Русиялеләрнең туклану рационында бәрәңге мөһим урын тота. Әйткәндәй, “икенче икмәк”нең Русия дәүләтенә кертелүенә узган елда 320 ел тулды. Һәм һаман да ул безнең табыннардан өзелми. Әмма соңгы елларда аны игү шактый кимүгә юнәлеш алды. Кешеләр, әлеге туклыклы азыкны киметеп, “җиңелрәк” үзләштерелгәненә күчә башлады. Авылда мал саны кимү дә бәрәңгегә ихтыяҗны азайтты. Шул ук вакытта илнең эчке сәүдә базарында соңгы вакытка кадәр Мисыр, Израильдән кертелгәне ел әйләнәсенә диярлек өзелмәде. Әлегә кадәр Русия бәрәңге җитештерү күләме буенча дөньяда тәүге “бишлек”тән төшмәде. Әлбәттә, илебездә бәрәңге күп игелгәнлектән, импортка безнең сәүдәдә урын булмаска да тиеш кебек иде.
Кызганычка каршы, Русиядә бәрәңгене һаман да эре сәүдә челтәрләре таләбенә туры китерә алмыйлар. Сортларның буталып бетүе дә шуңа сәбәпче. Йөзләрчә ел дәвамында үзебездә үстерелән төрләре югалып бара. Экспертлар фикеренчә, илдә бәрәңге орлыгының 80-90 проценты чит ил селекциясенеке. Ихтимал, бәрәңгенең төп үстерүчесе — авыл халкы, аның ни дәрәҗәдә экологик яктан чиста булуын да, геннары модификацияләнүне дә ул аңлап җиткермидер. Дөрестән дә, ни сәбәпле эре сәүдә челтәрләрендә урындагы сыйфатлы бәрәңге юк соң, дип аптырыйсы түгел. Аңлаешлырак әйткәндә, крестьян ихаталары да сортларны тәртипкә китереп чәчәргә өйрәнсә, сүз дә юк, Башкортстанга да читтән китерелмәс иде ул. Ихтыяҗ кимегәч, аның мәйданнары да артмый. Соңгы 4-5 елда гына да, мәсәлән, Русиядә шәхси хуҗалыклардагы бәрәңге бакчалары мәйданы 700 мең гектарга кимегән. Бу тенденция дәвам итә.
Быел бәрәңге үстерү өчен дә һава шартлары уңай булмады. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: чит илдән дә, республикага башка төбәкләрдән китерелгәне дә әлегә күренми. Монысы, беренче чиратта, санкцияләргә бәйле. Әмма урам сәүдәсендә “икенче икмәк”нең килограммы һаман да 60 сумнан төшми. Алучысы булгач, кыйммәтрәк сораучылары да бар.
Русиядә, Башкортстанда быелгы кырыс шартларда бәрәңге уңдымы? Ни өчен крестьян хуҗалыклары һаман да зур сәүдә челтәрләренә керә алмый?
Заманында СССР халкы дөньяда бәрәңгене иң күп кулланучы буларак беренче урында иде. Ихтимал, мондый “беренчелек”, беренче чиратта, илдә туклану рационының ярлырак булуы һәм аның сәнәгать җитештерүендә күп кулланылуы белән аңлатылгандыр. Сер түгел, спиртның да иң сыйфатлысы бәрәңгедән алына иде бит. Тарихи мәгълүматлардан күренүенчә, Советлар Союзы таркалыр алдыннан, ягъни 1990 елда, РСФСРда бәрәңгенең тулай җыемы 30,8 миллион тонна тәшкил итте. Узган елларда исә “позиция”дән чигендек. Хәзер Русия “икенче икмәк” җитештерү буенча, Кытай һәм Һиндстаннан кала, өченче урында. 2021 елның коры килүе аркасында, бәлки, тагын да түбәнгәрәк төшәрбез әле.
Аннары һәр гектардан алынган уңыш күләме буенча да алга киткән илләрдән байтакка калышуыбызны онытмыйк. Әлеге күрсәткеч буенча хәтта беренче “утызлык”ка да эләкмибез. Дөньядагы аграр җитештерү рейтингы мәгълүматларыннан күренүенчә, мәсәлән, бәрәңгенең һәр гектарыннан уртача уңыш, бу елны исәпләмәгәндә, узган елларда 17 тоннадан артмаса, АКШта әлеге күрсәткеч — 49, Германиядә 44 тонна тәшкил итә. Әлеге чагыштырулар аша да Русиядә бәрәңге игү һәм куллану культурасының ни дәрәҗәдә түбән булуы ачык күренә.
Белешмә. Илебездә “икенче икмәк” плантацияләре мәйданы тотрыклы кими. 2012 елда, мәсәлән, илдә аның гомум мәйданы 2,2 миллион гектар тәшкил иткән булса, 2020 елда — 1,19 миллион, быел 1,13 миллион гектардан артмады.
— Үткән елда ил халкын үзебездә җитештерелгән бәрәңге белән тәэмин итү индикаторы үтәлмәде. Нигездә, әлеге күрсәткечне 95 процентка җиткерү максаты куелса да, үтәлеш 86 проценттан артмады. Кызганычка каршы, узган ел бәрәңге уңышын арттыру өчен уңайлы ел булмады. Бу хәл пандемия белән бәйле булды һәм тотрыксыз һава шартлары да үз төзәтмәләрен кертте. Быел без бәрәңге утыртыласы мәйданнарны арттырдык. Хәлне җайга салырбыз, дип ышанам, — дигән иде Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев илдә чәчү эшләре дәвам иткәндә ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда.
Рәсми чыганаклар белән бәхәсләшеп булмый, әлбәттә. Ләкин быел да, федераль аграр тармак җитәкчесе белдергәнчә, илдә бәрәңге мәйданнарының артуы күзәтелмәде. Янә дә, узган елда плантацияләрдә уңышның планлаштырылган дәрәҗәдә алынмавына, Дмитрий Патрушев фикеренчә, пандемия сәбәпче булса, быел әлеге бәлагә кырыс һава шартлары да өстәлде. Бәрәңгенең яздан утыртылуын исәпкә алганда да, пандемиянең басуга, уңыш күләменә зур йогынты ясавы сәер тоела. Аномаль һава шартлары да, белгечләр фикеренчә, Русиядә узган елда “икенче икмәк”кә куркыныч тудырырлык булмаган иде. Ә бит быелгы корылык үткән елдагы кебек кенә булмады...
Тагын рәсми саннарга игътибар итик. Бәрәңгенең тулай җыемы елдан-ел кими. 20-25 ел элек, мәсәлән, илдә 30-40 миллион тонна җыелса, хәзер бу күрсәткеч 20 миллион тоннадан артмый. Чагыштыру өчен: 2019 елда бу сан — 22,1 миллион, үткән елда 19,5 миллион тонна булды. Экспертлар фикеренчә, илнең эчке ихтыяҗлары өчен әлеге күрсәткечнең 26 миллион тонна булуы мотлак. Гектар куәте дә түбән булып кала. Европалыларда ул 400 центнердан артканда, бездә 160 центнерга гына якынлаша.
Русиянең Бәрәңге җитештерүчеләр берлеге рәисе Алексей Красильников фикеренчә, рентабельлелеге түбән булу сәбәпле, илдәге байтак аграр предприятиеләр аның мәйданын киметеп кенә калмыйча, игүдән бөтенләй үк баш тарта башлады. Соңгы елларда “икенче икмәк”кә игътибарны эшкәртү үзләрендә булганнар яисә эре сәүдә челтәрләре белән уртак тел табучылар гына арттыра алды. Кече хуҗалыкларда, шулай ук, крестьян ихаталарында аның күләме кимегәннән-кими. Чиновник фикеренчә, крестьян хуҗалыкларында бәрәңге мәйданнары әлеге темпта кимү дәвам итсә, 2026 елга илдә бәрәңге дефициты тууы ихтимал.
Белешмә. БМО экспертлары Русияне дөньяда иң күп бәрәңге ашаучы ил буларак билгеләгән. Һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, елына ул 130 килограмм туры килә. Илдә кабул ителгән санитар норма буенча, ул елына 90 килограмм каралган. “Икенче икмәк” белән тәэмин ителеш узган елда Башкортстанда 160 процент тәшкил иткән.
Күренүенчә, Башкортстан бәрәңгене үз ихтыяҗларына караганда да күбрәк үстерә. Әмма киләчәктә аның мәйданнары кимү куркынычы янамыймы? Сәүдә базарында читтән кертелгәннәре өстенлек алмасмы? Иң мөһиме — ни өчен кибетләрдә урындагы бәрәңгегә “урын юк”?
Әлеге сорауларны без республиканың Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге директоры Ирек Сакаевка бирдек.
— Бәрәңгегә ихтыяҗ кимү күзәтелсә дә, Башкортстан аны традицион игүче төбәкләр исемлегендә кала, — ди Ирек Зөфәр улы. — Гомумән, “бәрәңге сәясәте”нә караш тармак министрлыгы тарафыннан яхшы якка үзгәрде. Кайчандыр без бу юнәлеш үсешен яңа техника һәм технологияләр белән генә бәйли идек. Хәзер саклагычлар төзү, республиканың табигый-климатик шартларына яраклаштырылган яңа сортлар булдыру һәм сәүдә-логистика эшчәнлеген тагын да камилләштерү кебек проблемаларга игътибар артты.
— Сәүдә базарында ихтыяҗ артмый, бәрәңге мәйданнары кими. Аграр предприятиеләр һәм крестьян хуҗалыклары “икенче икмәк” җирләрен киметкәндә бу яңалыклар үзен аклармы?
— Әле берничә ел элек кенә республикада 40тан артык район күпләп бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә иде. Хәзер бу сан кимеде. Зур ихтыяҗ юк. Чөнки элегрәк ул мал симертү комплекслары, спирт җитештерүчеләр өчен бик яхшы чимал иде. Аяныч хәл: крестьян хуҗалыкларында да кимү дәвам итә. Элек бәрәңгене малга ашату өчен дә утырталар иде бит. Хәзер терлек тә кими. Авыл халкының җир буш калмасын әле, утыртыйм, дип көч түккәне дә әрәмгә кала. Аннары куяр урын тапмый.
Проблема нәрсәдә соң? Әлбәттә, бәрәңгене эре сәүдә нокталары таләпләрендә сатарга әзерли алмавыбызда. Галимнәр, дөньяда бәрәңгенең дүрт меңнән артык сорты бар, ди. Башкортстан авылларында да аның йөзе генә бардыр. Ә эре сәүдә нокталарында калибрланган, ягъни бер сортта һәм зурлыкта булганнары, яхшы сакланганнары гына кабул ителә. Шуңа күрә дә зур кибетләрдә урындагы бәрәңгегә “урын табылмавы” гаҗәп күренер. Ул — сатучы кампания теләге генә түгел, дөнья күләмендәге сәүдә стандартлары кагыйдәсе. Тиз генә булмас, әлбәттә, селекционерлар, галимнәр һәм эре сәүдә оешмалары белән без бу проблеманы хәл итә алсак, ышанам, авылларда бәрәңге мәйданнары кабат арта башлаячак.
— Башкортстанда “икенче икмәк” мәйданы ничә гектар тәшкил итә һәм ул эчке базар ихтыяҗын канәгатьләндерәме?
— Хәтерегездә булса, совет чорында Башкортстанда бәрәңгенең тулай җыемы 1 миллион тоннадан кимегәне булмады. Республика ихтыяҗлары өчен ул 500 мең тонна кирәк. Узган елда аның тулай җыемы 710 мең тонна, шул исәптән 671 мең тоннасы шәхси хуҗалыклардан булды.
Белешмә. Тармак министрлыгы чыганакларына караганда, быел республикада бәрәңгенең тулай җыемы 405 мең тонна тәшкил иткән. Шуның 380 мең тоннасы — крестьян ихаталары өлеше. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аның уртача гектар куәте 144 центнер булды.
Күренүенчә, еллык куллану нормасының 70-90 килограмм күләмендә билгеләнүен исәпкә алганда, республикада бәрәңге кытлыгы көтелми. Шуны да билгеләр идем: аграр хуҗалыклар гына түгел, авыл халкының да базар конъюнктурасын өйрәнә башлавы күзәтелә. Дөрес, әлегә ул күбрәк фермер хуҗалыкларында күренә.
— Быел кайсы районнарны бәрәңге үстерүдә билгеләргә була?
— “Икенче икмәк”, нигездә, төньяк-көнчыгыш районнарда күп үстерелә иде. Әмма гомум мәйдан күләме кимесә дә, география моның белән генә чикләнмәде.
Аскыннан башлап, Чишмә, Стәрлебаш районнарында да бәрәңгегә махсуслашучы фермерлар сафы арта башлады, Чакмагыш, Балтач, Борай, Дуван, Кыйгы, Күгәрчен, Нуриман, Туймазы... Тагын да санарга була. Әбҗәлил районының “Әбдерәшит” фермер хуҗалыгы бәрәңгедән яхшы уңыш алды. Хәтта күрше төбәкләргә дә сата башлады. Министрлыкның сәүдә кооперативлары санын арттыру, аларның үсешенә булышлык итү юнәлешендәге ярдәме яхшы нәтиҗә бирә. Әйтергә кирәк, әлеге кооперативлар гына да быел үз җирләрендә мул гына бәрәңге, кишер һәм кызыл чөгендер үстереп алды. Аларның тәҗрибәләрен өйрәнүчеләр дә күп. Быел республика буенча шундый 15 кооператив, бәрәңге һәм яшелчә үстереп, урындагы кулланучылар базарын экологик яктан чиста һәм арзан продукция белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте.
— Элек “Башпотребсоюз” карамагындагы оешмалар да авылда үстерелгән бәрәңгене җыеп, җитештерүне арттыруга этәргеч бирә иде.
— Бу эш әлеге вакытта да сүрелми. Мәсәлән, Бакалы, Кырмыскалы, Туймазы, Тәтешле районнарындагы кулланучылар оешмасы, ягъни элекке “райпо”лар, халыктан бәрәңге җыюны уңышлы дәвам итә. “Башпотребсоюз” оешмасы, шул рәвешле, быел 180 тонна “икенче икмәк” җыярга планлаштыра. Анысы кибетләрдә сату өчен хәзерләнсә, янә 110 тоннасын үз карамагындагы туклану предприятиеләре ихтыяҗы өчен туплаячак.
Бу ел гына түгел, гомумән, соңгы еллар бөтен дөнья сәүдә базарында азык-төлеккә ихтыяҗның арта баруын күрсәтте. Мин киләчәктә Русия экспортында бәрәңге өлешенең дә тоемлы булуына ышанам. Моның өчен плантацияләрдә һәм бәрәңге бакчаларындагы орлыкны таләпчән стандартларга туры китерергә, логистика һәм куәтле саклагычлар төзү проблемаларын хәл итәргә кирәк. Республикада бу юнәлештә эш максатлы дәвам итә. “Икенче икмәк” үстерүчеләргә һәртөрле дәүләт ярдәме күрсәтү дә шуны дәлилли. Димәк, Башкортстанның экспортта яңа юнәлешне үстерүенә дә мөмкинлекләр бар.
Олег Төхвәтуллин.