-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 август , 09:45

Аяз көннең һәр минуты кадерле

Әлшәй районының орденлы фермеры Фаил Солтанов табигать көйсезлегенә бирешмәскә күнеккән. Җил дә вакытында исмичә, яңгыры да кирәкмәгән чакта яуса, авыл кешесе өчен моңардан да үкенечлесе юк. Бигрәк тә урып-җыю чорында. Табигать көйсезле­генең үстерелгән уңышны җыеп алуга киртә куюын тормышы һәм хезмәте авыл хуҗалыгы белән бәйле булганнар моны күңеленә аеруча якын ала.

Аяз көннең һәр минуты кадерле
Аяз көннең һәр минуты кадерле

Әлеге халәт язмышын тулысынча аграр тармакка багышлаган Фаил Солтановка да хас. Былтыр 60 яшен тутырган хезмәт ветераны Әлшәй районының Чуракай авылында туып-үскән. Совет гаскәрләренең Көньяк төркемендә Венгриядә ике ел хәрби хезмәттә булуын исәпләмәгәндә, аның гомеренең зур өлеше туган тарафларында үтә. Туган авылына терәлеп дигәндәй торучы Шафран поселогында урта мәктәп тәмамлагач, Дәүләкән һөнәрчелек училищесында укып, шофер белгечлеге ала, Совет Армиясенә чакырылганчы һөнәре буенча туган төбәгендәге Куйбышев исемендәге колхозда эшли.
Аннары инде барлык гомере авыл хуҗалыгы тармагында үтә, хезмәт баскычлары буенча үсеп, хуҗалыкта баш инженер була, яңа оештырылган “Башкортстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе итеп сайлана. 2022 елдан Фаил Солтанов – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Хәзер инде аграр тармакта аның хезмәт стажы 40 елдан артык. Бу өлкәдә бай тәҗрибәле белгеч һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеген оештыручы буларак, Фаил Әмир улы табигатьтәге быелгы көйсезлекләрне тыныч кабул итә, чөнки хезмәт юлында мондый уңайсызлыклар байтак очраган.
– Республиканың бу төбәк районнары белән бергә Әлшәй дә Урал алды дала зонасына карый, белүебезчә, биредә игенчелек системасы нык катлаулы, – ди ул. – Ни өчен дигәндә, һава шартлары кырыс, корылыклы еллар мул гына явым-төшемле чорлар белән чиратлаша. Табигать көйсезлеген байтак күрергә туры килде, ашлыкның зур өлеше басуда калган еллар да булды. Менә быел безнең Чуракай төбәгендә яз коры килде, шуңа да, мәсәлән, бөртеклеләр чәчүне кичектердек, соң чәчеп, май азагында гына төгәлләдек. Механизаторлар моңа хәзер шатлана гына, чөнки басуларда игеннәр июльдә генә матур булып күтәрелеп китте. Аерым басулар әле дә ямь-яшел, игеннәр егылмады, уңыш та мул булмакчы. Урып-җыю эшләре соңгарак калса да, үстерелгәнне бөртегенә кадәр җыеп алачакбыз.
Әйтергә кирәк, Фаил Солтанов хуҗалыгының матди-техник базасы куәтле, анда заманча техника өстенлек итә. Атап әйткәндә, тракторлар, ашлык комбайннары даими яңартыла. Әлеге максатта лизинг ысулы нәтиҗәле кулланыла, бу җәһәттән республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтлеләр. Гомумән, төп белгечлеге инженер-механик булган җитәкче авыл хуҗалыгы машиналарына һәм корылмаларга акча кызганмый, шуңа урып-җыю конвейерын тоткарлыксыз эшләтү максатында техника да җиткелекле күләмдә тупланган.
Бу җәһәттән механизатор кадрларының тотрыклылыгын да билгеләп үтәсе килә. Алексей Дерягин, мәсәлән — киң профильле белгечләрнең берсе: кирәк икән комбайн штурвалы артына утыра, таләп ителсә, йөк машинасында басудан ашлык ташый, мал азыгы хәзерләү башлану белән печән пресслау корылмасын “иярли”. Хуҗалыкта механизатор кадрларга карата таләпләр гадәти, әмма иң мөһиме – тапшырылган эш намус белән һәм җиренә җиткереп башкарылсын. Бу юнәлештә җитәкче үзе дә үрнәк күрсәтә, әлбәттә. Кыр эшләре барышында ныклы әзерләнгән техника да сафтан чыгарга мөмкин. Мондый чакта фермер тиз арада запас частьләр дә юнәтә, ремонт эшләренә үзе дә кушылып китә. Менә шул рәвешле бердәм тырышлык белән урып-җыю эшләре көйле бара.
Хуҗалыкның үсемлекчелек тармагында төп өстенлек бөртекле культуралар игүгә бирелгән – бодай, арпа, солы үстерәләр. Сызма техник культуралардан көнбагыш зур мәйданнарны били, быел ул, былтыргыдан беразга киметелеп, 500 гектарда үстерелә. Койма яңгырлар үтү сәбәпле, быелгы уракка соңрак керешкәннәр, аннары ул бөтенләй туктап калды.
Ә менә мал азыгы хәзерләү өчен мөмкинлекне бирә табигать. Әлбәттә, аяз көннәрнең сәгате-минуты кадерле. Хуҗалыкта 250 баштан күбрәк сыер маллары асрала. Тармакта төп юнәлеш булып яшь маллар асрау һәм ит җитештерү тора. Хуҗалык өчен хәзерге чорда шактый
отышлы бу, шуңа да мал азыгы туплауга игътибар зур. Әйткәндәй, хуҗалыкта аны һәр елны күпләп хәзерләү гадәте электән килә.
Саклагычларда бер еллык запас тупланса да, печән хәзерләү киң колач белән бара. Бу җәһәттән Фаил Әмир улы мал азыгы хәзерләү звеносы әгъзалары Алексей Дерягин, Тәбрис Муллабаев, Равил Ибәтуллиннарның тырышлыгын аерым билгеләде. Кыска гына вакыт эчендә, мәсәлән, 2 мең рулон печән саклагычларга куелган.
Гомумән, быелгыдай катлаулы елда хуҗалык өчен терлекчелек белән шөгыльләнү шактый файдалы булмакчы. Мәсәлән, иген басуларының бер өлешен мал азыгы сыйфатында кулланмакчылар. Явым-төшемнән зарарланган ашлык та фуражга китәчәк. Монысы инде терлекләр санын арттыруга этәргеч бирә.
Катлаулы табигать шартлары булдыклы җитәкчеләрне дә сыный, әмма алар иң авыр хәлләрдән дә лаеклы чыгарга күнеккән. Фаил Солтанов моны фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәте белән раслый. Әлеге фикергә куәт рәвешендә шуны да әйтеп үтик: үткән елда хуҗалык эшчәнлегендәге югары нәтиҗәләр һәм озайлы фидакарь хезмәте өчен Фаил Солтановка Салават Юлаев ордены тапшырылды. Әйткәндәй, югары бүләкне ул район фермерлары арасында беренчеләрдән булып алды. Булдыклы җитәкченең моңа лаек икәнен быелгы урак нәтиҗәләре дә раслаячагына шик юк.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: