-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 август , 09:29

“Үсеш ноктасы” нәрсәдән башланды?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров алты ел элек аграрийлар алдына куйган бурычларны тормышка ашыру тармакны икътисадның драйверы дәрәҗәсенә күтәрде.

“Үсеш ноктасы” нәрсәдән башланды?
“Үсеш ноктасы” нәрсәдән башланды?

Алты ел элек, 2018 елның көзендә, Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаруга керешкән Радий Хәбиров республика икътисадын, аның төп тармакларын үстерү буенча анык бурычлар билгеләгән иде. Аграр тармак эшчәнлегенә тукталып, республика җитәкчесе авыл хуҗалыгын модернизацияләүне һәм техник куәтләрне көчәйтүне беренчел бурыч итеп куйды. Әйтергә кирәк, яңа аграр юнәлешкә “старт” бирелгән елдан башланган үзгәрешләр авыл хуҗалыгының эчке базарны үзебездә җитештерелгән продукция белән тулыландыру өлешен арттырып кына калмады, шулай ук, икътисадның мөһим юнәлеше, авылларның социаль тотрыклылыгын тәэмин итүче һәм дөнья базарына ышанычлы атлаучы тармагы булуын да күрсәтте.

“Агросәнәгать комплексы Башкортстан икътисадында үсеш нокталарының берсе булырга тиеш. Әмма әлеге тармакта тулы куәткә гамәлгә ашырылмаган мөмкинлекләр булуы күренә”, – дип бәя биргән иде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2018 елның декабрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында. Ул, яңа вазыйфага тәгаенләнүнең беренче көннәреннән үк: “Башкортстан өчен авыл хуҗалыгы уңышлы эшләүче агробизнес һәм саф керем генә түгел, ә кешеләрнең тормыш сыйфаты булуы”н ассызыклады.

Күптән түгел Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашуда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген Башкортстанның агросәнәгать комплексының төбәктә яшәүчеләрне үзебездә җитештерелгән төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүе турында сөйләде. Аграр ведомство башлыгы сүзләренә караганда, тармакта ит һәм сөт терлекчелеге, ябык грунтта яшелчә җитештерү, ашлык һәм техник культуралар җитештерү – әйдәүче юнәлешләр булып тора. Азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзү тармакларының казанышлары да куанычлы.

Бер сүз белән, соңгы елларда Башкортстан аграрийларының уңышы ил дәрәҗәсендә дә югары бәя алуы һәм аерым казанышларының башка төбәкләр өчен тәҗрибә үрнәге буларак билгеләнүе республикада төпле аграр сәясәт алып барылуын, Радий Хәбиров тарафыннан моннан алты ел элек билгеләгән бурычларның эзлекле тормышка ашырылуын күрсәтте.

Аграр экспертлар фикеренчә, шул еллардан авыл хуҗалыгында заманча техниканың күпләп сатып алына башлавы, гомумән, төрле категориядәге хуҗалык­ларда машина-трактор паркының тузу күрсәткечен күпкә киметте. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, мәсәлән, 2018 елда бер комбайн уртача 460 гектарда эш башкарса, узган елларда бу күрсәткеч 430 гектар тәшкил итте. Ил буенча 2023 елда һәр тракторга 286 гектар сөренте җир туры килсә, республикада бу күрсәткеч 225 гектардан артмады. Республика Башлыгы аграрийлар алдына якын елларда авыл хуҗалыгы оешмаларында, һәр 100 гектар җиргә бүлеп исәпләгәндә, энергия куәтләре белән тәэмин итү күрсәткечен әлеге 180 ат көченнән 230 ат көченә җиткерү бурычын куйды.

Белешмә. Республика Башлыгы агросәнәгать тармагын уңышлы үстерүдә техник һәм технологик модернизацияләү мөһим фактор булуын билгеләде. Вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастан, аграрийлар техника паркын яңартуны дәвам итә. Бары тик 2023 елда гына гомум бәясе 14,2 миллиард сумлык 2970 берәмлек югары җитеш­терүчәнле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Бу сумма аннан алдагы елдагы сан белән чагыштырганда 1,3 миллиард сумга күбрәк. Гомумән, 2019 елдан башлап, барлыгы 56 миллиард сумлык 16 мең берәмлек техника алынган.

Республиканың аграр ведомствосы башлыгы Илшат Фазрахманов билге­ләвенчә, 2018 елдан тармакны тамырдан модернизацияләү, санлы технологияләргә күчү буенча башлангычлар һәм идарә итүдәге яңа алымнар яхшы нәтиҗә бирә. Узган ел, мәсәлән, республикада эчке ихтыяҗларны 1,5 тапкыр канәгать­ләндерерлек күләмдә аграр продукция җитештерелде. Объектив сәбәпләргә бәйле, тавык йомыркасы җитештерүдән башка, барлык позицияләрдә үсеш бар. Шикәр комы, көнбагыш мае, сөт һәм сөт продуктлары, сыер малы һәм дуңгыз ите таләп ителгән күләмнән артыграк җитеш­терелә. Инвесторлар белән хезмәттәшлек ныгый. Соңгы берничә ел дәвамында эре сөтчелек фермалары төзелә башлавы да республикада инвестицион мохитнең яхшы булуын күрсәтә. Авыргазы, Стәрлетамак, Күгәрчен, Илеш һәм Дуван районнарында 5500-1200 баш савым сыерына исәпләнгән фермалар төзелүе соңгы елларда аграр тармактагы зур казанышлар булып тора.

Фермерларга – дәүләт ярдәме
Аграр җитештерүдә хуҗалык итүнең кече формалары өлеше дә елдан-ел арта. Узган елда мәсәлән, фермер хуҗалыклары 30 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде, гомум республика күрсәткечендә ул 13 процент тәшкил итә. Республикада җитештерелгән ашлыкның – 36, көнбагышның – 32, шикәр чөген­деренең – 22, бәрәңге һәм яшелчәнең – 6,5, итнең – 5,7 һәм сөтнең 11 проценты – әлеге категориядәге хуҗалыклар өлеше.
Дүртөйле районында Рөстәм Төх­бәтуллин – ит һәм сөт терлекчелеге белән уңышлы шөгыльләнүче фермер­ларның берсе. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул “Гаилә фермасы” проекты бәйгесендә катнашып, грантка ия булган. Әйткәндәй, булдыклы авыл эшкуарына мондый уңыш икенче тапкыр елмая. 2019 елда ия булган 7 миллион сумлык грант акчасына сыер малы, трактор һәм аңа тагылма инвентарь сатып ала.
Әлеге вакытта фермер хуҗалыгында 600 башка якын терлек исәпләнә. Тәүлегенә 2 тоннага якын сөт җитештерә Рөстәм Төхбәтуллин.

Быел Дүртөйле фермеры шундый ук юнәлештәге грантка икенче тапкыр ия булды. Дәүләт ярдәме 20,8 миллион сум тәшкил итте.

— Грант акчасына 13,8 миллион сум шәхси акчаны кушып, ферма өчен каркас бина төзергә һәм сөт җиһазлары сатып алырга исәплибез, – ди фермер. – Биш фермер бер кооперативка берләштек. Уртак максатлар белән эш итү һәм проблемаларны бергә хәл итү җиңелрәк. Ит ярымфабрикатлары җитештерәбез һәм сатабыз. Продукция сыйфаты яхшы һәм экологик яктан чиста булгач, сорау зур. Республика җитәк­челегенә ярдәм өчен зур рәхмәт!

Фермер хуҗалыгын үстерү авылдашларына яңа эш урыннары булдырырга ярдәм иткән. Әлеге көндә биредә даими рәвештә 15 хезмәткәр эшли, ә кызу эш чорында алар саны 30дан арта. Якын киләчәктә Рөстәм Төхбәтуллин көндәлек сөт җитештерүне 4-5 тоннага җиткерү максаты белән эшли.

Илдә дәүләт программалары кысаларында аграр тармакның куәтен үстерү, җитештерүне арттыру юлларын билге­ләгәндә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшне, беренче чиратта, аграр тармакны техник-технологик яктан модер­низацияләүдән башлауны беренчел бурыч итеп билгеләве үзен тулысынча аклады. Республиканың агросәнәгать тармагындагы казанышларының һәм бездәге алдынгы тәҗрибәнең федераль органнар тарафыннан башка төбәкләргә үрнәк итеп куелуы да шуны раслый.

“Кызыл таң” эксперты фикере

Рәсүл ГОСМАНОВ.
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:

– Республиканың авыл хуҗалыгындагы казанышлары бик күп факторларга бәйле. Байтак еллар элек мәсәлән, уңышсызлыкларны көйсез һава шартларына гына бәйләп калдыралар иде. Заманча шартларда аграр тармакка караш тамырдан үзгәрде. Бүген үсешне тәэмин итүдә фән-техника казанышлары, төпле аграр сәясәт, дәүләт ярдәме, алдынгы технологияләр һәм, әлбәттә, дөрес идарә итү алымнары мөһим роль уйный.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда республиканың агросәнәгатьтәге казанышлары федераль дәрәҗәдә таныла һәм безнең аграр экспорт мөмкинлекләре елдан-ел арта икән, бу, беренче чиратта, республика җитәкчелегенең нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аграрийларны борчыган проблемаларны якыннан өйрәнүе дә, минемчә, тармактагы дистәләрчә еллар чишелеш көткән проблемаларны хәл итүдә мөһим адым булды. Җитештерү күрсәткечләренең ни дәрәҗәдә үсүен саннар телендә кабатлап тормыйм. Инвестиция, аграр экспорт, чит илләр белән бәйләнешләрне ныгыту, төрле категориядәге хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү, техник модернизацияләү һәм ниһаять, тармакка кадрлар әзерләү мәсьәләләренең республика Башлыгының даими контролендә булуы гына да соңгы елларда Башкортстанда авыл хуҗалыгын бөтенләй яңа баскычка күтәрде.
Соңгы алты елдагы эшчәнлеге чорында Радий Фәрит улына да җиңел булмагандыр. Коронавирус эпидемиясе, Көнбатыш илләренең санкцияләре һәм махсус хәрби операция шартларында өстәмә каршылыклар, сынаулар да билгеләнгән бурычларны тормышка ашыруга аяк чалмый калмады. Әмма, Башкортстан бирешмәде.
Аграр тармактагы хәлгә бәя биргәндә, мин дөрес юнәлештә эш итәбез, дип билгеләргә телим. Гомумән, Башкортстан тарихында эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән ноктага җитте. Уртача хезмәт хакы арта. Үзмәшгульләр саны ишәя. Яңа предприятиеләр ачыла. Кайсы гына тармакны алсак та, дәүләт ярдәменең тоемлы булуы күзгә ташлана. Кече малтабарлык субъектлары, фермер хуҗалыклары саны арту да, минемчә, авыл яшәешендәге тотрыклылыкны күрсәтә.


Олег Төхвәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: