+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2023, 09:45

Гектар төшеме – 310 центнер!

“Илеш” МТСы җәмгыятендә шикәр чөгендере мул уңыш вәгъдә итә.

Гектар төшеме – 310 центнер!
Гектар төшеме – 310 центнер!


“Илеш” МТСы игенчелек, техник һәм мал азыгы культуралары, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе. Бүгенге көндә биредә сөренте җирләрнең гомум мәй­да­ны ике мең гектардан артыграк тәшкил итә. “Илеш” МТСы “Элиталы орлык җитештерү хуҗалыгы” статусына ия, ул шулай ук Русия селекциячеләре һәм орлыкчылары гомумдәүләт берлеге әгъзасы.

“Илеш” МТСы җәмгыятендә терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә дә максатлы эш алып барыла. Авыл уңганнары үзләренә йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык, төгәллек белән үти. Иң мөһиме, җәмгыять хезмәт кешесенең тырышлыгын күрә һәм лаеклы бәяли.
Быел озак дәвам иткән эсселек куркытып алса да, Илеш районы хуҗалыкларында, агротехник чараларның вакытында һәм югары һөнәри дәрәҗәдә башкарылуы нәтиҗәсендә, тәмам кискен хәл килеп тумады. Берәүгә дә сер түгел, иген иккән кешенең иң курыкканы корылык. Быелгы кебек җәй башында ук дым җитәрлек булмаса, мал азыгы да, иген дә уңмый.
Районда аз-маз булса да яңгырлар да яугалады. Шулай да, корылык сәбәпле, бөртеклеләрнең төшеме узган ел уңышыннан ким булуын күздә тотканда, аграрийларны быелгы җәй сөендерде, дип әйтеп булмый.
Билгеле, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисади хәле, барыннан да элек, җитештерелгән продукциянең һәм сатып алынган товарларның бәяләр нисбәтенә бәйле. Бәяләр нисбәтенә килгәндә, агымдагы ел гади түгел, уңыш түбәнрәк булу өстенә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу хаклары да канәгатьләндерми, ягулык-майлау материалларының бәясе исә көн саен диярлек күтәрелә. Быелгы басу эшләрен аграрийлар элекке запаслар белән башкарып чыксалар да, алдагы ел уңышына нигез хәзердән үк салына бит. Шөкер, Илеш районы хакимияте хуҗалыклар җитәкчеләре-нең теләк-тәкъдимнәрен өйрәнеп, кичектергесез чаралар күрә: дәүләт ярдәмен алуда булыша, күтәрә алырлык хакка ягулык белән тәэмин итү юнәлешендә актив эшли.
“Илеш” МТСы шикәр чөгендерен дә игә. Быел 250 гектар мәйданда татлы тамыразык үстергәннәр. Хуҗалык эшчәннәре һәр аяз көнне файдаланып калырга омтылып, һава торышы мөмкинлек биргәндә караңгы төшкәнче эшлиләр. Гектар көче җыеп алынган мәйданнарда 310 центнер тәшкил итә. Бу техник культура күп көч салуны таләп итә, әмма елы туры килсә алдатмый, ярыйсы ук табыш бирә. Быелгы ел бу культура өчен нәкъ шундыйлардан.
Күп көч салу дигәннән. Җәйге эссе көннәрне чөгендер басуларында үткәргән буын яхшы хәтерли, совет чорында кайда терлек азыгы итеп, кайда шикәр алу өчен чөгендерне күпләп үстерәләр иде. Икешәр, өчәр кат чүбен утап, яңгырлы-карлы чорда балчыкка батып җыйдылар аны. Чөгендернең тамыры татлы булса да, хезмәте ачы, дип әйтү шул чордан калган. Хәзер инде эшләр башкача. Чөгендер басуында чүпне гербицидлар “утый”. Җыеп алуны да комбайннар, заманча техника башкара, кул көче керми.
Продукцияне үстерү генә түгел, аны кырдан ташуның да үзенчәлекләре, кыенлыклары бар, әлбәттә. Моның өчен аграр предприятие җитәкчелеге үз техникасын һәм шулай ук шәхси йөк автомашиналары булган кешеләрне дә җәлеп итте. Шикәр заводыннан еракта урнашу сәбәпле, хуҗалыкның табышы түбәнәя, билгеле. Ничек кенә булмасын, татлы тамыр үстереп отты хуҗалык.
Табышлы эшләү, авыл хуҗалыгы җитештерүенең отышлы алымнары хакында сөйләшкәндә “Илеш” МТСы директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равис Зарипов болай диде:
— Без предприятиебездә икътисади потенциалы булган, авыл хуҗалыгы продукциясе базарында сорау белән файдаланучы культураларга өстенлек бирергә тырышабыз. Максатыбыз — техник мөмкинлекләрне арттыру, яңа технологияләрне кулланышка кертү, салынган инвестицияләрдән максималь табыш алу, хезмәтчәннәр-гә лаеклы эш хакы түләү. Мәсәлән, хәзерге заманда ашлык үстерү белән генә шөгыльләнү үзен акламый, чөнки ашлыкның сатып алу бәясе түбән. Шуңа күрә, эшчәнлекне диверсификацияләү (төрләндерү — ред.) – заман таләбе.
Агымдагы хуҗалык елының үзенчәлекләре, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы продукциясе базарындагы икътисади хәл-шартлар, һава торышынының көйсезлеге Равис Газизҗан улы сүзләренең хаклыгын янә дә раслый.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: