+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 октябрь 2023, 06:50

Ленин медальле умартачы ул!

Талха Галләмов башлаган эшне бүген балалары дәвам итә.

Автор фотосыАвтор фотосы
Фото:Автор фотосы

Талха Галләмовның барлык гомере умартачылык белән бәйле. Ул Башкортстанның Аскын районы Иске Казанчы авыл Советына караган Алъягыш авылында 1936 елның 27 июлендә туган. 1952-53 елларда Иске Казанчы урта мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлаган. 1955 елда Алъягыш авылы колхозы рәисе Талха Галләмовны умартачы ярдәмчесе итеп тәгаенләгән. Шул ук елның көзендә Совет Армиясенә алынып, өч ел хезмәт иткәннән соң, 1958 елда туган авылына кайткан.

Хезмәттән кайтуына умарталыкта корт күчләре бик аз калган була. 1961 елда 80 яшьлек умартачы Хафиз бабай Талха Галләмовны янә үзенә ярдәмче итеп чакыра. Көчен һәм вакытын кызганмый эшли ул! Ике елдан умарталар саны шактый арта, шуңа күрә 55 умартаны үз эченә алган яңа умарталыкка Талханы аның башлыгы итеп тәгаенлиләр.

Тәҗрибәле умартачы яздан көзгә кадәр, нәкъ шул бал кортлары кебек, умарталыгында кайнаган. Ә кышын умарталар һәм рамнар җитештергән. Әлеге һөнәрдә ул яхшы белгеч булса да, әледән-әле тематик китаплар укып, белемен арттырган, бал кортлары турында файдалы мәгълүмат туплаган. Бу өлкәдә һәрвакыт яңа ысуллар һәм алымнар эзләгән.

Дистәләрчә еллар дәвамында үз эшендә район дәрәҗәсендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Ә 1970 елда В. И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән.

1981 елда язмыш җилләре Талханы туган җиреннән читкә алып китә. Авылдагы барлык умарталарын башка кешегә калдырып, Олы Теләк авылында умартачы булып эшкә урнаша. Биредә ул 1982-99 елларда эшли. Шушы чорда Талха Галләмов 1 меңнән артык бал корты гаиләсе үрчетүгә ирешкән.
Эштәге күрсәткечләре һәм казанышлары өчен 1990 елда аңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Гаиләдә мавыгулар уртак булу бик яхшы. Әлеге вакытта Талха Миңнемулла улы балалары белән бергәләп үзенең шәхси умарталыгында бал кортлары тәрбияли. Улы Илдар һәм килене Алинә белән бергә 160 корт гаиләсе карый.

Шулай итеп, умартачылар династиясе дәвам итә.

Фәнил Галәметдинов,
Иглин районы умартачылар оешмасы әгъзасы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас