Илшат Фазрахманов ассызыклаганча, урып-җыю эшләре ике атна элек үк башланырга тиеш иде, ләкин коеп яуган яңгырлар комачаулый.
- Республика буенча уртача 3 айлык явым-төшем нормасы яуды инде. Кайбер районнарда - 6 айлык явым-төшем нормасы. 15 августка кадәр бездә һава торышы буенча яктылык әллә ни күренми. Бүген без Башкортстанның бөтен территориясендә туфракны дымландыру буенча гадәттән тыш хәл кертү турында документ әзерлибез. Моны раслаучы документларны көтәбез, - диде спикер.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры белдерүенчә, республика аграрийларына, ким дигәндә, август уртасына кадәр яхшы һава торышы көтәргә кирәкми. Урып-җыю өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга һәм булган барлык ашлык киптерү куәтләрен эшкә җигәргә кирәк.
Башкортстан аграрийларына быел 2,2 миллион гектар урып-җыярга туры киләчәк. Шуның 1,3 миллион гектары - бөртекле һәм кузаклы сабан культураларына; 380 мең гектары - көзге культураларга; 58 мең гектары- шикәр чөгендеренә; 493 мең гектары майлы культураларга туры килә. Бүгенге көнгә бөртекле культураларны җыюга республиканың 27 районы керешкән.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк: республиканың 34 элеваторы һәм аграрийларның склад биналары куәте берьюлы 4 миллион тоннага якын бөртекле һәм майлы культуралар сакларга мөмкинлек бирә.
- Аграрийлар складларында 1 миллион тоннага якын ашлык саклана. Без быелгы орлыкларның сыйфатсыз булуын күрәбез. Шуңа күрә узган елгы запасларны бүген аграрийлар 2025 ел орлыкларына резервлый, - дип өстәде Илшат Фазрахманов.
Башкортстан Башлыгы хәбәр иткәнчә, берничә муниципалитет терлек азыгы белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, иң түбән күрсәткечләр Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Куергазы, Салават һәм Кыйгы районнарында.
- Авыл кешеләре печән эшли алмый. Кышка печәнсез керү ихтимал. Яңгырлардан зыян күргән муниципалитет башлыкларыннан һәлакәт дәрәҗәсен аңлавыгызны һәм Хөкүмәт белән бергәләп бу мәсьәләдә кешеләргә ничек ярдәм итә алуыбызны билгеләвегезне сорыйм, - диде төбәк җитәкчесе.