-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 ноябрь 2021, 11:20

Мактау һәм хөрмәт сезгә, уңган игенчеләр!

Йола буенча, Кырмыскалы районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләү өчен район Мәдәният сараена җыелды. Бу көнне барлык гомерен туган җиргә, авыл хуҗалыгына багышлаган һөнәр осталарының кәефе күтәренке иде. Ел авыр килүгә карамастан, район игенчеләре агымдагы сезонны шактый уңышлы һәм аз югалтулар белән тәмамлады. Уңышлар, авырлыклар һәм үсеш перспективалары турында чыгышында район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров сөйләде.

Мактау һәм хөрмәт сезгә, уңган игенчеләр!
Мактау һәм хөрмәт сезгә, уңган игенчеләр!

— Авырлыклар булуга карамастан, аграрийлар быелгы эшләрне уңышлы башкарып чыкты: 108 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 27,4 центнер тәшкил итте. Бу, әлбәттә, узган ел нәтиҗәләреннән азрак, әмма җәйнең һава шартларын исәпкә алып, чын батырлык, — диде Әлфир Фәрхәт улы.
Район башлыгы чыгышында башка тармаклардагы күрсәткечләргә дә тукталып үтте. Шулай, район хуҗалыклары майлы культуралардан да яхшы гына уңыш җыеп алган, тулаем җыем 19 мең тоннага якын. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләр яхшы: районда авыл хуҗалыгы про­дукциясенең 30 проценттан артыгы аларга туры килә. Елның 9 ае нәти­җәләре буенча 3,5 мең тонна ит, 34 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән.
Әлбәттә, техника паркын һәм җиһаз­ларны яңартмый торып, предприятиеләрне үстерү мөмкин түгел. Быел авыл хуҗалыклары 52 берәмлек заманча техника сатып алган. Авыл ху­җа­лыгы предприя­тие­ләренең яңа юнәлештә үсешүе дә зур куаныч. Мәсәлән, “Артемида” токымчылык хуҗа­лыгы перспективалы инвестицион проектны гамәлгә ашыра. Ляхово авылында “голштин” токымлы сыерлар өчен яңа корпус төзелде. Киләчәктә тагын өч корпус төзү планлаштырыла. Ин­вестицияләрнең гомум кү­ләме – 200 миллион сумнан артык.
2018 елда Түбән Төкен авылында үз эшчәнлеген баш­лап җибәргән Элина Кормаеваның крестьян-фермер хуҗалыгы 30 миллион сумлык грантка ия булды. Бу акча үзенең азык базасы булган заманча сөт­челек фермасы төзүгә тотынылачак.
Авыл хуҗалыгы кооперативларына да ярдәм күр­сәтелә. “Кырмыскалы” кооперативы 7 миллион сум кү­ләмендә ярдәм алды. Акчаны тегермән төзүгә юнәл­тәчәкләр. Кырмыскалылар “Агростартап” программасында да катнаша. Агымдагы елда Бозаяз авылыннан Илфат Бикмәтов 2 миллион сумнан артык грантка ия булды. Аның крестьян-фермер хуҗа­лыгы күпьел­лык үлән орлыгы хәзерләү белән шөгыль­ләнәчәк.
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тармагы да актив эшли. “Кырмыскалы икмәк комбинаты”, “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәм­гыятьләре “Абыйлы-энеле Әминевлар”, “Ефремкино”, “Кырмыскалы”, “Кырмыскалы-Сәвә­ләй” коопера­тив­ларының күрсәткечләре мактауга лаек.
Чыгышын тәмамлап, Әлфир Фәрхәт улы авыл эш­чәннәренә эшсөяр һәм җаваплы булулары өчен рәхмәт белдерде һәм быел югары уңышка иреш­кән­нәрне тәбрикләү тантанасына күчте.
Быелгы эш нәтиҗәләре буенча югары җитештерү күрсәткечләре өчен “Артемида” токымчылык хуҗа­лыгы (директоры Е. Пожидаев) — беренче, “Уңыш” җәмгыяте (директоры —
И. Хан­нанов) – икенче, “Үзәк” МТСының “Нива” филиалы коллективы (директоры — Р. Мөхәррә­мов) өченче урынга лаек булдылар. Ә Элина Кор­мае­ва­ның крестьян-фермер ху­җалыгы “Иң яхшы фермер хужалыгы” булып танылды.
Эшләрендәге уңыш­лары, югары һөнәри осталыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен бер төркем авыл хуҗалыгы эшчәннәре төрле дәрәҗә­дәге Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Күркәм бәйрәмдә кунак­ларның чыгышлары, тәб­рик­ләү тантанасы Мә­дә­ният сарае артист­ла­рының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Барлык кө­чен һәм күңелен биреп эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәт­кәр­ләре катлаулы һава шартларына да, эпидемиологик хәлгә дә карамый, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, намус белән эшли һәм югары уңышларга ирешә.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Мактау һәм хөрмәт сезгә, уңган игенчеләр!
Мактау һәм хөрмәт сезгә, уңган игенчеләр!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: