-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 август , 09:24

Печәнсез һәм ашлыксыз калмаячакбыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров озайлы һәм көчле яңгырлардан зыян күргән төбәкләр халкына ярдәм күрсәтергә кушты.

Башкортстан – аграр төбәк. Биредә үсемлекчелек тармагы, сөт, ит, кымыз, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү зур үсеш алган. Табигать аграр тармак алдына әледән-әле сынаулар куеп тора. Корылык белән сыный, яисә, быелгыча, бертуктаусыз көчле яңгырлар ява. Шуңа карамастан, республикада булдырылган колачлы дәүләт ярдәмен­нән файдаланучы аграрийлар ул сынауларны уңышлы җиңеп, җитештерү куәтен елдан-ел арттыра бара.

 

Фаразлар буенча агымдагы елның җәе Русия тарихында иң эсселәрдән булырга тиеш иде. Метеорологлар безне июньнән августка кадәр һаваның уртача температурасы – плюс 25-27 градус булачагы хакында кисәткән иде. Асылда, җәй яңгырлы үтә, кулчатыр, җылы киемнәр чөйдә һәрвакыт әзер тора. Республика буенча явым-төшем уртача өч айлык, ә кайбер районнарда алты айлык норма булган.

Көчле яңгырлар төрле тармакларда проблемалар тудырды, бу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу атнада үткәргән оператив киңәшмәдә дә төп темаларның берсе булды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ассызыклавынча, урып-җыю эшләре ике атна элек үк башланырга тиеш иде, ләкин коеп яуган яңгырлар комачаулады. Республика аграрийларына ким дигәндә август уртасына кадәр яхшы һава торышы көтелмәве хакында белдерелде. Шуңа күрә урып-җыюда һәр мөмкинлектән файдаланырга һәм булган барлык ашлык киптерү куәтләрен эшкә кушарга киңәш ителде.

– 15 августка кадәр һава торышы буенча үзгәреш әллә ни күренми. Без Башкортстан территориясендә туфракның дымлылыгы буенча гадәттән тыш хәл режимы кертү турында документ әзерлибез, – диде Илшат Фазрахманов.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров искәртүенчә, Башкортстан аграрийларына быел 2,2 миллион гектар мәйданда урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк. Шуның 1,3 миллион гектары – бөртекле һәм кузаклы сабан культураларына, 380 мең гектары – көзге культураларга, 58 мең гектары – шикәр чөгендеренә, 493 мең гектары майлы культураларга туры килә. Бүген республикада 27 район бөртекле культураларны урып-җыюга керешкән.

Халыкны борчыган кискен икенче проблема – печән хәзерләү. Бертуктаусыз яңгыр кою сәбәпле, кешеләр печән эшли алмый: күпләр чабалмаган, чабылган печәнне җыеп өлгермәгәннәр дә бар, җыелган печәне череп ятучылар да байтак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, берничә муниципалитет мал азыгы белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, мал азыгы хәзерләүдә иң түбән күрсәткечләр Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Куергазы, Салават һәм Кыйгы районнарында.

– Авыл кешеләре печән эшли алмый, кышка печәнсез керүләре ихтимал. Яңгырлардан зыян күргән муниципалитет башлыкларыннан зыян күләмен ачыклауны һәм Хөкүмәт белән бергәләп бу мәсьәләдә кешеләргә ярдәм чараларын билгеләүне сорыйм, – диде төбәк җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы Хөкүмәт әгъзаларына бу эшкә җитди карарга кушты. Ике атна эчендә яңгырдан зыян күргән районнарда яшәүчеләргә печән сатып алу өчен кирәкле сумма буенча карар кабул итәргә, мондый ярдәм күрсәтүнең механизмын булдырырга йөкләтелде.

Яңгырлардан тыш, салкыннар да быел аграрийларны шактый сынады. Майдагы салкын һава торышы авыл хуҗалыгы культураларына шактый тискәре йогынты ясады. Майның беренче декадасында кырау төшү сәбәпле, Башкортстанда 10 мең гектарга якын мәйданнардагы чәчүлекләргә зыян килде. Шуларның 6 мең гектарында авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы теркәлде.

2023 елда да чәчүлекләр кырауларга, корылыкка, коры җилләргә дучар булган иде. Тармакка китерелгән зыян 1,4 миллиард сум тәшкил итте. Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан Башлыгы боерыгы белән республиканың 31 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гадәттән тыш хәл режимы кертелгән муниципалитетларга кырау нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар күрергә киңәш ителде. Ә урындагы хакимиятләргә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына хуҗалыкларга китерелгән зыян күләмен раслаучы документлар тутырып җибәрергә кушылды.
Һава шартларының катлаулы булуына карамастан, уңышны саклап калу буенча чаралар җәелдерелүе нәтиҗәсендә, 2023 елда республика аграрийлары тарафыннан 3207,2 мең тонна ашлык җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш гектарыннан 19 центнер тәшкил итте.

Гадәттән тыш хәл режимы белән бергә гамәлгә кергән ярдәм чаралары төбәк аграрийлары өчен шактый тоемлы булды.

– Күпьеллык күзәтүләремә таянып, шуны әйтә алам: бер генә елны да табигать игенчеләр алдына сынаулар куймый калмый, – ди Дүртөйле районының “Ленин” токымчылык заводы баш агрономы Ришат Гәрәев. – Мисал өчен, 2023 елда яз көне 700 гектар люцернаны, 400 гектар борчакны кырау сукты, ә 12 июнь көнне 120 гектар бодай һәм 300 гектар кукурузны боз кыйратты. Шунысы сөенечле: безнең предприятие аягында ныклы басып тора, табигать казаларына да, икътисади авырлыкларга да бирешмибез. Рәхмәт, республика җитәкчелегенең дә даими ярдәмен тоябыз.

Әйе, Башкортстан – югары үсешкә ирешкән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Республика җитәкчелеге башлангычы белән агросәнәгать тармагына күләмле ярдәм чаралары булдырылган. Алар авылларны төзекләндерү, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү һәм мәдәни традицияләрне саклау өчен зур этәргеч булып тора. Алар кырыс табигать шартларына каршы торырга да ярдәм итә.

Читайте нас: