Быелгы урак чорында районда уңышны барлыгы 69 мең гектардан җыеп аласы бар. Шуның зур өлешен бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар тәшкил итә – 38 мең гектардан артыграк. Моңа 7 мең гектарны биләүче уҗым культуралары да керә. Сызма техник культуралар да зур гына мәйданнарны били, атап әйткәндә, көнбагыш – 16 мең, ә шикәр чөгендере 8 мең гектардан артыграк мәйданда үстерелгән. Бер сүз белән әйткәндә, урып-суктырыласы мәйданнар, җыеп аласы уңыш күп һәм мул.
Район хуҗалыклары соңгы елларда яңа төр культуралар игүгә дә алынды, шепкән (рыжик) басулары, мәсәлән, 2 мең гектар тәшкил итә, аңардан мул гына уңыш көтелә. Уҗым шепкәне мәйданнарының 87 процентында уңыш җыеп алынган да инде. Уҗым культураларыннан көзге бодайга да быел зур өметләр баглана, аның уңышы хәзерге чорга мең гектардан җыелган, төшем 28 центнер тәшкил итә.
Әмма табигать көйсезлеге дәртләнеп башлаган эшне туктатты – тоташ төбәктә көчле озайлы яңгырлар явып үтте, алар хәзер дә дәвам итә.
– Август башына былтыр уҗым культураларының 85 процентын җыеп алган идек инде, – ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин. – Үкенечкә, быел бу юнәлештә урак тәүге адымнарын гына ясый һәм синоптикларның алдагы чорга фаразлары да механизаторларны һич шатландырырлык түгел.
Бу уңайдан Данир Әнвәр улы да аграр тармакта утыз елдан артык хезмәт салып, күпме дәвер колхоз рәисе булып эшләп, быелгыдай явым-төшемле уракны хәтерләми. Әлшәй төбәгендә дә явым-төшем гаять күп быел.
Сүз дә юк, мондый шартларда механизаторлар аяз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша, аерым хуҗалыклар исә урып алынган ашлыкны Раевка элеваторына урнаштыру хәстәрен күрә.
Быелгы уңышның тәүге ашлык олавын биредә 1 августта кабул иткәннәр, беренче квитанция “СН-Агро” предприятиесе водителе Зинфир Ганиевка тапшырылган. Аның “кул арты” җиңел була, хәзерге чорда да ашлык агымы тукталмый, тәүлегенә зур йөк ташучы 30-40 автомобиль кабул ителә.
Элеваторның лаборатория мөдире Рима Әхмәтҗанова – ашлык кабул итү-эшкәртү тармагына 40 елдан артык гомерен багышланган бай тәҗрибәле белгеч, шуңа да аны ашлык ташучы шоферлардан алып, агрономнар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең һәммәсе яхшы белә. Ни өчен дигәндә, биредә саклануга куелган ашлыкның сыйфат күрсәткечләре нәкъ менә лаборатория эшенә бәйле.
Рима Гыйззәт кызы быелгы урак шактый катлаулы булачак, дип фаразлый, чөнки моңарчы китерелгән ашлык нык дымлы булган, соңгы чорда үргән бөртекләр дә күренә. Шуңа карамастан, әлегә бер машинаны да борып җибәргәннәре юк. Элеваторның куәтләре зур, ул 53 мең тоннага исәпләнгән. Ашлык кабул итүгә әзерлек чорында биредә матди-техник базага ремонт үткәрелеп, җиһазлар яңартылган. Башка еллардагы кебек үк, зур игътибар ашлык киптерү корылмаларына юнәлтелгән. Дәүләт комиссиясе тарафыннан элеваторның быелгы эшкәртү чорына әзерлеге “бик яхшы” дип бәһалануы коллективның тырышлыгы турында сөйли, әлбәттә.
Ашлык кабул итү ике сменада алып барыла, эш иртән үк башланып, төнге 1 сәгатькә кадәр дәвам итә. Кабул ителгән ашлыкның сыйфатына игътибар зур, шушы максатта анализлар алына, берничә күрсәткеч буенча тикшерүләр үткәрелә. Кабул итү пункты хезмәткәрләре – лаборантлар Дильнара Сергеева, Сәбинә Зәйдуллина, Светлана Афанасьева һәм Ирина Шульга йөкләтелгән бурычларга гаять җаваплы карый.
Басучылык нык үсешкән төбәк буларак, Әлшәй районы хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә ныклы әзерлектә килүе табигый. Агымдагы елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 17 берәмлек аграр техника сатып алынган.
Быелгы уракка югары җитештерүчәнле 81 ашлык комбайны әзерләнгән, алар, нигездә, яңа, күпчелегенең файдалану вакыты 4-5 елдан артмый. Быел да аграр комплексның яңа комбайннар белән тулылануы күзәтелә, димәк урып-җыюның кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарылачагына ышаныч зур.
Җыеп алыначак ашлык турында да хәстәрлек күрелгән, әлеге максатта ашлык эшкәртү машиналарының барлык төрләре дә әзерлек үткән. Район хуҗалыкларында 21 берәмлек ындыр табагы исәпләнә, алардагы ашлык амбарлары һәм саклагычларның гомум куәте 82 мең тоннадан артыграк тәшкил итә. Раевка элеваторыннан тыш, ашлык кабул итүгә 20 мең тонна куәтле Аксен элеваторы да әзерләнгән.
Басуларда эшнең тынып торганы юк. Мал азыгы хәзерләү дә киң колач белән бара. Хәзерге вакытка берьеллык һәм күпьеллык үләннәр 9 мең гектардан артыграк мәйданда (70 процент) чабылган. Шул рәвешле, 20800 тонна печән хәзерләнгән, бу планлаштырылган максат үтәлгән дигән сүз. Исәпләүләр буенча, хәзерге чорда ук бер баш шартлы малга 12,6 центнер мал азыгы тупланган, әлеге күрсәткечне 24 центнерга җиткерү күздә тотыла һәм аның үтәлүенә шик юк.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.