Шул ук вакытта, күптармаклы хуҗалык басучылыкта да сынатмый. Биредәге сөренте мәйданнар 15 мең гектардан артыграк тәшкил итә, шуның 10 мең гектарында мал азыгы сыйфатында бөртеклеләр игелә. Елның тәүге нәтиҗәләреннән күренүенчә, завод игенчеләре елына карата яхшы гына уңыш үстереп алган, гектар куәте — 15 центнер тирәсе. Моңа, әлбәттә, заманча технологияләрне уңышлы куллану, үсемлекчелектә яңа сортлар сынау нәтиҗәсендә ирешелә.
Иң беренче чиратта, майлы культуралардан көнбагыш игүгә кагыла бу. Берничә ел элек хуҗалык басуларында чит илдән кайтарылган “Новамис” сорты сынала башлаган иде. Тәҗрибә зур булмаган мәйданнарда башланды, аннары орлыкчык буенча сынаулар тоташ хуҗалык дәрәҗәсенә чыкты. Агымдагы елда югарыда әйтелгән сортлы көнбагыш 200 гектарда чәчелгән иде. Матди яктан нык үсешкән хуҗалыкта басучылык тармагында техник куәтләр дә зурдан. Атап әйткәндә, техника паркы даими яңартыла, яңа авыл хуҗалыгы машиналары белән бергә заманча югары технологиягә йөз тоткан чәчкечләр дә алына. Әйтергә кирәк, алар үзен аклый. Яңа сорт чәчелгән басуларда уңыш быелгы корылык чорында да шактый югары булды. Тоташ алганда, гектардан уңыш 15 центнер тәшкил итте. Шул ук вакытта 20 центнер уңыш биргән басулар да булды. Кыскасы, көнбагышның яңа сорты өметләрне тулысынча аклаган, шуңа да алдагы елларда аның мәйданнарын тагын да киңәйтү күздә тотыла.
Хуҗалыкта көнбагыш уңышы коры көннәрдә тулысынча җыеп алынды. Монда комбайнчылар Рузил Камилҗанов, Айрат Мәэминов һәм Илнур Уразмәтовның хезмәт өлеше зур.
Быел басучылык продукциясенә хаклар ярыйсы гына күтәрелде. Белгечләр исәпләвенчә, алар үсүен дәвам итә, ел азагына бу юнәлештә тагын күтәрелеш булачак әле. Монысы инде, кем әйтмешли, җитештерү-челәр файдасына. “Благовар” кошчылык заводында әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячаклар, чөнки җыеп алган уңышны саклау өчен монда куәтләр бар. Атап әйткәндә, элекке Благовар элеваторы күптән инде завод карамагында.
Биредә ашлык кабул итү июль азагында ук башланган иде. Аның зур өлешен кошчылык заводы басуларында үстерелгән ашлык тәшкил итә, шулай ук Благовар, Бүздәк районнары крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, аграр тармак малтабарларыннан ашлык кабул ителә. Элеваторның техник мөмкинлекләре зур, атап әйткәндә, кабул ителгән ашлык үрнәкләре лабораториядә тикшерү үткәч кенә саклагычларга урнаштырыла. Сыйфат күрсәткечләреннән чыгып, алынган продукция киптерелергә дә мөмкин. Ашлыкны элеваторга саклауга куеп, хаклар үзгәрү белән аны сәүдәгә чыгарырга була. Әйткәндәй, әлеге мөмкинлек күпләрне кызыктыра, шуңа да завод элеваторы хезмәтләренә ихтыяҗ зур.
Быелгы уракта элеваторга 8 мең тоннага якын ашлык кабул ителгән, башка еллардагы белән чагыштырганда, бу икеләтә азрак, әлбәттә. Соңгы вакытта китерелә башлаган көнбагыш тоташ күләмгә әллә ни зур йогынты ясамаячак. Әмма элеваторда эш барыбер дәвам итә. Әйткәндәй, ашлык кабул итү башланган чорда элеватор коллективында 30 хезмәткәр эшләсә, хәзер ул сизелерлек азайган. Продукция китергән машиналарны үлчәүче Альбина Мөслимова каршылый, лаборантка Гүзәл Уразмәтова анализга үрнәк ала. Аннары инде йөкне амбарларга урнаштыручы тракторчылар эшкә кушыла. Киптерү агрегатлары машинисты Рушан Исхаков — коллективта бай тәҗрибәле белгечләрнең берсе, биредә 20 елдан артык хезмәт сала. Фидакарь хезмәте белән абруй яулаган хезмәткәр башкаларга да үрнәк булып тора.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.