — күчмә кошлар.

Әйтергә кирәк, язлы-көзле, гомумән, Русия төбәкләрендә чир таралуның төп сәбәпчесе — алар, һәм әлегә күчмә кошларның мондый зыянына каршы тору еш кына көткән нәтиҗәләрне бирми.

— Республикада хәвефле зоналар билгеләндеме һәм аларда тәгаен нинди чаралар күрелә?

— Октябрь башында республика Башлыгы указы белән Башкортстанда эпизоотик хәвефле һәм куркыныч тудырган зоналар билгеләнде һәм карантин кертелде. Һәр елдагыча, ветеринария белгечләре, эчке органнар хезмәткәрләре берлектәге постларда республикага читтән керүче һәм чыгучы автотранспортны дезинфекцияли. Мал азыгы сыйфатына да контроль көчәйде. Мин инде кайда һәм кайчан гадәттән тыш ведомствоара комиссия утырышлары үткәрелүе турында әйтеп тә тормыйм. Шунысын ассызыкларга телим: инструкциягә ярашлы, куркыныч йогышлы чир ачыкланган урыннан 5 километр радиуста булган барлык кош-корт җыеп алынды һәм үтилләштерелде.

Әлбәттә, аграр предприятиеләрдә, фермер хуҗалыкларында булганнары белән бергә, шәхси ихаталарда асралганнары да юк ителде. Белешмә. Ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, хәвефле зонага караучы Туймазы районының Николаевка авыл Советына кергән дүрт авылдагы шәхси хуҗалыкларда булган 896 баш, Бишкурай авыл Советына керүче өч пунктта, шулай ук, 530 баш кош-корт җыеп алынып, юкка чыгарылган. “Алтын каз” крестьян хуҗалыгы җәмгыятенең барлыгы 7 мең баш казы һәм 2 мең баштан күбрәк күркәсе махсус әзерләнгән чокырда үтилләштерелеп яндырылган. Чирле кош-корт асралган биналардагы барлык инвентарь, азык ашату урыны, агач корылмалар, шулай ук, яндырылган.

Эпизоотик хәлне җайга салуга район һәм дәүләт ветеринария хезмәтенең йөздән артык хезмәткәре, илле берәмлеккә якын техника җәлеп ителде. Ассызыклап, бу эш өчен җаваплы кешеләрнең исләренә төшерергә телим: ветеринария таләпләре буенча, кош гриппы табылган биналарда дезинфекцияне өч тапкыр үткәрү мәҗбүри. Һәм чирле соңгы кош-корт үтилләштерелеп, 21 көн үткәч кенә кош гриппы карантины алына.

— Туймазы районындагы чыганакны юкка чыгарганнан соң куркыныч кимеде, дип әйтергә ярыймы, ничек уйлыйсыз?

— Киресенчә, уяулыкны һәм хәвефсезлек чараларын, ветеринар таләпләрне һәрвакыт күз уңында тотарга кирәк. Бу авыл ихаталарындагы кош-кортларга да кагыла. Үрдәк-казларны урам иркенендә, елгага йөртү — һәммәсе дә бүгенге шартларда аеруча хәвефле. Кош гриппы безне һәрвакыт сагалап тора. Чирле кошлар кыргый фаунага китте, аларның күченеп йөрүен берничек тә туктатып, контрольдә тотып булмый. Димәк, аларның яңа төбәкләрне зарарлавы ихтимал.

Икенчедән, Башкортстанга чиктәш булган Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән дә әлеге вирусның кермәсен берничек тә гарантияләп булмый. Бу төбәкләрдә вируслы чир чыганаклары күп һәм аларга чиктәш һәм якын районнар өчен ветеринария таләпләренә икеләтә җаваплылык белән карарга кирәк.

Белешмә.

Башкортстанның иң эре кошчылык предприятиеләре Уфа, Благовещен, Стәрлетамак, Туймазы, Мәләвез, Благовар һәм Әлшәй районнарында урнашкан. Биредә эпизоотик хәлне контрольдә тоту өчен махсус чаралар планы гамәлдә. Авыр чир табылган очракта, мондый эре предприятиедәге барлык кош-корт тулысынча юк ителәчәк һәм, таләпләргә ярашлы, анда өч ай дәвамында эш, җитештерү туктатылачак.

— Әлеге чирне булдырмау максатында нинди таләпләр куела?

— Эре предприятиеме ул, крестьян ихатасымы, кызганычка каршы, чир табылса, бер генә кош-кортны да саклап алып калып булмый. Авыл халкы өчен дә мондый хәл зур югалту. Аннары, ит җитештерүнең кимүе республиканың эчке сәүдә базарына да кире йогынты ясаячак, ягъни үзебезнең продукция өлеше кимиячәк. Шушы хәлгә юл куймас өчен, билгеле, чикләүләр дә катгый булырга тиеш.

Иң мөһимнәре: * республикадагы барлык категориядәге хуҗалыкларда да бөтен төр кош-кортны ябык режимда асрауга күчерергә һәм аларның чит, күчмә кошлар белән контактка керүенә юл куймаска;

* иткә дип үстерелгән кош-кортны ашыгыч рәвештә иткә “озата” башларга кирәк; * кош үрчемен республика эчендәге махсуслашкан предприятиеләрдән генә сатып алырга;

* кош-кортны чит төбәкләрдән сатып алу (кертү) башта мотлак рәвештә дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре белән килешкәннән һәм тиешле мониторинг тикшерүләре үткәргәннән соң гына рөхсәт ителә;

* кош-кортка азыкның сәнәгать җитештерүендә тәкъдим ителгән сыйфатлысын гына сатып алырга кирәк.

— Азат Салаватович, тагын бер проблема буенча фикерегезне ишетәсе килә. Сүз — дуңгызлардагы африка чумасы хакында. “Каты борыннар”да узган елда куркыныч чир таратуда “актив эшләде”.

Быел хәл ничек?

— Ил күләменнән караганда, яхшы түгел. Октябрь уртасына булган мәгълүматлар буенча, мәсәлән, Русиянең 35 төбәгендә шундый 210 чыганак табылуы турында мәгълүмат бар. Әлегә, Башкортстанда, бәхеткә каршы, терлек чумасы теркәлмәде, әмма куркыныч саклана. Ел башыннан, мәсәлән, дуңгызлардагы африка чумасының Татарстанда — 3, Мари Элда — 1, Саратов өлкәсендә — 9 һәм Самара өлкәсендә 12 чыганагы табылды. Сентябрь ахырында һәм октябрь башында әлеге чир безгә чиктәш булган Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда “кабынып” алды. Әйтергә кирәк, аларның һәммәсе дә — шәхси хуҗалыкларда асралган дуңгызларда. Башкортстанда без тиешле хезмәтләр белән ай саен диярлек дуңгызчылык комплексларында ветеринария таләпләре үтәлешен контрольдә тотуны тикшереп торабыз. Белешмә. Республикада иң күп дуңгыз Благовар (170 мең баш), Чишмә (87 мең баш) һәм Бүздәк (83 мең баш) районнарында асрала. Әлеге күрсәткечләр — республика хуҗалыкларында теркәлгән барлык терлекнең 85 проценты. Билгеле, “катыборын”нарның авырулары да кош гриппыныкыннан ким түгел, һәм аларны үтилләштерү тәртибе дә шундый ук.

Профилактик чараларны төгәл башкарганда, ышанам, дуңгыз асраучылар зыян күрмәс. Кыр кабаннары да активлашкан вакыт. Димәк, терлекләрегезнең иркендә йөрүен бөтенләй туктатырга кирәк.

— Дуңгызларның йогышлы чиргә дучар булмавы өчен нинди киңәшләрне үтәргә кирәк?

— Беренчедән, кыргый дуңгызлар популяциясен контрольдә тоту. Русия Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән документка ярашлы, ул һәр 1 мең гектарга 0,24 баштан артмаска тиеш. Республика буенча бу күрсәткеч илдәге кебек, ә Архангель, Зианчура, Кырмыскалы, Краснокама һәм Дәүләкән районнарында сан бераз югарырак. Атып яисә башка юл белән кулга төшерелгән һәр кабан дуңгызының итен тикшерү өчен ветеринар лабораториягә тапшырырга кирәк. Шәхси ихаталарда һәм терлекләрнең сакланышы тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән хуҗалыкларда ветеринар кагыйдәләргә игътибар артырга тиеш. Бигрәк тә иркендә асрауга юл куелмасын. Җәмәгать туклануы белән бәйле оешмаларда калдык ризыкларны үтилләштерүгә дә контрольне көчәйтү мөһим. Аларны дуңгызларга термик эшкәртү аша үткәреп кенә бирергә кирәк. Әлбәттә, ветеринар хезмәт рөхсәтеннән башка сәүдә нокталарында терлек ите сату тыела. Минемчә, моңа кадәр дуңгыз симертү белән шөгыльләнүчеләр ит җитештерүдә башка терлекләргә юнәлеш алса — тагын да ышанычлырак. Йомгаклап, шуны әйтергә телим. Ветеринар таләпләрне төгәл үтәп һәм хайваннарда, кош-кортларда очрый торган куркыныч чирләр белән көрәшүдә бердәм булганда гына уртак максатыбызга ирешәчәкбез.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: