Урып-җыю эшләре кызган чор. Республикабыз басуларында комбайннар көнне төнгә ялгап эшли. Көннең елны туйдырыр мизгелләре шул. Чишмәлеләрнең дә җиң сызганып, яңа уңышны хәстәрләгән вакыты.
– Быел һава торышы үзенчәлекләре белән гаҗәпләндерде, үзегез беләсез. Басуга иртә чыктык, апрельдә үк чәчкән идек, ләкин майда бик салкын көннәр булды. Июль уртасыннан яңгырлар башланды һәм август ахырына кадәр яңгырлы көннәр торды. Шуңа урып-җыюны бераз соңрак башларга туры килде. Бүгенге көнгә 41 процент мәйданнардан үстерелгән уңыш җыелды, – ди Чишмә районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Эрнес Кәримов.
Билгеле булуынча, республикада авыл хуҗалыгында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Кызганычка каршы, Чишмәдә дә артык дымлылык зыян китергән. Сигез меңнән артык гектарда культураларның юкка чыгуы теркәлгән. Игеннәр башагында ук шытты, көнбагыш җәрәхәтләнде, дип билгелиләр биредә.
– Ләкин бернигә карамастан, егетләребез күңелен төшермәде, кәефләре күтәренке, тырышлыклары сокланырлык. Бүген басуларыбызда 122 комбайн эшли. Ике хуҗалык сигез комбайнда шикәр чөгендере алу белән шөгыльләнә. Алдагы көннәрдә 14 комбайн булачак, читтән дә җәлеп итәбез, – ди Эрнес Әлфир улы. — Безнең район төбәктә шикәр чөгендерен иң күп җитештерүче – аны 8100 гектарда үстерәбез. Шуның мең гектары – бәләкәй фермер хуҗалыкларында. Иң күп чөгендер үстергән хуҗалык – “Башкирагроинвест”, аннары “Нерал”, “Агроальянс” предприятиеләре. Зур хуҗалыкларда киптерү җайланмалары бар, шуңа аларда эшләр көйлерәк бара.
Һава торышы уңай торса, сентябрь ахырына эшләрне тәмамларга ниятли чишмәлеләр. Бер үк вакытта – туңга сөрүгә, уҗым бодае чәчүгә тотынганнар.
– Бездә халык киләчәккә матур өметләр белән яши, шуңа алдагы елның уңышын хәстәрләүгә дә зур игътибар бирәбез, – дип сүзгә кушыла баш агроном Дамир Котдусов. – Минераль ашламалар алу белән дә шөгыльләнәбез, аларны кертә дә барабыз. 20 сентябрьгә кадәр чәчәргә планлаштырабыз.
Саннарга күз салыйк. Бүгенге көндә Чишмә районында бөртекле һәм кузаклы культуралар 19038 гектардан 54046,6 тонна суктырылган. 1486 гектарда көзге культуралар чәчелгән. 1672 гектар туңга сөрелгән.
Әйткәндәй, чишмәлеләр шикәр чөгендерен үстерү һәм аның уңышын алу буенча — лидер. Бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалык – “Башкирагроинвест”ның чөгендер басуларын без дә барып күрдек. Биредә, чынлап та, эш кайный, комбайннар гөрелтесе бер минутка да тынмый, диярлек. Хуҗалыкның операцион директоры Марс Фәйзуллин билгеләвенчә, 1 сентябрьдә эшне башлап, 3-4 көндә алар 350 гектарда уңышны җыеп өлгергән. Ул быел чөгендер уңышының үткән елга караганда күбрәк булачагын да билгели. Әле уңыш – гектарыннан 356,8 центнер. Тулаем-
җыем – 7171,6 тонна.
–Үзебезнең биш комбайн эшли, читтән янә өчне җәлеп иттек, – ди Марс Флүр улы. – Һава торышы гына яхшы торсын, октябрьгә җыеп бетерергә тиешбез.
Чөгендер алу комбайны операторы Илмир Булатов эшнең көйле баруын, шартлар яхшы булуын билгели һәм күп сөйләшеп тормый, чөгендер басуы “диңгезен” тимер “кораб”ында гизүне дәвам итә.
Без дә Чишмә районы уңганнарына кояшлы көннәр, көч-дәрт һәм яхшы уңыш телик!
Ләйсән Якупова.
Чишмә районы.