Бүген, чынлап та, аграр предприятие басуларында техника гөрелтесе көнозын тынмый. Барлык эшләрне дә комплекслы алып барырга туры килә: урып-җыю кампаниясе белән беррәттән, мал азыгы хәзерләү дә дәвам итә.
– Язгы бодайны 210 гектар мәйданда иктек, уңышы келәтләргә салынды инде, – диде Ирек Әбүзәр улы. – Бу культура гектарыннан 36,2 центнер уңыш бирде. Солының уңдырышлылыгы һәр гектардан 28,9 центнер тәшкил итте. 513 гектарда үстерелгән тритикалены да җыеп алдык. Ул гектардан 20,1 центнер бирде.
Еникеевлылар әлеге вакытта арпа суктыру белән мәшгуль. Аның мәйданы 457 гектар булып, 100 гектары җыелган, уңышы гектарыннан 22 центнер тәшкил итә. Басуда өч “Aкрос” комбайны эшли. Иң югары күрсәткеч яшь, әмма шактый тәҗрибәле комбайнчы Артур Назыровта. Ул бүгенге көнгә 8522 центнер ашлык суктырган. Альмир Гайнетдинов хакында да хуҗалыкта җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Быелгы урак чорында ул 1253 гектарда культураларны тезмәгә салып өлгергән.
– Сынатмабыз, табигать кенә матур көннәрен кызганмасын, – ди, елмаеп, Альмир. – Өр-яңа техникада эшлибез, хезмәт хакыбыз да зарланырлык түгел. Көненә ике тапкыр кыр ашханәсе килеп, тәмле аш-су белән сыйлап китә.
Альмир Гайнетдинов эш урынында мактаулы хезмәткәр булса, шәхси тормышында үрнәкле ир һәм биш баласына хәстәрлекле әти дә.
Ашлыгы җыелган басуга комбайннар артыннан бер минут та калышмыйча пресс-җыйгычлар керә. Уңган механизаторлар Рөстәм Нуретдинов һәм Фәрит Вәлиәхмәтов саламны төргәкли, ә Альфред Насретдинов бу пөхтә төргәкләрне махсус техника белән фермалар янына ташый.
– Уҗым культураларын чәчүгә дә төштек, – ди баш агроном. – 120 гектарда тритикалены чәчтек тә инде. Бу җаваплы эш белән “МТЗ-1221” тракторында Рәшит Ибраһимов шөгыльләнә.
Хуҗалыкта ашлык киптерү комплексы өзеклексез эшли, тәүлегенә биредә 1500 центнер ашлык киптерелеп, складларга салына.
– Быелгы сезонның авырлыгы нәрсәдә дигәндә, ул барлык эшләрне кыска вакытта берьюлы алып барырга мәҗбүр итә, – ди Ирек Әбүзәр улы. – Яшерен-батырын түгел, бер механизаторыбызга берничә төр техника беркетелгән бит, башка елларда, һәр эшне үз вакытында башкару мөмкинлеге булганда, барысы көйле иде, ә быел кадрлар җитешмәү бәкәлгә суга, әлбәттә.
Ирек Әбүзәр улы авыл хуҗалыгы тармагында дүрт дистә елга якын намуслы хезмәт сала. Баш агроном вазыйфасын 2013 елдан җигелеп тарта. Фидакарь хезмәте өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булган һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган шәхес ул.
– Сезон авыр килсә дә, бураларыбыз ашлык белән тулы булачак, мал азыгын да ике еллык запас белән хәзерләү максаты белән эшлибез, – ди ул. – Кукуруз центнерыннан 450 гектар уңыш бирә. Бер фермабыз янындагы силос базы азык белән тутырылды, әлеге вакытта икенчесен тутыру дәвам итә. Быел кукурузның мәйданнарын да арттырган идек, һәр савым сыерына бер гектар исәбеннән үстердек.
“Еникеев” агропредприятиесе җитәкчесе Азат Хаков бүген хуҗалык эшчәннәренең уңыш өчен көрәштә бердәм тырышлык салуын билгеләде.
– Хуҗалыгыбыз төп керемен малчылыктан, аныграк итеп әйткәндә, сөт җитештерүдән ала, – диде ул. – Былтыр тәүлегенә 87 центнер сөт савылса, быел бу күрсәткеч 93 центнерга җиткерелде.
Азат Әхмәтзыя улы ассызыклавынча, еникеевлылар илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә быел да үзенең саллы өлешен кертәчәк, шул ук вакытта хуҗалык эшчәннәре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга да даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә. Хуҗалык идарәсе социаль объектларны төзекләндерүдә дә актив катнаша. Быелгы уку елына ул Иванай урта мәктәбенең түбәсен ябуга финанс ярдәме күрсәткән.
Автор фотосы.